Ата-бабадан калган дини мирасыбызны түкми-чәчми үзебездән соң килгән буынга, балаларыбыз аша оныкларыбызга, аларның балаларына күчерү - безнең һәрбарчабызның изге бурычы.
Әй, адәм баласы! Бүгенге көндә нинди уйлар белән яшисең? Каян килдең син? Барыр юлың кай тарафка? Асылыңны таныйсыңмы? Киләчәккә нинди өметләрең бар?.. Мәңгелек турында уйланасыңмы?
Мөхтәрәм кардәшләр! Безнең радиотапшыруларыбызда шушы һәм бик күп башка сорауларыгызга җавап таба аласыз.
«Азан» - Ислам авазы интернет-радиостанциясе. Без тәүлек буена тыңлаучыларыбыз өчен кызыклы булган әхлакый, дини темаларга тапшырулар алып барабыз. Максатыбыз киң җәмәгатьчелеккә исламның асылын, хакыйкый кыйммәтен ачу. Төрле кысаларда тыңлаучыга тәкъдим ителгән тапшыруларыбызда без камил динебезнең сафлыгын, тынычлык сөючән, татулык дине булуын күрсәтергә омтылабыз.
Бөтен дөньяны берләштерүче интернет челтәрендә безне www.radioazan.ru сылтамасы буенча таба аласыз. «Вконтакте» социаль челтәрендә безнең төркемгә (www.vk.com/radioazan) кушылыгыз. Аралашыйк, гәпләшик, бергә булыйк!
Фото: http://vk.com/radioazan