Хезмәт

Дуслар, сездән – сорау, бездән – җавап!

18 сентябрьдән сәфәр ае башланды. Бу ай турында элек-электән хәвефле ай, кайгы-хәсрәт килергә мөмкин, сәдакасын биреп куярга кирәк, диләр. Бу, чыннан да, шулаймы?

Әлеге сорауга якташыбыз, Казанның Әмәт мәчете имам-хатибы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

Реклама

– Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә: “Аллаһ хозурындагы Китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле...” – диде (“Тәүбә”, 36). Сәфәр аена килгәндә, ул Аллаһның башка айлары шикелле. Әлеге ай белән бәйле ырым-шырымнарның тамырлары җаһилият чорына барып тоташа. Гарәпләр элек хәтта айларның урыннарын үзгәртә, күчереп тора торган булганнар; сәфәр, шәүвәл айларында никахлашудан курыкканнар. Пәйгамбәребез (с.г.с.) моны тыйды (Гайшә анабыз белән Пәйгамбәребез (с.г.с.) нәкъ менә шәүвәл аенда никахлашкан), сәфәр ае турындагы төрле ырымнарга ышанырга ярамый, дип әйтеп калдырды. Без айдан, көннән түгел, гамәлебездән куркырга тиеш.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: