Хезмәт

Габделхак хәзрәт Саматов "Күркәм холык"

Габделхак хәзрәт Саматов 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. Балачактан ук дини гыйлемгә омтылган һәм 17 ел буе шофер булып эшләп, совет чорының танылган Ислам галиме Габделхак хәзрәт Садыйковтан дәресләр алган.

Анда укуын тәмамлагач, Г. Саматов Бохарадагы "Мир-Араб" мәдрәсәсенә белем алырга киткән. Мәдрәсәне тәмамлагач, Татарстанның Әлмәт һәм Чистай шәһәрләрендә эшләгән, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның берсе булган. Габделхак хәзрәт Саматов 1992 елда - Татарстанның баш мөхтәсибе, 1998 елда корылтайда республиканың Баш казые итеп сайлана һәм 2006 елга кадәр эшли.

2009 елда 6 мартта, озакка сузылган авырудан соң, 79 нчы яшендә Россиянең күренекле мөселман эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды. Ул күп еллар дәвамында Татарстанның Баш казые вазифасын үтәде. 2006 елдан - республиканың Мактаулы казые. Ул мөселман җәмгыятендә шәригать өлкәсендәге тирән белемгә ия хәзрәт буларак билгеле, бик күп дини хезмәтләр авторы, ул үзенең вәгазьләре белән кешеләрне әсир иткән кеше.

Күркәм холык

Бөтен галәмне һәм анда булган һәрнәрсәне юктан бар кылып, аларны һәр кирәк-яраклары белән тәэмин итеп, тәрбия кылучы, мәңгелек, ахирәт көненең дә хуҗасы булган Аллаһ Тәгаләнең исеме белән башлыймын.

Һәм шушы галәмнәргә рәхмәт өчен яралткан һәм бәндәләрнең дә иң хәерлесе, пәйгамбәрләрнең дә иң әфзале (бөек дәрәҗәлесе), ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд (г.с.)гә: "Без синең өммәтеңнәнбез", - дип бәгырьләребезнең түреннән салаватлар юллап, Аллаһ Раббемыз, аның рухына ирештер дә рухын шат кыл, безгә аның Шәфәгатен насыйп ит, дип догалар кылып өмет итәбез.

Шулай ук ул Пәйгамбәргә иман китереп, беренчеләрдән булып аңардан Аллаһның сүзләрен - Коръән аятьләрен ишетеп, шуның белән гамәл кылган, шуның һичбер сүзен, хөкемен Үзгәртмичә буыннан-буынга тапшырып, дәвам итүчеләр Пәйгамбәребезнең җәмәгатьләренә һәм сәхабәләренә, аларга Ияргән иман әһелләренә, сез һәм безләрне тудырып үстергән ата-аналарыбызга кадәр булган иман әһелләренә хәер-дога һәм сәламнәребезне ирештереп, аларның рухларын шат, Җаннарын рәхәттә кылса иде, дип Аллаһка тапшырам. Шулай Ук сез мөэмин-мөэминә кардәшләремне дә иң күркәм бүләк белән: «Әссәламүгәләйкүм үә рахмәтуллааһи», дип тәбрик итәм.

Мөхтәрәм кардәшләр! Сезгә күркәм холык хакында хәлемнән килгәнчә аңлатмакчы булам. Нәрсә ул күркәм холык? Коръән Кәримнең 68 нче «Каләм» сүрәсенең 3-4 нче аятьләрендә Аллап Тәгалә Үзенең сөекле хабибе Мөхәммәд (г.с.)гә әйтә:

«Вә иннә ләкә лә әҗран гаира мәъмнүүн» - Дөреслектә, сиңа һич киселми торган әҗер-саваплар буятучыдыр.
«Вә иннәкә ләталәә хулүкыйн газыыйм» - Син күркәм холыкларның иң бөек дәрәҗәсенә ирешүчесең. Син пәйгамбәрлек бурычын алын, кавемеңнең җәбер, золымнарына сабыр итеп, ул рәнҗетүләргә каршы күркәм холык белән җавап биреп, эшеңне тугрылык белән үтәүче булдың, - дип Аллап Тәгалә Мөхәммәд (г.с.)не мактап сөендерә.

3 нче «Гыймран» сүрәсенең 159 нчы аятендә әйтә: «Фәбимәә рахмәтим-минәл-лааһи лиңтә ләһүм» -Ходайның рәхмәте белән күркәм холыклы, йомшак сүзле булдың син, әй, Мөхәммәд (г.с).

«Вә ләү күңтә фәззан галиизаль-кальби ләңфәддуу мин хәүлик» - Әгәр син явыз холыклы, ачучан, каты күңелле, шәфкатьсез булсаң, әлбәттә, халыклар синең яныңнан таралырлар иде. Әле ул гына да түгел, тагын алар өчен истигъфар да кыл, ягъни Лллаһтан кимчелекләрен, хаталарын ярлыкавын сора һәм үзең аларны гафу ит, - ди.

«Фәгъфү гәнһүм вәс-тәгфиръ ләһүм», - ди. Кайбер галимнәр: иң олуг күркәм холык ул - Коръән әдәпләре, - дигәннәр. Менә шул күркәм холыкларның һәрбарчасын да безгә әйтүче-өйрәтүче һәм шуны гамәлдә күрсәтүче булып килгәнлеген бер хәдистә әйткән («Җәвамигуль-кәлим шәрхе», 112 нче сан): Мин күркәм холыкларны җиренә җиткереп, тәмамы белән өйрәтер өчен яралтылдым, - дигән.
Дәвамы бар.
Фото: http://islam-today.ru/istoria/
Чыганак: tatar-islam.ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: