Хезмәт

Габделхак хәзрәт Саматов "Күркәм холык" (ахыры)

Күркәм холык бик күп төрле хәлләрне эченә ала ул. Шуларның иң өстене - турылыклы булудыр.

Хәтта Пәйгамбәр (г.с.)нең чәчләренә ак төшүгә Коръәннең 11 нче «Һуд» сүрәсенең 112 нче, 42 нче «Шура» сүрәсенең 15 нче аятьләре сәбәп булгандыр, бәлки:

«Әй, Мөхәммәд (г.с), Аллаһ Тәгалә ничек боерганча эшлә (мөстәкыйль бул, аның фәрманыннан чыкма) һәм синең белән бергә кяферлектән кайтучылар да (иман әһелләре дә) тугрылыклы булсыннар». Ягъни: Аллаһ ничек кушса, шуны эшләп, тыйган нәрсәләрдән тыелсыннар, - дигән аять иңгәч, Пәйгамбәр (г.с): «Мин әллә әмерләрне үти алмыйммы икән?» - дип куркудан чәчләремә ак төште», - дигән. Шуның өчен үзең тугрылыклы булып, балаларыңны, гаиләңне дә тугрылыклы булырга өйрәтү ләзем эшләрдәндер. Шушы тугрылык кешене олуг фазыйләткә күтәрә.

Икенче дәрәҗә - кеше үзенең хатасын тануыдыр. Әгәр үзендә хата булып, шуны үзе белә торып та танымаска тырышып, сүзен бирмәс өчен сүз көрәштереп, даулашып, халык арасында зур сүзләр кузгалырга сәбәп булса, бу инде күркәм холык түгел, бәлки яманның да яманрагыдыр.

Өченче дәрәҗәсе - үз Вазыйфаңны, бурычыңны белү һәм шуны үтәүдән гыйбарәт. Сине башкалар: шулай ит, болай ит, дип төртеп йөртмәсеннәр. Кирәк дини, кирәк дөньяви булсын, үз үлчәвеңә карап эшне үзеңә йөкләп алырга, шуны җиренә җиткереп үтәргә кирәк. «Җәвамигуль-кәлим», 298 нче хәдистә әйтелгән: берәү сүз көрәштергәндә бәхәстә ялганнан сакланса, бу кешегә җәннәтнең читендә бина кылына., Әгәр бәхәсләшкәндә дөрес булган сүзне дә әйтүдән туктаса, ул кешегә җәннәтнең уртасында бина корыла. Әгәр берәү холкын төзәтсә, бу кешегә җәннәтнең иң бөек дәрәҗәсендә бина корыла, - дигән.

Бу хәдисләрдән гүзәл холыкның әһәмияте аңлашылса кирәк. Холкы төзек булмаган кешенең рухы төзек була алмый. Рухы төзек булмаса, тәне дә, кулы да, күзе дә, теле дә һәм башка әгъзалары да төзек була алмыйдыр. « Җәвамигуль-кәлим»дә 94 нче хәдистә әйтелгән: әүвәлге пәйгамбәрләрдән калган, халык арасында йөри торган бер сүз бар: әгәр оялмасаң, теләсәң ни эшлә, ди. Аллаһның газабыннан курыкмасаң, кешеләрдән оялмасаң, бу хәясезлек (оятлык) булып, тереклек кагыйдәләренә тискәре эштер. Әдәмнәрне бозык, начар эшләрдән тыя, туктата торган нәрсә - үзендә оят булудыр. Кешедән оят китсә, ул ата-анасына да һәм башкаларга да теләсә нәрсәне әйтә, аларга буйсынмый, алар алдында аракы эчә, кабахәт сүзләрне һәм эшләрне һич чирканмыйча эшли. Олылар алдында, балалар алдында сүгенә, ялганлый һәм аны оятка да санамый. Дин һәм гыйлем әһелләреннән көлә, аларны кадерли белми. Баласын ятим, хатынын тол калдырудан борчылмый, үз баласыннан баш тарта, моннан башка да пычрак эшләрне, шәрә йөрүләрне нигә дә санамый. Кешедән шундый оят киткәннән соң, аны һичнәрсә туктата алмый. Шулай итеп, дөнья вә ахирәт рәхәтеннән мәхрүм буладыр.

Димәк, әдәм баласына мәңге рәхәт йорты булган җәннәткә керер өчен, Аллаһның ризалыгына ирешер өчен, өч хәлне белеп, аны үзендә булдыру кирәк икән. 1. Күркәм холык. 2. Оят. 3. Кальбе сәлим. Аллаһ Тәгалә Коръәндә 26 нчы «Шөгара» сүрәсенең 88-89 нчы аятьләрендә әйтә:

«Кыямәт көнендә маллар да, балалар да файда бирмиләр. Мәгәр кем кальбе дөрес булган хәлдә Аллаһ Тәгаләгә тоташса, әнә шул пакь кальб файда бирәдер». Димәк, кешенең кальбе пакь булса, аның холкы да гүзәл була һәм аңарда оят та була. «Мең дә бер хәдис»нең 407 нчесе: «Оят ул - иманнандыр. Икенче берсендә әйтә: иман белән оят бергә бәйле. Берсен алсан, икенчесе дә китәдер», - диелгән.

Ибне Габбас (разый Аллаһү гәнһү)дән күчерелгән: «Җәвамигуль-кәлим»дә 98 нче хәдис: «Әдәмнәрне малыгыз белән риза кыла алмассыз, ләкин ачык йөзегез, күркәм холкыгыз белән ризаландыра алырсыз».

Холык ул ике тарафтан була. Беренчесе - яралтылмыштан башлап, туган вакытында ук булып, бусы - табигый булганы, ата-анадан йога торганы. Шуның өчен ата-ана бик сак булырга, күркәм холыклы, пакь сүзле, нәфис телле, әдәп-хәяле, хәләл ризыклы, пакь тәнле (госелле) һ.б.лар.

Икенчесе - кәсби, ягъни туганнан соң әйләнә-тирәсендәге затлар белән аралашып, үрнәк һәм гыйбрәтләр алып, олылардан үгет-нәсыйхәтләр алып, укып, тәүфыйклы күркәм холыкка ирешүе дә мөмкин. Яки начар кешеләргә ияреп, тәүфыйксыз булып китүе дә ихтимал. Модага ияреп, отыш уеннар уйнап, иман әһеленнән читләшсәң, харап буласың.

Мәлганәт (азгынлык) пычрак,
ялган белән тулган безнең эч,
Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.
Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап,
Җан сатабыз ни тормас бер тиеннәргә карап.
Керләнә өс-өстенә рух, һич урын вөҗданга юк,
Ни сәбәптән бу дөньяда, тәнгә мунча бар, җанга юк.

Менә шушы шигырьдәге һәрбер сүзгә дә игътибар кылып, алга, артка карап, үзебезне-үзебез кулга алырга кирәк.
Әбү Һөрайра (разый Аллаһү гәнһү)дән бу хәдис күчерелгән (Тирмизи риваять иткән): Расүлуллаһтан сораганнар: әдәмнәр җәннәткә керергә күбрәк сәбәп нәрсә? -дип. Әйткән Пәйгамбәр (г.с): Аллаһка тәкъвалык кылу һәм күркәм холык. Яңадан сораганнар: әдәмнәрне җәһәннәмгә кертергә күбрәк сәбәп нәрсә? - дип. Ул әйткән: кешеләрнең авызлары һәм фәрҗе, ягъни сөйләгән сүзләрдә ялган, гайбәт, сүгенү һ.б. булса, гаурәтенә ирек биреп, фахишәлеккә китүедер.

Аллаһ, тәүфыйк, һидаять бирсәң иде. Бүгенге көндә ошбу ике нәрсәнең халык арасында һич чирканмыйча эшләнүе инде кыямәт башлану галәмәтләреннән булса кирәк. Авызларда ялган, гайбәт, яла ягу, кабахәт сүзләр белән сүгенешү, каргыш каргау, хәрам ризык, хәрам эчемлек, аракы, наркотик куллану, дуңгыз, үләксә ашау. Җенси әгъзада зина һәм аны чит кешеләргә бизәп-бизәп күрсәтү, шуны урамнарда бизәп, картинкалар язып күрсәтү, шуны кино-театрларда, гамәлдә дә үбешеп, караватларда аунаганнарга кадәр күрсәтү һәм шуньщ белән мактанышу, шуларны эшләп күрсәткәнгә куллар чабып алкышлау. Менә шундый эшләрнең әлеге хәдистә күрсәтелгән иң хак булган дәлиле инде. Җәһәннәмгә керүне, газапны күз алдына китермичә, ышанмыйча, чирканмыйча, хайваннарча кылану, әләмчелектән йөз дүндерүдер.
Чыганак: tatar-islam.ru
Фото: http://islam-today.ru/istoria/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: