Хезмәт

Гаиләдә җил-давыллар чыкса нишләргә?

Гаилә дигәч, гадәттә кешеләр мәхәббәт, ярату хисләрен күз алларына китерәләр.

Әмма, яши башлагач, гаиләдә бер-береңне ярату гына түгел, еш кына бер-береңә сабыр итәргә дә туры килә икән. Ир белән хатын бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк, ике холык кушылгач, кайвакыт каршылыклар тумый тормый. Шайтан да, дошман, ерак йөрми. Ул хәләл булган, нигезендә нык утырган гаиләләрне сөйми. Чөнки, андый гаиләдә изге мохит урнаша, тәрбияле балалар үсә. Шуңа күрә, шайтан хәләл гаилә бинасының нигезен какшатып, аны җимерү өчен әллә нинди мәкерлекләргә бара. Ир белән хатында булган зәгыйфь ишекләрне табып, шулар аша өйгә керә.
Динебез гаиләдә килеп чыккан низагларны хәл итү өчен ниди киңәшләр бирә? Җил-давылларны хәл итү юлларына күчкәнче, бер мөһим ноктага тукталып китәсем килә. Гаиләдә ир белән хатын арасында нинди генә каршылыклар чыкмасын, аларны өй эчендә, ике арада хәл итәргә тырышырга кирәк. Чүпне өйдән тышка чыгару бер-береңнең дәрәҗәсенә тап төшерергә мөмкин. Мөселманның дәрәҗәсе икенче мөселман өчен хәрам булып тора. Пәйгамбәребез: "Кыямәт көнендә Аллаһ каршында иң яман хәлдә булачак кеше: хатынына үз серләрен ачып, хатыны аңа ачылып, соңыннан хатынының серләрен башкаларга таратучы ир", - диде (Мөслим риваяте).
Гаиләдә килеп чыккан җил-давылларны ничек тынычландырырга? Берничә киңәш-нәсихәткә тукталып китик: Дөнья йорты сынаудан, адәм баласы хатадан имин булмас.
Аллаһ безгә бу тормышны сынау өчен бирде, дөнья йорты сынаусыз, мәшәкатьсез булмый. Шул сынауларны үтеп, кеше үзенең ахыйрәт йортына кайта. Анда исә аңа һичбер борчу һәм мәшәкать булмас. Аллаһының сынаулары кешегә төрле яктан килә: мал-мөлкәттә, бала-оныкта, саулыкта, иманда… "Тәкъдирендә язылганны күрми, берәү дә гүргә керми" дигәннәр.
Сынау йортында кешеләр дә кимчелексез булмый. Әнәс ибн Мәлик тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: "Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның иң яхшылары - үз хаталарын танып тәүбә итүчеләре", - диде.
Бу дөньяда идеаль кешеләр булмаганын гаилә коручылар алдан белергә тиешләр. Бервакыт бер егет килеп: "Хәзрәт, сезгә күп кешеләр килә, берәрсенең кызы юк микән, өйләнәсе иде", - диде. "Сиңа ниндирәк кыз кирәк соң?" - дип сорагач, ул тәмләп-тәмләп тезеп китте: "Кыз булсын, матур булсын, озын булсын. Үзе дә, әти-әнисе дә динле, тәртипле булсыннар…" Базовая комплектация ярамый яшьләргә, топовый кирәк. Мин елмаеп: "Андый кызлар бар ул, ләкин бу дөньяда түгел. Хур кызлары җәннәттә генә була", - дидем. Чыннан да, яшьләр кайвакыт, үзләренә пар эзләгәндә бер гөнаһасыз фәрештәләрне эзлиләр. Кем белмәсә: фәрештәләр өйләнмиләр һәм ирләргә-хатыннарга бүленмиләр. Тормышта кешене ничек бар шулай кабул итә алу зур байлык.
Фото: http://www.islamnews.ru/news-104971.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: