Хезмәт

Галәмдәге төгәллек

Аллаһ Коръәндә әйтә: "Ул җиде кат күкне берсе өстенә берсен куеп, кат-кат итеп бар кылды.

Мәрхәмәтле Аллаһның бар иткән нәрсәләрендә үлчәүсезлекне, кимчелекне күрмәссең. Карашыңны кайтарып яңадан кара, берәр ярык-китекне күрерсеңме. Шуннан соң карашыңны кайтарып кат-кат кара һәм синең карашың сиңа кимсетелгән хәлдә арып һәм көчсезләнеп кайтыр". (Мульк: 3-4)
Шулай ук: "Күкләр һәм җир Аның мөлкәтедер. Ул Үзенә бала алмады һәм идарә итүдә Аңа тиңнәр юктыр. Ул һәр нәрсәгә микъдарын билгеләп аны тәкъдир кылды" (Фуркан: 2)
Материализм фәлсәфәсе барлыкка килгәненнән бирле бу барлыкның системалары, һәм нечкә законнары, бөтен галәмне чолгап алучы табигать һәм тормыш законнары идеаль рәвештә бер берсенә бәйле булмаган рәвештә эшлиләр һәм очраклы рәвештә бар булганнар дип кабатлап килде. Ләкин хәзерге фәннең бик алга китүе материализм һәм дарвинизмның фәнни нигез буларак дөрес түгеллеген исбатлый.
Мисал өчен әйдәгез тормышның бар булуы һәм аның бар булып торуы өчен күпме шартлар кирәклеге хакында уйлап карыйк. Галимнәр хәтта һәр секунд саен бу дөнья тормышы яшәсен өчен кирәк булган шартлар һәм законнарны санап бетерергә дә хәлләреннән килмидер. Шулай ук бу чиксез шартлар бер өзлексез эшләп торырга тиешләр, югыйсә, барлык тереклек тә бер мизгелдә юкка чыгачак. Әгәр дә хәзерге фән буенча Галәмдә 100 миллиард галактика булып, һәр бер галактикада уртача 100 миллиард йолдыз һәм планета булса, безнең җир планетасында тормышның барлыкка килүе һәм бу тормышның юкка чыкмыйча дәвам итүе өчен бөтен шартларның да барлыкка килүе безне тагы да гаҗәпкә калдыра. Без кайда гына карашыбызны ташласак та идеаль тәртипне һәм гармонияне күрәбез. Шунысы гаҗәп 200-300 миллиард йолдызлардан торган галактикалар бер берсе аркылы үтәләр. Ләкин йолдызларның бер берсе белән бәрелү һәм төртелү, орбиталарыннан читкә чыгып, булган гармониянең бозылу күренешләре күзәтелми. Бу йолдызлар бит сәгатенә иң кимендә 950 000 км юл үтәләр.
Бу галәмдә һәрбер нәрсә хикмәт һәм югары осталык белән кеше һәм башка җан ияләренә яшәү уңайлы булсын дип бар ителгән. Табигать ул мәгънәсез һәм очраклы рәвештә бергә җыелган материя түгел, ә Аллаһ тарафыннан хикмәт белән бар ителгән могҗизадыр. Хәзерге фән галимнәре моңа әкренләп игътибар итә башладылар. Шул сәбәпле фән теленә "план, уйлап эшләнелгән (замысел)" дигән термин кертелә. Ләкин ни кызганыч күпчелек галимнәр бу мәсъәләгә күз йомып бу галәм очраклы рәвештә бар ителгән дигән фикерне һаман да алга сөрәләр.
Югары төгәллекнең һәм шартларның кайбер мисалары
Күк җисемнәре арасы. Күк җисемнәрең бер берсеннән булган аралары камил рәвештә Галәмнең законнары белән бер гармониядә бара һәм җир йөзендә тормышның баруын тәэмин итәләр. "Табигатьнең максаты" исемле китабында профессор Майкл Дентон болай ди: "Безнең галактикада йолдызлар арасы якынча 30 миллион мильны тәшкил итә. Әгәр дә бу ара бераз азрак булса планеталар әйләнеп йөри торган орбиталары стабиль булмас иде. Әгәр дә бераз күбрәк булса бер генә кояш системасына охшаган планетар система бер кайчан да барлыкка килә алмас иде.
Җирнең тарту көче. Әгәр дә җирнең тарту көче көчлерәк булса, җирнең атмосферасы үзендә бик күп күләмдә аммиак һәм метанны туплар иде. Шул сәбәпле җир йөзендә тормыш мөмкин булмас иде. Әгәр дә тарту көче азрак булса, җирнең атмосферасы бик күп суны югалтачак һәм тормыш шулай ук була алмас иде.
Кояшка кадәр ара. Әгәр дә кояш белән җир арасы күбрәк булса, җир йөзен боз каплар иде. Әгәр дә кояш җиргә хәзергедән бераз якынрак булса, эсседән тормыш һәлак булачак. Шулай ук әгәр дә кояш зуррак булса җир йөзе янар иде, әгәр дә кечерәк булса боз белән капланыр иде.
Җир кайрысының калынлыгы. Әгәр дә җир кайрысы калынырак булса, атмосферадан җир кыйрысына артык күп кислород күчерелер иде. Әгәр дә ул бераз юкарак булса, бу вулканнарның активлашуына китерер иде һәм җирдә тормыш бөтенләй мөмкин булмаячак.
Җирнең үз күчәре тирәли әйләнүе. Әгәр дә бу әйләнү тизлеге әкеренрәк булса, төн һәм төннең температураларының аермасы бик зур булыр иде. Тереклек бу шартларда яши алмас. Әгәр дә әйләнү тизрәк булса җирдә бер туктаусыз ураганнар һәм су басулар булыр иде.
Фото: http://06region.ru/glavnaya/politika/8820-kniga-koran-napisana-dlia-togo-chtoby-vy-yznavali-vashego-gospoda-allaha

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: