Хезмәт

Гамәлләрең изге булса

Аның белән өченче ел ук якыннан аралашырга туры килде. Бер туганы белән хуҗалыгында вак-төяк ремонтлар башкардык. Хуҗа үзе дә, тормыш юлдашы Клара да бик кешелекле һәм игелекле булып хәтердә калдылар. Әзерләгән табыннары һәрвакыт мул булды, сый-нигъмәтләрне төрләндереп тордылар.

Шунда эшләгән бер атнада Клара янына әллә ничә укучы килеп китте. Инде пенсиядә булса да, күп еллар укыткан фәненнән - математикадан балаларга консультацияләр бирергә дә вакыт таба шулай. Йорт хуҗасы Әгъзам имам янына да килүчеләр булды. Бер яшь хатын кечкенә баласын алып килгән. Йоклап китә алмый, төннәрен бик тынычсыз икән.

«Моннан алда килеп китүебезнең файдасын күрдек», дип торучыны ничек инде кире борсын. Әгъзам чүкечен куеп, тәһарәт алырга кереп китте. Балаларын өшкертергә шулай еш киләләр икән аңа. Күз тиде дип, яшьләр дә килә. Һәркемнең гозерен тыңлый, үти хаҗи. Кичке аштан соң Клара дәфтәреннән кемнәргә догалар укырга тиешлеген исенә төшереп, аңа тагын эш өсти. Гүр иясе булган туганнарының әрвахлары тынычлыгы өчен дога укуын үтенеп сәдака калдырып китәләр икән. Өендә дә, ул сәдакаларны мәчеткә илтеп мәчеттә намаздан соң да догалар укый.


Әгъзам Һадиев 1995 елның башыннан Кариле авылы мәчетендә имам булып тора. Мәчетне төзеткән авылдашлары мәрхүм Мансур Закиров рухына багышлап та намаздан соң гел дога укыйлар. Кариледә имамнарын бик хөрмәт итәләр, авылдашлары арасында сүзе үтә, абруе зур. Шуңа күрә мәчеткә, анда үткәрелгән күп төрле чараларга иганәлек итүчеләр күп. Мин-небаевлар гаиләсе - Мулланур, җәмәгате Гөлсем, уллары Илнар, Илдар Нәсыйхов улы Руслан белән матди яктан гел булышалар. Шундый авылдашлары ярдәме белән өч-дүрт ел элек мәчеткә зур ремонт үткәргәннәр. Моңа Казанда яшәүче авылдашлары Рамил Сөләйманов үзе генә дә 50 мең сум акча биргән.

Артем Шәрәфетдинов, Тәлгать Газизов һәм башка күпләргә бик рәхмәтле имам. Җитәкчеләре Рәшит Ильясовның мәрхәмәте белән «ДРСУ-1» оешмасы мәчеттә тотылган газ, электр чыгымнарын түләп бара дип тә сөенә ул. «Аллага шөкер, мәчетебез яши, эшли, халык елдан-ел күбрәк йөри», ди. Мәчеттә 130лап кешене дин сабагына укытканнар. Башта намазга көн саен 10-15 кеше йөрсә, хәзер аларның саны 20-25кә җиткән. Бәйрәмнәрдә намаз уку залы тулы була.

Реклама

Намазга чакырып мәчеттән азанны үзе генә әйтми ул. Башка авылдашларына, яшьләргә әйттерә. «Беркем дә гомерлек түгел, безнең эшне дәвам итүчеләр үссен», ди. Әнә, узган ел балалар ураза аенда әниләрен искә алу ашы үткәргәндә дә авыз ачып намаз вакыты җиткәч, имам азанны мәрхүмәнең өлкән улы Рәфкатькә әйттерде. Гомумән, азан әйтә, намаз укый торган ир уртасы кешеләр байтак Кариледә. Хатын-кызлар да актив, ди Әгъзам. Гөлсем, Мәдинә, Әлфинур, Роза һәм башкалар мәчеттә үткәрелә торган чараларда булышалар. Авыл халкы ярдәме белән зират та гел чиста, төзек тотыла.


Дингә кереп мәчеткә килгәнче дә Әгъзам Һадиев үзенең оештыру талантын танытып өлгергән. Унынчы классны тәмамлагач, институтка укырга кергәнче 1 ел клуб һәм китапханә мөдире, колхозның комсомол оешмасы сәркатибе булып эшли. Югары белемле инженер-механик булып кайткач, Балтач МТСында һөнәре буенча эшли, аннан торф отрядын җитәкли, районның «Госсельхознадзор» инспекторы, 10 елдан артык район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры була. Дистә еллап идарәнең партком сәркатибе буларак та зур абруй казана. Пенсиягә чыгар алдыннан Нормадагы училищега кайтып, егерме елга якын директор урынбасары һәм укытучы булып эшли.


Кайда гына эшләсә дә үзен оста оештыручы, игелекле, ярдәмчел кеше итеп таныта. Намуслы хезмәте өчен бирелгән бүләкләре дә бихисап. «Дөньялыкта болары да кирәк, әмма ахирәттә безгә бәя бары тик кылган гамәлләребез өчен генә биреләчәк. Җәбер -золым кылмыйча матур итеп яшәп китсәк иде», ди ул. Кариленең төп имамы буларак, авылдашларын да шуңа өнди, шуңа өйрәтә. Вәгазь белән генә түгел, үзенең шәхси үрнәге, гаиләсенең яшәү рәвеше белән дә.

Беренче хатыны вафатыннан соң бер бала белән тол калган Әгъзамга тормыш юлдашы булып килгән Клара белән үрнәк гомер итәләр. Хәзер чит илдә яшәүче кызлары Алсу да үги әни дими, Клараны бик хөрмәт итә, кайткан саен бүләкләре мулдан була. Уртак балалары Рәсүл, Роза, Диләрә әни, әти дип өзелеп торалар, үз тормышларын корып, инде оныклар белән сөендергәннәр. Барысы да намазга баскан, оныклары мәчеткә дә йөри икән.


- Үзем коръән серләренә бабамнан 20 яшьләремдә генә өйрәнә башлаган идем, - ди Әгъзам. - Оныкларым бәхетле, кечкенәдән белеп үсәргә мөмкинлек туды, - дип сөенә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: