Хезмәт

"Гена… гади генә түгел!", – диләр биктәшлеләр.

Узган елның башында район газетасында Биктәш авылында чиркәү төзелүе һәм аны тулысы белән үзе финанслаган, бу изге эшкә авылдашларын да «тартып» берләштерүче, күрше Киров өлкәсенең танылган эшмәкәре Геннадий Васильев хакында язма басылып чыккан иде…

Башлыча керәшеннәр генә яшәүче күрше Биктәш авылы белән безне динебез һәм Шушма елгасы гына бүлеп тора. Ә болай гомер-гомергә, әби-бабайлар заманыннан аралашып, дус булып яшибез. Мин белгәннән,электән бүгенге көнгә кадәр биктәшләр колхозыбызның бер бригадасы булып тора. Аларда башлангыч сыйныфлар гына укытылганга, югары сыйныфларда алар бездә безнең белән укыдылар. Балаларыбыз да, инде оныкларыбыз бергә укыйлар. Бер генә эштәдә синеке, минеке юк. Күмәк хуҗалыкның һәрбер эшен иңгә-иң торып, бергә башкарабыз. Алар белән шатлыкларыбыз да, борчу-мәшәкатьләребез дә уртак безнең. Элек данлыклы Биктәш тегүчеләре тегү машиналарын күтәреп, яки чанага тартып тирә як авылларда кием-салым тегеп йөрделәр. Телогрейка, тун, кәчтүм-чалбар ише әйберләр тектерергә үзебез дә еш йөрдек Биктәшкә.
Бүген Биктәшне авылларының чын патриотлары булган яшьләр «тота». Республика матбугатында кайберәүләр «авылларыбыз бетә» дип лаф орган заманда Биктәшләр гөр килеп яши. Алай гынамы, авылда йорт салырга буш нигез калмагач, авыл читендә яңа «Пүчинкә» булдырдылар. Берсен-берсе уздырып, салынган хан сарае кебек йортларына табигый газ, асфальт юл килгән бу йортларда авылның «кендеген» тәшкил иткән унлап гаилә яши. «Төп» Биктәштә дә шул ук хәл. Халкы ике йөздән әлләни артмаган, 70кә якын хуҗалыкныӊ һәрберсендә дип әйтерлек җиңел автомобильләр, 20ләп йөк машинасы, тракторлары бар. Берсенең өе янәшәсендә Арча кирпеченнән салынган, биек, икесе дә кнопкага гына басып ачыла торган капкалы гаражны күреп, исем-акылым китте. Биктәш үзе зур булмаса да өч ел рәттән авылның булдыклы егетләре, районны, республиканы шаулатып, Питрау бәйрәме үткәрделәр.
19нчы гасыр ахырында Дорга авылында туып-үскән Илья Ефремов Чепьядагы Троицк чиркәвенең филиалы булып саналган Биктәш мәктәп-чиркәвенә билгеләнә. Узган 20нче гасыр башында колокольня төзелеп, иман йорты Покров чиркәве дип йөртелә башлый. Биредә яшәп, авыл халкына аң-белем, дини гыйлемнәр иңдергән Илья атакай 1918 елда үлеп китә. Аны зурлап, чиркәү янәшәсенә җирлиләр. Төгәл мәгълүм булмаган сәбәпләр белән шул ук елны ут чыгып, чиркәү тулысынча янып бетә…
Заманалар үзгәрсә дә биктәшлеләр диннәреннән аерылмадылар,аларның күңелендә иман чаткылары сүнмәде. 2013 елның көзендә мәрхүм Илья атакай кабере янәшәсендә, элекке нигезендә, мәһабәт чиркәү бинасы калкып чыкты. Узган ел янына манаралы колокольня төзелеп, аңа Воронеж ягында эшләтеп алып кайткан җемелдәп, нур сибеп торган крестны, кыңгырау-чаңнарны урнаштырдылар. Чиркәүне, эшкә авылдашларын да җәлеп итеп, бөтен чыгымнарына үз акчасын тотып, авылдашлары Геннадий Васильев төзетте.
2014 елның Покрау бәйрәме көнне бер гасырга якын тынып торган кыңгыраулар чыңы кабат авыл өстенә, бөтен Шушма үзәненә таралды. Бу чың югары даирәдәге дин әһелләренә дә ирешкән, күрәсең. Күптән түгел, 7 март көнне районыбызга килгән метрополит Анастасий Биктәш авылына да килде. Башта ул Кече Лызи авылы чиркәвендә булган. Казан кунагы шунда тантаналы төстә Геннадий Ивановичка православие динен күтәрүгә керткән олы хезмәтләре, туган авылы Биктәштә чиркәү салдырганы, аны даими игътибарда тотканы өчен «Первосвятитель Гурий Казанский» медале белән бүләкләде, Изге ана иконасын («Чудотворная Казанская Икона Божией Матери») тапшырды.
Геннадий Васильев белән Биктәш халкы гына түгел, аңа белем биргән Славыч урта мәктәбе укытучыларының да горурланырга хаклары бар. Әйе, 35ел элек Салавыч урта мәктәбен, аннан соң төзелеш техникумын тәмамлаган Геннадий Киров өлкәсенең Малмыж шәһәренә урнаша. Төзелеш оешмасында мастер, инженер булып эшли башлап, өлкәнең эре эшмәкәре булып таныла.
Үзе турында артыгын сөйләргә, «һаваланырга» яратмаганга, Генаны «эзләп» интернет аша Малмыжда чыгучы «Сельская правда» газетасына, башка чыганакларга күз салдым. Ул район Думасы депутаты, районда һәм өлкәдә уздырылган төрле конкурсларда җиңүче һәм бик күп игелекле эшләр иясе икән.
Рәсемнәрдә, сулдан уңга: Митрополит Анастасий, Геннадий әнисе Клава апа белән һәм Биктәшкә килеп служба үткәрүче үзебезнең рухани Рафаэль атакай, Кукмара районы Чура егете (Рафаэльнең төп эш урыны - Кече Лызи чиркәве).

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: