Хезмәт

Гыйлемнең хәерлесен алыйк (+фото)

Адәм баласы ничек булса да гыйлем алырга һәм аны хәерле эшләрдә куллана белергә тиеш. Һәр гыйлемнең урыны һәм вакыты бар.

Пәйгамбәребез (с.г.в): “Галим бул, яки гыйлемне өйрәнүче, яки галимнәрне тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул. Гыйлемне дошман күрүче булма – һәлак булырсың” - дигән.

Димәк, Адәм баласы ничек булса да гыйлем алырга һәм аны хәерле эшләрдә куллана белергә тиеш. Һәр гыйлемнең урыны һәм вакыты бар. Телне, динне, милләтне саклап калу өчен гыйлемле булып, шул гыйлемне дөрес куллана белү кирәк. Алар бер-берсеннән аерылгысыз төшенчә.

“Ата вә анагызны, кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне, туган телегезне дә шулай сөегез”, - дип безгә нәсыйхәт иткән күренекле галим Р. Фәхретдин.

Димәк, ниндидер чара үткәргәндә аларны бербөтен итеп күз аллау мөһим. Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә: “Милли – әхлакый тәрбия бирүдә мәктәп һәм җәмәгатьчелек хезмәттәшлеге” исеме белән үткәрелгән республика семинары нәкъ менә шулай үтте. Ул көнне мәктәпкә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин, Татарстанның баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рамил хәзрәт Бикбаев, район җитәкчеләре, Татарстан районнарыннан кунаклар килгән иде.

Җыелу сәбәбе – биредә әхлак мөгаллимнәренең республика семинары үтә.

Районда ислам кануннары нигезендә әхлак дәресләре 1998 нче елдан укытыла башлый. Мин үзем дә бу дәресләрне 15 ел бик яратып укыттым. Олы кунаклар каршында ачык дәресләр дә бирергә туры килде. Очрашу кунакларны ипи - тоз һәм биредә укучы дүрт милләт балаларының татар, рус, мари, удмурт телләрендә сәламләве белән башланды. Аннан кунаклар бик бай эчтәлекле экспонатлар тупланган мәктәп музеена юнәлде. Анда тарихка кереп калырдай күркәм вакыйга – заманында Балтачның җир белән тигезләнгән мәчет аен “Мәгариф мәркәзе” музеена кую өчен үзәк мәчетнең имамы Рамил хәзрәткә тапшыру булды.

Ай табылу тарихы болай: Мәчетне җимергәндә ай юкка чыга. “Фәрештәләр айны күккә күтәргән” дип уйлый иманла халык. Бервакыт шул тирәдә уйнаган балалар, ярымай рәвешендә тимер тартып чыгара. Аны Хәбибрахманов Фәтхрахман тастымалга төреп, яшереп саклый, еллар үзгәргәч мәктәп музеена тапшыра. Һәм менә ярымай үзенең лаеклы урынында. Мәктәп директоры Гөлчәчәк ханым Гыйлаҗева аны мәчетнең “Мәгърифәт мәркәзе” музеена бүләк итте.

Мәктәпнең технология кабинеты соңгы модель тегү машиналары белән җиһазландырылган. 5 нче сыйныф кызлары Айгөл апалары Бикбаева җитәкчелегендә юбка тегәләр. Машиналар теркелди, кызлар эштән бүленми генә интервью бирә. “Без үзебезгә, күлмәк, юбка, башка киемнәр тегәбез” –диләр.

Мәктәпнең күз явын алырлык затлы концерт костюмнарын түгәрәккә йөрүче кызлар теккән. “Оста куллар” түгәрәгендә кызлар сәйләннән брошкалар ясыйлар. Алар киемнәренә гарәпчә исемнәрен дә чигеп язганнар. Араларыннан Бикбаева Зәкияне шунда ук танып алдым. Ул Коръән, намаз бәйгеләрендә җиңеп район данын республикада яклый.

Теккән-чиккән әйберләр апрель аенда ярминкәдә сатыла икән. Күз ачып йомганчы алып бетерәләр, -ди. “Укучының заманча машиналар белән эшләү серләрен өлкәннәрдән тизрәк үзләштерә” – ди Айгөл ханым. (Айгөл мәчеттә мөслимәләрне дә тегәргә өйрәтә).

Актлар залында кунакларны Фатыйма Таһир кызы әзерләгән III нче сыйныф укучылары мөселманча сәламләп “Фатыйха” сүрәсен дөп-дөрес итеп укыйлар.

Дәрес “бисмилләһ” белән башлана. “Рабби зидени гилмә” (Раббым, хәерле гыйлем бир) дип, дәрескә кергәч әйтелә торган доганы әйтәләр.

Әхлак мөгәллимәсе Фатыйма Җәләева ике югары дөньяви белемгә ия. Гарәп илләрендә берничә ел эшләгәч, гаиләсе, кызы, оныклары янәшәсендә яшәүне өстен күреп, кире Балтачка кайткан. Гаҗәп бай эрудицияле, ягымлы, кешелекле ханым. Аның йомшак тавышы ук үзенә җәлеп итә. Дәрес темасы актуаль – “Вакытның кадерен бел” видеоролик балаларны мавыктырып, вакыт кадере турында уйлануга этәрә. 86400 сум акчаны нәрсәгә сарыф итәр идең? 86400 секундны ничек үткәрерсең? – дигән сораулар укучыны уйга калдыра. Бүген дәрес структурасын мультимедия чыганакларыннан башка күз алдына китереп булмый, әмма аны һәр мөгаллим максималь файдалана белми.

Вакыт безгә Раббыбыз тарафыннан бирелгән нигъмәт.
Аның секундын да әрәм итмичә, хәерле эшләргә сарыф итү мөһим.
Укучылар Коръәндәге вакыт төшенчәсе турындагы сүрәләрне яттан сөйли.

Дәрестә мәкаль – әйтем ярышы да кызыклы үтте. Г. Тукайның: “Кызыклы шәкерт”ен дә сәхнәләштерделәр. Көнне дөрес итеп бүлеп, режим белән мөһимлеген аңлаштылар.

Нәтиҗә: Вакытлар табылмыйдыр якут белән, якутлар табыладыр вакыт белән... якутларга тиң вакытыбызны Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә кирәк.
Икенче дәрес татар теленнән: “Тел – рухи дөнья көзгесе” – дип атала. Татар теле дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе. Россиядә рус теленнән кала икенче урында. Юкка гына Г.Тукайның “Туган тел” җыры 100 ләп телгә тәрҗемә ителмәгән!

Дәрестә укучылар тел турында галимнәрнең фикерләрен дә өйрәнделәр, риваятьтә тыңладылар. Шагыйрләребезнең тел турындагы шигырьләренең авторларын да таптылар.

Күркәм сүзнең кешеләрне дәвалау көченә ия булуы берәүгә дә сер түгел.

Галимнәр тәҗрибә үткәрә: бер савыттагы үсемлекләргә гел күркәм сүзләр әйтәләр, догалар укып өшкергән су сибәләр. Икенчесенә гел начар мәгънәле сүзләр әйтәләр. Беренче савыттагы үсемлекләр гөрләп үсеп китә, икенчеләре сула, шиңә.

Дәресне үткәрү формалары турында вакланып язмыйм. Күренеп тора, мөгаллимә Гүзәлия Мөхәммәт кызы иҗади эшләүче шәхес.

Аллаһы Тәгалә безнең күңелләребезгә карар. Күңелләр һәрчак чиста булса иде. Дәрестә без укучыларның тапкыр, сәләтле, әдәпле булуларына шатландык.

Укучылар иҗатына багышланган кичә мөнәҗәт әйтү белән башланды. Аны тыңлаганда күңелләр тулып, күзгә яшь килде.

Милли костюмнардан татар, рус, мари, удмурт биюләрен берләштергән композиция әле дә күз алдымда, күңелгә яшьлек дәртте сирпеп тора.

“Түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаган мәктәп директоры Гөлчәчәк ханым: “Коллективта 742 укучы, 97 укытучы. Зур коллективта зур проблемалар чыкмасын өчен, әхлак дәресләренең әһәмияте зур” – диде. Мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллин сөйләгәндә шуны искәрттем. Ул Балтачка беренче килгән елларында татарча шактый авырдан сөйләшсә, хәзер саф татар әдәби телендә, бер чит сүзләр кулланмый сөйли. Җәлил хәзрәт һәрвакыттагыча нечкә юморга бай чыгышы белән һәркемне үзенә каратты.

Фән мөгәллимнәре дә: “Әхлак дәресләреннән соң укучылар җыйнак, тырыш, сабыррак булалар” дип әхлак мөгәллимнәренә саваплы эшләрендә уңышлар теләделәр.

Ә Фатыйма ханым үзенчәлекле бүләк – нәни янчыкларда гарәп илләреннән кайткан матур ташлар бүләк итте.

Бу борчулы дөньяда һәркем аралашуга мохтаҗ. Мөгаллимәләр мул табын артында рәхәтләнеп серләште. Төрле кызык хәлләрне искә төшереп көлеште – аралашты.

Нәтиҗә: Әгәр җәмгыять дөрес һәм матур яшәсен гаиләләр тату булсын, дисәк, әлбәттә рухи һәм әхлакый тәрбия беренче урында булырга, сәнгатьтә, мәдәният – матбугат та, мәктәп тә, дин дә кешеләргә нәфесләрен җиңәргә, әхлакый камиллеккә ирешергә ярдәм итәргә тиеш.

Әминә Мөхәммәтҗанова
Шубан авылы

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: