Хезмәт

Хаҗны кайчан кылырга?

Әлеге сорау буенча галимнәр арасында фикер төрлелеге күзәтелә. Әбу-Сәхел әз-Заҗаҗи әлеге фикер каршылыкларына мөнәсәбәттә болайрак аңлатма биргән:

бу фикер каршылыгы имам ӘбуЙосыф һәм имам Мөхәммәд (рәхмәтуллаһи галәйһимә) арасында. Әбу Йосыф (рәхмәтуллаһи галәйһи) фикере буенча, мөмкинлекләр (барлык шартлар) барлыкка килү белән хаҗны быел ук үтәү мәҗбүри (фарыз).
Имам Мөхәммәд (рәхмәтуллаһи галәйһи) исә, үз чиратында, хаҗ кылу мәҗбүри була, әмма нәкъ менә бу елда ук түгел, дигән фикердә торган. Ягъни, адәм баласы хаҗны быел да һәм алдагы елларда да үти ала. Сүз уңаеннан шунысын да әйтәсем килә: әлегефикер белән имам әш-Шәфигый (рәхмәтуллаһи галәйһи) да килешкән.
Имам Әгъзам (рәхмәтуллаһи галәйһи) тарафыннан исә ике фикер китерелә, ягъни "шундук фарыз була" һәм "чикләнмәгән вакытка фарыз була".
Мәсьәләне тикшерүгә керешкәнче имам Мөхәммәднең (рәхмәтуллаһи галәйһи) карашын карап үтик: Аллаһы Тәгалә хаҗны вакыт ягыннан чикләүләр куймыйча мәҗбүри итеп йөкләгән. "Әли Гыймран (Гыймран гаиләсе)" сүрәсендә (97 нче аять) болай диелгән: "Анда ап-ачык аятьләр, Ибраһим баскан җир бар. Анда кергән кеше иминлектә булыр. Юлын тапкан (көче җиткән, хәленнән килгән) (барлык) кешеләрне Аллаһ ризалыгы өчен анда (хаҗга) барырга бурычлы итте. Берәрсе инкяр итә икән, Аллаһ аңа (һәм галәмдәге бернигә дә) мохтаҗ түгел". Үтәү вакытына килгәндә исә, Коръәндә болай диелгән: "Хаҗ билгеле бер айларда кылына". Шул рәвешчә, без хаҗны гомереңнең теләсә кайсы елындагы билгеле бер айларда кылырга була икәнлеген аңлыйбыз.
Коръән безгә вакыт буенча чикләүләр куймый, шуңа күрә хаҗга бу елны (билгеле бер елны) бару мәҗбүри дигән раслау нигезсез булып санала. Шулай ук, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Мәккә һиҗри исәп буенча 8 нче елда яулап алынган, ә безнең сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) хаҗны бары тик 10 нчы елда гына кылган. Әгәр дә хаҗ кичекмәстән үтәргә тиешле гыйбадәт төре булган булса, Аллаһның илчесе (с.г.в.) аны үтәү вакытын кичектереп тормаган булыр иде. Ләкин, безнең тарафтан югарыда телгә алынганча, имам Әбу Хәнифәдән (рәхмәтуллаһи галәйһи) әлеге мәсьәлә буенча ике риваять китерелә. Әмма аның ышанычлырагы - хаҗ кичектерелмичә, бу елда ук кылына дигәне.
Ә хәзер, әйдәгез, имам Әбу Хәнифә һәм Әбу Йосыф (рәхмәтуллаһи галәйһимә) карашларына күчик. Хаҗ кылу боерыгы билгеле бер вакыт белән конкретлаштырылмаган. Ягъни, аны шул ук елны, яки киләсе елларда үтәү мөмкинлеге бирелгән. Әмма иң яхшысы аны быел үтәп калу (мөмкинлегең килеп чыгу белән үк). Хаҗ кылуны гел-гел кичектереп килү исә, нинди дә булса сәбәпләр аркасында, әлеге гыйбадәтне үтәүдән колак кагуга китерергә мөмкин.
Шулай итеп, әгәр имам Мөхәммәднең (рәхмәтуллаһи галәйһи) фикерен алсак, мөмкинлеге булып та хаҗ кылуны кичектерүчеләр табылачак, һәм бу кешеләр өчен зыянга булырга мөмкин. Әгәр икенче фикерне - тиз арада (кичекмәстән) кылу фикерен алсак, монысы барыбыз өчен дә иң кулае булыр. Сүз уңаеннан, имам әл-Хүда Әбу Мансур әл-Мәтуриди (рәхмәтуллаһи галәйһи) да мөмкинлегең булу белән үк хаҗ кылу яклы. Аның фикеренчә, теләсә нинди боеруның (мотлакның) билгеләнгән аралыгы юк, алдагы (хәзерге) вакытны күздә тотарга кирәк (ягъни шундук эшләргә).
Дин вә мәгыйшәт газетасы №2, ДУМ РТ сайтыннан
Фото: http://www.islam.ru/news/2014-08-27/11875

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: