Хезмәт

Иң көчлесе нәрсә? Укы һәм уйлан

Фәрештәләр тауларның бөеклегеннән гаҗәпләнделәр һәм Аллаһтан сорадылар:

Әнәс ибн Мәликтән килгән хәдистә пәйгамбәребез болай диде: «Аллаһ җирне бар иткәннән соң, ул хәрәкәтләнеп, тетрәп тора иде. Аллаһ тауларны бар итеп җиргә урнаштырды һәм җир тынычланды. Фәрештәләр тауларның бөеклегеннән гаҗәпләнделәр һәм Аллаһтан сорадылар:

–Йә, Раббыбыз, таулардан да ныграк берәр нәрсә бармы?
–Әйе, тимердер.
–Йә, Раббыбыз, тимердән дә көчлерәк берәр нәрсә бармы?
–Әйе, ул уттыр.
–Йә, Раббыбыз, уттан да көчлерәк берәр нәрсә бармы?
–Әйе, ул судыр.
–Йә, Раббыбыз, судан да көчлерәк берәр нәрсә бармы?
–Әйе, ул җилдер.
–Йә, раббыбыз, җилдән дә көчлерәк берәр нәрсә бармы?
–Әйе, ул яшерен сәдака бирүче мөселмандыр, хәтта аның уң кулы биргәнен сул кулы белмәс » (Әхмәт)...

Марат Сәйфетдинов

 

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: