Хезмәт

Ибн Мәсгүд

Әгуузе билләһи минаш-шайтан-иирраҗиим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим! Әссәләмммүгәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ. Хөрмәтле укучы, без Сезгә Балтач җәмигъ мәчетенеӊ остазы Гомәр хәзрәт әзерләгән бер-ничә кисәктән торган динебез тарихына кагылышлы мәкаләләр тәкъдим итәбез (дәвамы).

Ибн Мәсгүд
Яшүсмер чакта Габдулла ибн Мәсгүд кеше йөрми торган тау көтүлекләрендә курайш түрәләренең берсе булган Гукбә ибн Әби Мугайтның сарыкларын көтә. Иртә таңнан караңгы төшкәнчегә хәтле көтү белән мәшгуль булу сәбәпле, ул Мәккә халкының тормышы турында бик хәбәрдар булмый. Шулай да үз халкында пәйда булган пәйгамбәр турында хәбәрләр аны да әйләнеп узмый. Сабыйлыгы белән ул бу хәбәрләргә артык игътибар бирми.
Бер тапкыр көтү көткәндә ул бик өлкән булмаган ике ир кешенең үзенә таба якынлашуларын күрә. Карап торышка алар бик талчыккан һәм сусаган булып күрәнәләр. Алар килеп җиткәч Габдулла белән исәнләшәләр һәм аннан бер кәҗәне савып сөтен эчерүен сорыйлар. Габдулла аларга: "Мин моны эшли алмыйм, чөнки бу кәҗәләр минеке түгел", - дип җавап бирә. Теге ирләр моңа ризасызлык белдермиләр, киресенчә Габдулла аларның йөзләреннән бу җаваптан канәгать калуларын күрә.
Ирләрнең берсе Габдуллага мөрәҗәгать итә: "Миңа үсеп кенә килүче берәр яшь кәҗәне күрсәт әле". Габдулла аңа үзе янындагы кечкенә кәҗәне күрсәтә. Шуннан соң бу ир Аллаһ исемен искә алу сүзләре (бисмилләһ һ.б.) әйтеп кәҗәнең җилеменнән сыйпый. Габдулла моңа бик гаҗәпләнеп, эченнән генә: "Җитлекмәгән яшь кәҗәдә ничек сөт була алсын инде", - дип уйлап куя. Шул арада аның күз алдында кәҗәнең җилеме зурая һәм аннан мул итеп сөт агып чыга башлый. Теге ир сөтне сава, һәм алар юлдашы белән икесе һәм Габдулла тамаклары туйганчы сөт эчәләр. Бу турыда Габдулла ибн Мәсгүд болай дигән: "Мин үз күзләремә ышанырга да белмәдем. Без сусавыбызны баскач, теге кеше кәҗәнең җилеменә карап: "Кысыл", - диде һәм җилем кечкенәя башлады һәм әкренләп үзенең гадәти хәленә кайтты". Шуннан мин бу иргә: "Мине дә шул үзең әйткән Аллаһны искә алу сүзләренә өйрәт әле", - дидем. Ул: "Син ул сүзләргә өйрәтелдең (алар синең исеңдә калды)", - дип җавап бирде.
Габдулла ибн Мәсгүднең Ислам диненә килүе шушы вакыйгадан башланып китә. Эш шундадыр ки, әле генә кәҗәне сауган теге мөбарәк ир - Аллаһның илчесе, пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) үзе булып чыга. Ә аның юлдашы, башкалар шикләнгән чакта да, пәйгамбәребезнең дөрес сөйләвенә бернинди шиксез ышанучы Әбү Бәкр әс-Сыддик радыйәллаһү ганһү була. Габдулла пәйгамберебезне һәм аның дусты Әбү Бәкрне бик ихтирам итә. Алар да үз чиратларында Габдулланың гаделлеге һәм тугрылыгына сокланалар һәм аны бик якын итәләр.
Исламны кабул иткәннән соң Габдулла пәйгамбәребездән үзен йорт һәм башка эшләрдә ярдәмче итеп алуын сорый. Пәйгамбәребез моңа берсүзсез риза була. Шул вакыттан башлап пәйгамбәребез өендә буламы, сәфәрдәме Габдулла да һәрчак аның белән бергә була. Пәйгамбәребез Габдуллага һәрвакыт үзе янына керергә рөхсәт итә һәм бернинди серне дә аннан яшерми. Шулай итеп ул пәйгамбәребезнең өендә үсә һәм аннан иң яхшы тәрбия үрнәкләре ала, хәтта аның холкы һәм әхлагы пәйгамбәребезнекенә бик охшаган, дия торган булалар. Шулай ук ул пәйгамбәребездән динне барлык нечкәлекләре белән өйрәнеп иң яхшы Коръән укучы, Коръәннең мәгънәсен һәм шәригатьне иң яхшы белүчеләрдән булып таныла.
Аның гыйлеме.
Бервакыт Гарәфәт тавында торганда Гомәр ибн әл-Хаттаб янына бер кеше килә һәм әйтә: "Әй мөэминнәрнең әмире! Мин Күфәдән килдем һәм анда Коръәнне берничә мусхафка хәтердән күчереп языр өчен бер кешене калдырдым." Бу сүзләрне ишеткәч Гомәрнең бик каты ачуы чыга һәм ачу белән теге кешегә мөрәҗәгать итә: "Кем ул?" Теге кеше: "Габдулла ибн Мәсгүд", - дип җавап бирә. Гомәрнең шундук ачуы басыла һәм әйтә: "Аллаһ белән ант итәм, мин Коръәнне аннан да яхшырак белүче сәхабәне белмим". Гомәр сүзләрен дәвам итеп аңа бер вакыйга турында сөйли: "Бер тапкыр пәйгамбәребез, Әбү Бәкр һәм мин мәчеттә бер кешенең намаз укып торганын күрдек. Пәйгамбәребез аны тыңлап торды да: "Әгәр дә сезнең берәрегезгә Коръәнне ничек иңгән шулай дөрес итеп уку шатлык бирә икән, ул аны ибн Үмми Габд (Габдулла ибн Мәсгүд) укыган шикелле укысын", - дип безгә мөрәҗәгать итте. Шуннан соң Габдулла Аллаһка дога кыла башлады, ә пәйгамбәребез шыпырт кына: "Сора һәм сиңа сораганың бирелер", - дип берничә тапкыр кабатлады".
Габдулла ибн Мәсгүд Коръәндәге һәр аятьнең кайда һәм нинди сәбәп белән иңгәнен белә. Бер тапкыр Гомәр ибн әл-Хаттаб үзенең кешеләре белән сәфәрдә булганда бер караван үтеп барганын күрә. Караванда Габдулла ибн Мәсгүд тә була. Вакыт соң булу сәбәпле караңгыда кешеләрнең йөзләрен аерырлык булмый.
Гомәр каравандагыларның кемнәр икәнен белү өчен сораулар бирә башлый: "Кайдан киләсез?"
Габдулла Хаҗ сүрәсенең 27 аятендәге хаҗга баручылар турындагы сүзләр белән җавап бирә: "Иң ерак юллардан". Гомәр дәвам итә: "Кая юл тотасыз?" Габдулла шулай ук Хаҗ сүрәсенең 29 нче аятендәгә Кәгъбәтулланың икенче төрле аталышын әйтә: "Борынгы йортка".
Бу җаваплардан соң Гомәр караванда Коръәнне белүче кеше барлыгын аңлый һәм үзе белән булганнарга әйтә: "Болар арасында галим бар". Шуннан ул Коръән турында сораулар бирә башлый: "Коръәндә иң бөек аять кайсысы?"
Габдулла Бакара сүрәсенең 255нче аяте булган "аятел-Күрси"нең башын укый: "Аллаһ - Аннан башка Иләһ юк, Ул һәрвакыт тере, бөтен нәрсә белән идарә итеп торучы. Ул йокымсырамый һәм йокламый да".
Гомәр дәвам итә: "Коръәндә иң каты гаделлекне таләп итүче аять кайсысы?" Габдулла Нәхл сүрәсенең 90нчы аятен укый: "Дөреслектә Аллаһ гаделлеккә һәм яхшылыкка чакыра, һәм туганнарның хакын үтәргә боера. Һәм Ул бозык һәм тыелган эшләрдән һәм гаделсезлек кылудан тыя. Ул сезне вәгазьли, шаять, вәгазьләнерсез!"
Гомәр үз эченә бөтен ваклыкларны җыючы (кечкенә генә әйберне дә кертмичә калдырмаган) сүзләр турында сорый. Моңа җавап итеп Габдулла Зәлзәлә сүрәсенең ахыргы ике аятен укый: "Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылса, аны күрер. Һәм берәү тузан бөртеге хәтле генә явызлык кылса, аны күрер".
Җавап бирүченең Коръәнне бик яхшы белүен аңлагач, Гомәр аны ибн Мәсгүдтер, дип уйлый. Коръән буенча тагын бер-ике сорау биреп дөрес җавап алганнан соң, Гомәр үз кешеләренә әйтә: "Боларның арасында Габдулла ибн Мәсгүд бар микән?" Каравандагылар: "Әйе, Аллаһ белән ант итәбез", - дип җавап бирәләр.
Аның батырлыгы.
Габдулла шулай ук батырлыгы һәм тәвәккәллеге белән аерылып тора. Пәйгамбәребездән соң ул беренче булып кешеләргә ачык рәвештә Коръән укучы булып таныла. Бер тапкыр пәйгамбәребезнең сәхабәләре Мәккәдә бөтенесе бергә җыелалар. Алар ул вакытта әле бик әз һәм көчсез булалар. Аларның курайшларга да Аллаһ сүзен ишеттерәселәре килә. Алар үзәра сөйләшәләр: "Аллаһ белән ант итәбез, курайшларның әле бер тапкыр да Коръән укылганын ишеткәннәре юк. Кем аларга Коръәнне укып күрсәтер икән?" Габдулла әйтә: "Мин аларга Коръәнне ишеттерәм!" Сәхабәләр әйтәләр: "Без синең өчен куркабыз, алар сиңа зарар китерергә мөмкиннәр. Берәр танылган нәселдән булган, курайшлар зарар китерергә теләсәләр аны яклардай абруйлы туганнары булган кеше укыса яхшырак булыр иде". Ул әйтә: "Рөхсәт итегез миңа моны эшләргә. Аллаһ мине саклар һәм яклар!"
Икенче көнне иртә белән курайшлар кәгбәтулла янында утырганда Габдулла Коръән укый башлый. Ул әр-Рахмән сүрәсен укый: "Бисмилләһи-р-Рахмәни-р-Рахиим. Рахимле Аллаһ. Ул Коръәнне өйрәтте. Ул кешене бар итте. Ул кешегә аңлау-аңлатуны өйрәтте". Шул вакытта курайшлар үзәра: "Бу бит Мөхәммәд алып килгән сүзләрне (Коръәнне) укый", - дип урыннарыннан сикереп торалар һәм Габдуллага барып ябышып йодрыклары белән аның йөзен төя башлыйлар. Алар кыйнаганда да ул көчсезләнгәнчегә хәтле Коръән укуын дәвам итә. Канга баткан хәлдә иптәшләре янына килеп җиткәч, алар аңа: "Менә шушы хәл булыр, дип без синең өчен курыктык та инде". Ул аларга: "Аллаһ белән ант итәм, Аллаһның дошманнары минем күз алдымда бүгенге шикелле түбәнлеккә төшкәннәре юк иде әле. Әгәр теләсәгез мин иртәгә дә алар янына чыга алам", - ди. Алар: "Юк инде, синнән шушысы да җиткән. Син аларга алар ишетергә теләмәгән сүзләрне ишеттердең инде", - дип яңадан шулай эшләп үзен куркыныч астына куюдан тыялар.
Аның вафаты.
Габдулла ибн Мәсгүд Госман ибн Гаффәннең хәлифәлек чорына хәтле яши. Үлем түшәгендә ятканда аның янына хәл белергә Госман килә һәм сорый: "Син нәрсәдән булса да зарланасыңмы?" Габдулла: "Гөнаһларымнан", - дип җавап бирә. "Берәр нәрсә телисеңме?" - ди Госман. "Раббымның рәхмәтен телим", - дип җавап бирә Габдулла.
Габдулла ибн Мәсгүд, кешегә җәннәткә керер өчен Аллаһның рәхмәте кирәк икәнен бик яхшы белә, чөнки Аллаһның рәхмәте белән генә ихласлы бәндәләр кылган гамәлләрнең савабы арта һәм тәүбә итүчеләрнең гөнаһлары гафу ителә. Зур гыйлем иясе булуына карамастан, ул үзен башкалардан өстен куймый, гыйлеменең һәм гамәлләренең күплеге белән масаймый һәм үзенә теләгән җәннәтне башка мөселманнарга да тели. Дөреслектә пәйгамбәребез әйткән: "Кем Аллаһ ризалыгы өчен үзен түбәнчелекле тотса, Аллаһ аны күтәрер". Габдулла ибн Мәсгүднең дин өлкәсендә калдырган белеме белән бүгенге көндә дә мөселманнар файдаланалар. Пәйгамбәребезнең хәдисеннән белгәнебезчә кеше бу дөньядан китсә дә, ул калдырган гыйлемне башкалар кулланган саен аңа савап килеп торачак. Аллаһ Тәгалә барыбызга да аның үрнәгендә яшәргә, гомеребезне гыйлем алу һәм ул гыйлем белән гамәл кылуда үткәрергә насыйп итсә иде.
Фото: http://punktum.ru/archives/8581

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: