Хезмәт

Игътикяф - мәчеттән чыкмыйча гыйбадәт кылу

Рамазанның соңгы көннәрендә мөселманнар игътикяф кыла.

Нәрсә соң ул игътикяф? Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның күптән түгел дөнья күргән "Ураза" китабыннан игътикяф хакында язылганнарны тәкъдим итәбез.
ИГЪТИКЯФНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЕ ТУРЫНДАГЫ ХӘДИСЛӘР ҺӘМ БӨЕКЛӘРНЕҢ СҮЗЛӘРЕ
Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, игътикяф (берәр изге урыннан, мәчеттән чыкмыйча, берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яшәү) кылучы кеше турында Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Игътикяф гөнаһларны тоткарлар (иясен барлык гөнаһлардан саклар) һәм барлык яхшылыкларны да кылган кебек аңа (игътикяф кылучыга) саваплар язылыр» (Ибн Мәҗа, «Сыйам», 67). Имам Синди (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән: «Хәдиснең башында китерелгән сүз игътикяф кылучыны аңлатырга мөмкин. Бу очракта җөмләнең мәгънәсе: «игътикяф кылучы кеше гөнаһларга комачау булыр, нәфесен алардан тыеп калыр» дигәнне белдерә. Бу сүз игътикяф турында әйтелгән очракта исә җөмләнең мәгънәсе: «игътикяф гөнаһларга комачау булыр, игътикяф дәвамында гөнаһлар кылынмас» дигәнне белдерә. Хәдиснең максаты бары тик игътикяф дәвамында гына түгел, гомумән, аннан соң да гөнаһ кылмаска комачау булуында. Чөнки рөхсәт ителгән игътикяф дәвамында Аллаһы Тәгаләнең игътикяф кылучыны гөнаһлардан саклавы мөмкин. Хәдиснең икенче җөмләсе игътикяф кылып, бу вакытта гөнаһ кылудан үзен тыйган бер мөселман барлык яхшылыкларны эшләгән кебек савап казаныр. Бу җөмләнең максаты - игътикяфкә өндәү».
Бер тапкыр Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәлам) мәчетендә игътикяфтә булган. Бер кеше аның янына килеп үзенең ихтыяҗын аңлаткан. Ул, аның эшен башкару өчен, аның белән бергә китеп барганда, Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәлам) каберенә күрсәтеп: «Бу кабердә яткан кешенең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткәнен ишеттем: «Берәр кешенең ихтыяҗын үтәгән һәр кеше үзе өчен ун еллык игътикяф кылудан да хәерлерәк гамәл кылыр. Аллаһ ризалыгы өчен бер генә көндә игътикяф кылган кешегә үзе белән җәһәннәм арасын Аллаһы Тәгалә өч чокыр белән аерып куяр. Һәр ике чокырның арасы көнчыгыш белән көнбатыш арасыннан да озынрак булыр», - дигән (Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», 8/195; Суйути, «Әд-Дүррүл Мәнсур», 1/485).
Галинең углы Хөсәен (радыйаллаһу ганһүмә) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Рамазан аенда ун көн игътикяф кылган һәр кеше ике хаҗ һәм ике гомрә хаҗы кылган кебек булыр» (Суйути, «Әд-Дүррүл Мәнсур», 1/486).
Амр Ибн Шогайбның атасыннан, аның үз атасыннан (радыйаллаһу ганһүмә) тапшырылганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәлам): «Бер кешенең (мөэмин) кардәшенә (сөеп) каравы минем шушы мәчетемдә бер ел игътикяф кылудан да хәерлерәк», - дигән (Суйути, «Әд- Дүррүл Мәнсур», 1/488). Имам Бәйхакы Хәсәннән (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча: «Игътикяф иткән кешегә һәр көне өчен бер хаҗ савабы бирелә» (Суйути, «Әд-Дүррүл Мәнсур», 1/486).
Дәвамы бар.
Чыганак: http://dumrt.ru/node/14327
Фото: http://www.bt.com.bn/opinion/2008/09/26/itikaf_why_not_now

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: