Хезмәт

ИГЪТИКЯФНЕҢ АСЫЛЫ (дәвамы)

«Игътикяф» сүзенең мәгънәсе «көтү, нәрсәнедер дәвам итү»не аңлата.

Шәригатьчә игътикяф Бер ир кешенең җәмәгать мәчетендә (игътикяф нияте белән) торуы. Яисә хатын-кызның өй мәчетендә (өендә намаз кыла торган урында игътикяф нияте белән) торуы. Җәмәгать мәчете Эчендә биш вакыт намаз кылыну-кылынмауга карамастан, имамы һәм мөәзине булган мәчет («Дүррүл Мохтар» һәм «Рәддүл Мохтар», 2 том, 440 б.).
ИГЪТИКЯФНЕҢ ШӘРИГАТЬ ТАРАФЫННАН КАНУНЛАШТЫРЫЛУЫНЫҢ ДӘЛИЛЛӘРЕ
Коръән-Кәримнән дәлил: «Мәчетләрдә игътикяфтә булган көннәрегездә хатыннарыгызга якынлык кылмагыз» («Бәкара» сүрәсе, 187 нче аять).
Сөннәттән дәлил: Ибн Гомәр белән Әнәс һәм Гаишә (радыйаллаһу ганһүмә) шушы риваятьне тапшырган: «Пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәлам) Мәдинәгә килгәннән соң, вафатына кадәр рамазанның соңгы ун көнендә игътикяф кыла торган булган» (Бохари, «Игътикяф», 1, 2/255). Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) әйткән: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) һәр рамазанда ун көн игътикяф кыла иде. Вафат буласы елны игътикяфе егерме көн дәвам итте» (Бохари, «Игътикяф», 17). Зүһри (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Кешеләрнең игътикяфне кире кагуларына шаккатам. Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) кайбер нәрсәләрне кайвакыт башкарган, ә кайвакыт башкармый калдырган. Ләкин игътикяфне вафат булганына кадәр кире какмаган» (Ибн Нүҗәйм, «Әл-Бахрур раик», 2 том, 322 б.).
Иҗмаг турында. Галимнәр игътикяфнең шәригать тарафыннан кабул ителгәнлеге мәсьәләсендә иҗмаг кылганнар (бердәм фикер белдергәннәр).
ИГЪТИКЯФНЕҢ ӨЧ ТӨРЕ
1. Ваҗиб: бу - нәзер ителгән игътикяф. Мәсәлән, «үз өстемә Аллаһ өчен бер көн яки аннан озаграк вакыт игътикяф кылу бурычын йөклим» дип әйтү.
2. Сөннәти Мөәккәдә, ягъни кифая. Чөнки сәхабәләрдән берсе дә игътикяф кылмыйча калмаган. Бу төр игътикяфне рамазан аеның соңгы ун көнендә кылганнар.
3. Мөстәхәб: бу төр игътикяф рамазанның соңгы ун көненнән башка теләсә кайсы вакытта кылынырга мөмкин һәм нәзер ителми. Бер игътикяф кимендә, Имам Әгъзам фикеренчә, бер көн; Әбү Йосыф фикеренчә, бер көннән артыграк; Имам Мөхәммәд фикеренчә, мәчет эчендә йөргән һәр мизгелдә булырга мөмкин.
Дәвамы бар.
Чыганак: http://dumrt.ru/node/14327
Фото: http://assalam.ru/content/story/2140
Башы:

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: