Хезмәт

ИГЪТИКЯФНЕҢ ШАРТЛАРЫ (дәвамы)

ИГЪТИКЯФНЕҢ ШАРТЛАРЫ

1.Ният әйтү. Кеше ният әйтмичә игътикяф кылса, дөрес булмас.
2.Җәмәгать мәчете. Игътикяфне азаны һәм икамәте әйтелә торган һәр мәчеттә кылу дөрес булыр. «Хуләса» исемле әсәрдә дә шулай диелгән. Иң фазыйләтле игътикяф - Хәрам мәчетендә кылынганы. Аннан соң Нәби мәчетендәгесе, аннан соң Әкъса мәчетендә, аннан соң җәмигъ мәчеттә, аннан соң җәмәгате күп булган мәчеттә кылынганы. Хатын-кыз өендәге мәчеттә игътикяф кыла. Ирләр өчен җәмәгать мәчетенең хөкеме ничек булса, хатыннар өчен өй мәчетенең (өйдә даими намаз кыла торган урынның) хөкеме дә шулай. Хатын-кыз өендә игътикяфкә кергән бүлмәсеннән бары тик үзенең табигый ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен генә чыга ала. Хатын-кызның җәмәгать мәчетендә игътикяф кылуы рөхсәт ителә. Ләкин мәкруһ була. Әгәр хатын-кызның өендә мәчет булырлык бер урыны юк икән, үзенә бер урын аерып алып, шунда игътикяф кылыр.
3.Ураза. Ураза - фарыз булган игътикяфнең бер шарты. Чөнки Гаишә (радыйаллаһу ганһә): وَلاَ اعْتِكَافَ اِلاَّ بِصَوْمٍ «Уразасыз игътикяф булмас», - дип әйткән (Әбү Дауд, №2473, 2\334). Нәфел игътикяфендә булганда исә ураза тоту шарт түгел. Бер кеше бер ай буе ураза тотмыйча гына игътикяф кылуны үз өстенә алса (вәгъдә итсә), бу кешенең бер ай буе ураза тотып игътикяф кылуы кирәк булыр. Чөнки ваҗиб игътикяф уразасыз кабул булмас. Ваҗиб игътикяфтә уразаның тотылуы шарт. Игътикяф җәһәтеннән ураза тоту шарт түгел. Бу уңайдан бер кеше рамазан аенда игътикяф кылырга вәгъдә итсә, рамазан уразасы игътикяф уразасы урынына җитәрлек булыр. Мондый вәгъдәне биргән кеше рамазан аенда ураза тотып игътикяф кылмаса, башка вакытта бер ай дәвамында ураза тотып игътикяф кылуы кирәк була. «Бер ай буе Аллаһ өчен игътикяф кылырга нәзер әйтәм» дигән кеше рамазан аенда игътикяф кыла торган булса, нәзерен үти алмас. Чөнки бу игътикяф өчен бер ай буе ураза да тотарга кирәк була. Бер кеше нәфел уразасын тотарга ниятләп таң аттырса һәм соңыннан «Аллаһ өчен бүген игътикяф кылырга нәзер әйтәм» дисә, Әбү Хәнифәнең чагыштыруы буенча, бу кеше шушы көнне игътикяф кыла алмый. Чөнки ваҗиб игътикяф ваҗиб ураза белән бергә генә дөрес була. Бу көннең уразасы көннең башында нәфел буларак ниятләнеп тотыла башласа, моннан соң аны ваҗиб кылу мөмкин түгел.
4.Ислам. Кяфер гыйбадәт әһеле була алмый.
5.Сәламәт акыллы булу. Тиле ният әйтә алмый.
6.Җөнеблек, күрем һәм нифастан (бәбиләгәннән соң килә торган каннан) чистарыну. Чөнки җөнеб булган кешегә, күремле яки нифаслы хатын-кызга мәчеткә керү тыела. Балигъ булу шарт түгел. Ир кеше яки азат булу да шарт түгел. Хатын-кыз, әгәр кияүгә чыккан булса, игътикяфне иренең ризалыгы белән генә кылыр. Ире рөхсәт итеп, хатыны шушы рөхсәт белән игътикяф кылса, ире аны игътикяфтән тыя алмас. Әгәр тыя икән, бу тыюы дөрес булмас.
ИГЪТИКЯФНЕҢ ӘДӘПЛӘРЕ
1. Игътикяф кылучы кеше бу вакытта бары тик хәерле нәрсәләр турында гына сөйләшер. Асылда, мөселман һәрвакытта да хәерле нәрсәләр турында гына сөйләшер. Мөселман начарлык кылмас. Бу хәлдә хәерле нәрсәләр турында сөйләшүнең максаты мөмкин кадәр күбрәк тырышлык күрсәтү.
2. Рамазанның соңгы ун көнендә игътикяф кылырга кирәк һәм моның өчен мәчетләрнең иң фазыйләтлесе - Хәрам мәчете. 3. Коръән һәм хәдисләр укуны, гыйлем туплауны, пәйгамбәрләр тарихын һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи вәссәлам) тормышы турында укуны һәм изгеләрнең хәбәрләрен өйрәнүне дәвам итәр.
4. Игътикяф кылучының гөнаһ булмаган нәрсәләр турында сөйләшүендә бернинди зыян юк.
5. Игътикяф кылучы чиста киемнәр кияргә, хушбуйлар сөртергә тиеш. Башына майлар да сөртергә мөмкин.
6. Игътикяф кылырга нәзер әйтеп үзенә ваҗиб кылган кеше моны бары тик күңеленнән генә ант итеп кылырга тиеш түгел, теле белән дә әйтергә тиеш.
Дәвамы бар.
Чыганак: http://dumrt.ru/node/14327
Фото: http://dumrt.ru/node/14327

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: