Хезмәт

Имам ул ферма мөдире кебек

Пычрак савытта тәмле аш пешми. ТР Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, менә шундый әйтемнәр китереп, образлы сөйләргә маһир. Китергән мисаллары да һәрвакыт диярлек үз яшәешебездән, көн күрмешебездән алына аның.

Узган җомга санында бер укучыбызның хатына хәзрәтебез бик төпле итеп җавап биргән иде ("Имам надан булса"). Җавап кыскарак булды, ахры. Әлеге язма, сорау-җавап уңаеннан бик күп шалтыратулар булды. Бөтен нәрсәне әдәпкә кайтарып калдырып булмый бит инде, диләр шалтыратучыларның күбесе. Баш казый аларга болайрак җавап бирде.
- Мин бу дөньяга гүзәл әхлак урнаштырырга килдем, - дигән Пәйгамбәребез. Бөтен ислам дине, исламның бөтен гыйлеме адәм баласында әдәп-әхлак тәрбияләүгә кайтып кала. "Әдәбе булмаган кешенең сөннәте кабул булмас, сөннәте кабул булмаган кешенең бер гамәле дә кабул булмас", - дигән ул. Укыган бөтен намазларыбыз, тоткан уразаларыбыз, алган гыйлемнәребез хакыйкатьтә үзебездә әдәп-әхлак тәрбияләү өчен. Гомумән, әдәпне гыйлемнән аерып куеп булмый. Иң әүвәл кеше ышана, аннары гамәл кыла. Шушы гамәле аны әдәпкә алып барырга тиеш. Әлбәттә, укырга, гыйлем алырга кирәк. Кылган гамәлеңнең дөреслеген белү өчен гыйлем кирәк. "Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килер. Моны шуннан белерсең: алган гыйлемең нәтиҗәсендә үзеңдә булган кимчелекләрне күрә башларсың", - дигән Пәйгамбәребез. Дөрес, бүген авылда Коръәнне карап укый алмаган хәзрәтләр дә бар. Моңа бит алар гаепле түгел. Яшьләрнең берсенең дә авылга имам булып кайтасы килми. Бүген менә Казанда данлыклы хәзрәт булып йөриләр. Авылга кайтып карадылар бит алар. Берсенең дә анда каласы килмәде. Әгәр авылда әзерлекле хәзрәт юк икән, моңа авыл халкы гаепле. Бер кешене укытып, имам итеп тоту - авыл халкының бурычы. Инде кемдер бу вазыйфаны алып бара икән, канына тоз салып, аны аптыратмаска кирәк. Кайт та эшлә, мәчете булган, шул ук вакытта имамсыз авыллар дөнья бит.
Әнә Иблис күпме укыган, фәрештәләрне укыткан иде. Күпме гамәл-гыйбадәт кылган иде. Әмма Әдәм галәйәссәламгә сәҗдә кылмады. Мин нинди зур галим, шул буш әйбергә ничек гыйбадәт кылыйм, диде. Безгә Аллаһы Тәгаләнең дәресе бу. Бер мәчеткә кереп сәҗдә кыласың икән, син бит каршыңдагы ул имамга түгел, Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кыласың. Укытып, әзерләп, имам итеп кайтаралар икән, анда башка мәсьәлә. Яхшы итеп Коръән укый, әдәп-әхлагы да әйбәт икән, аңа ниндидер бер олы кеше юл куймыйча йөрсә, бу инде дөрес түгел. Бу очракта авыл халкы гөнаһлы була. Чөнки гыйлеменә, әхлагына карап имамны куярга тиеш. Билгеле, ул әдәпсез, тәртипсез икән, ашыкмаска ки-рәк. Гыйлем әле ул, беренче чиратта, мәгълүматы күп дигән сүз. Ул укыган, яттан фәлән хәтле хәдис, аять белә, ди. Тик бит әле аны тормышта, урында куллана белү дигән нәрсә бар. Менә Согудиядә укып кайткан яшьләребез дә шактый күп хәзер. Әти-әни хакы турында алардан да күбрәк хәдис белүче юк. Әмма авылда эшләргә мөмкинлек юк дигән булып, картайган әти-әниләрен калдырып киттеләр дә бардылар. Югыйсә кайберләренең хәйран мөмкинлеге дә бар иде. Шулай булгач, әти-әнине хөрмәтләү кирәклеге турында вәгазь сөйләргә аның ни хакы бар?!
Гомумән, әдәпле имаммы, гыйлемле имаммы дип мәсьәләне кую дөрес түгел. Әгәр әдәпсез икән, ул мәгълүматка гына ия. Әгәр үз-үзен тота, нәфесен йөгәнли алмый, телен тыялмый, туганнары белән начар мөгамәләдә, әти-әнисен карамый икән, аның яттан ничә аять, ничә хәдис белүендә нинди файда бар?! Миңа бер кеше килде. Үзе дә, әнисе дә, хатыны да мәдрәсә бетергән. Тагын кайсы мәдрәсәгә кереп укыйм микән, дип сорый бу. Гыйлемең җитмимени, тагын нәрсәгә, дип сорыйм; белгәнең белән гамәл кыл, дип киңәш бирәм моңа. Сөйләшә торгач, шундый мәсьәлә килеп чыкты.
Моның анасы мәдрәсәдә укыганда, әти-әниеңә уф дип тә әйтмә, дигән бер аять өйрәнгән. Хәзер еш кына улына, килененә, сез миңа уф дип тә әйтергә тиеш түгел, дип аятьне искә төшерә икән. Килен үз чиратында, син мине аерым бүлмә белән тәэмин итәргә тиеш, анда синең туганнарың шакымыйча, минем рөхсәттән башка керергә тиеш түгел, дип дәгъва белдерә ди. Ике бүлмәле фатирда мондый таләпне ничек үтисең?! Син гыйлемле икәнсең, менә шушы аять белән хәдисне килештер. Әгәр шуны килештерә алмыйсың икән, тагын бер мәдрәсәгә кереп укуың нәрсәгә кирәк?! Галим имам әдәпле дигән сүз инде ул. Әдәбе юк икән, ул инде галим түгел. Халык бит аның нинди машинага утырып йөргәнен, нинди акчага яшәгәнен, үзен ничегрәк тотканын да белә. Кешеләр белән килешә алмаса, һаман тавыш-гауга чыгарып йөрсә, бу гыйлемлелек булмый бит инде. Менә райондагы хакимият башлыгы югары белемле, ди. Шул ук вакытта районда фән кандидатлары, докторлары булсын. Әмма беркем дә, нигә докторны башлык итеп куймыйсыз, дип тавыш чыгармый.
Тагын бер мисал. Авылда ферма, аның мөдире бар. Аны зоотехниклар, ветврачлар өй-рәтеп тора. Бу белгечләрне Казанда доцентлар, профессорлар укыта. Аларны үз чиратында академиклар өйрәтә. Әмма бер генә профессор, академик та авылга кайтып ферма мөдире булып эшли алмый. Менә имам да, шул ферма мөдире шикелле, кара эштә, гади халык арасында. Согудиядә рәхәт ул. Азан әйтүгә, мәчет тула. Шунда чыгып намаз укытасы, вәгазь сөйлисе генә. Бездә исә мәчетне дә карарга, иртәнге өченче яртыда мәчетне ачып керергә, төнге унбердә ябарга кирәк. Безнең, беркайда укымаса да, бик яхшы эшли торган бик күп егетебез бар. Минем белемем бар, дип масаеп йөргәнче, эшләп күрсәтергә кирәк. Югыйсә аена унар-унбишәр мең сум акча бирәбез, дип торучы авыллар бар. Килсеннәр дә эшләсеннәр. Килгән халык янында, мин укыган, шуларны-шуларны беләм, дип дәгъвалап йөрү һич тә галимлеккә керми. Шуны белсеннәр иде: урын кешене бозмый, урынга кую кешегә бозыклыгын күрсәтергә мөмкинлек бирә, - дип сөйләде ул безгә.
Рәшит Минһаҗ язып алды
Чыганак: "Ватаным Татарстан", /№ 53, 11.04.2014/
Хөрмәтле райондашлар! Әгәр сездә ислам дине, әхлак, дини тәрбия турында сораулар туа икән, бу турыда газетабызга яисә газетаныӊ электрон версиясе - «Хезмәт» сайтына юллый аласыз. Аларны без Татарстан Республикасыныӊ баш казые Җәлил Фазлыевка һәм бүтән имамнарга күрсәтеп, җавапларын сезгә җиткерербез.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: