Иман йорты – белем учагы
Газетабызның алдагы санында Сәрдек авылы хакында язганда халыкны үзенә тарта торган ике учак бар дип искәртеп узган идем. Бу язмабыз мәчет һәм бүгенге көндә авыл халкын иман юлына кертүдә зур эш башкаручы Тәгъзимә һәм Салих Гариповлар турында.
Тәгъзимә һәм Салих Гариповлар гаиләсен авылда үрнәк гаиләләрнең берсе дип ассызык-лап үтә авылдашлары. Бүгенге көндә мәчеттән кеше өзелми, балалар да бирегә бик теләп йөри. Мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен нәрсәләр эшләнгән, шушы сорау белән мин Гариповлар гаиләсенә мөрәҗәгать иттем.
– Гомерем буе шушы авылда яшәдем дип сүзен башлады быел 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узган Салих ага. – Шушы авылның пычрагын ерып йөреп, 8 еллык мәктәпне тәмамладык. Укып бетергәч Чепьяның мебель фабрикасында эшләп, ике ел армия сафларында хезмәт иткәннән соң, янәдән шунда эшкә кайттым. Аннан соң Үрнәккә барып белем алып, колхозга шофер булып кайтып урнаштым. Шулай эшли торгач дүрт дистә елга якын вакыт узып та киткән. Лаеклы ялга чыкканчы Казанга йөреп эшләргә дә туры килде. 2004 елда шәхси эшмәкәр Радик Закиров тырышлыгы белән ике ай эчендә авылыбызда бик мәһабәт биналы мәчет салынды һәм аңа Радик әфәнденең әнисе Миңлегөл исеме бирелде. Ул чакта мин мәчет ачыла дигән сүз ишеткәч, намазга өйрәнә башладым һәм мәчет ачылып, беренче укылган намазга ук мин бирегә килдем. 2012 елда элеккеге имамыбыз Гайфетдин улы Ханнан абый вафат булгач, мине имам итеп сайлап куйдылар. Ачылганнан бирле безнең мәчеттә балалар дини белем алалар. Алар 1 октябрьдән 30 апрельгә кадәр укыйлар. Балаларны өч төркемгә бүләбез дә, шимбә-якшәмбе көннәрендә укытабыз. Зурлар инде көтү туктагач, 15 октябрьдән соң укый башлыйлар. Узган ел 12 хатын-кыз белем алды. Укытучыларыбыз өчәү – Тәгъзимә Гарипова, Наилә Фәйзуллина һәм Резеда Нотфуллина. Радик Закиров бүгенге көндә дә мәчеткә зур ярдәм күрсәтеп тора. Ел саен корбан ашлары үткәрә, анда бөтен авыл халкы килә, балаларга бүләкләр өләшә. Мәчетнең барлык чыгымнарын күтәрә. Безнең бер хәсрәтебез дә юк ул турыда. Шундый изге гамәлләре өчен Закировлар гаиләсенә Аллаһы Тәгалә нык-лы сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен, – ди Салих ага.
Башкаларга ислам дине юнәлешендә белем бирә башлаганчы Гариповлар үзләре дә белем алганнар, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлаганнар, Тәгъзимә апа «Мөхәммәдия»дә дә белем алган, икесе дә хаҗга да барганнар.
Тәгъзимә апа үзенең дингә кереп китүен Аллаһның рәхмәте дип кабул итә.
– Китапханәдә эшләгән чорда гарәп хәрефләре өйрәнәсе килеп йөрде. Шул вакытта безгә Вятка Аланыннан Рауза абыстай килде һәм ул чакта әле мәчет булмау сәбәпле, клубта әбиләрне, балаларны җыеп, ислам дине хакында сөйләштек. Ул шуннан соң монда укытырга да килеп йөрде, мин әле ул вакытта бер әйбер дә белмим. Шул укулардан соң ул мине «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керергә өндәде. Мин югалып калдым, ничек барыйм, өйне ничек ташлап чыгып китим, анда барып укырлык белемем дә юк бит, дим. Шуннан соң «Мөхәммәдия»гә укырга керергә киттем. Минем кебекләр 130лап кеше. Комиссиягә кердек, сорау бирделәр, белгәне дә онытылды бит шунда, каушадым. Шуннан соң мин ялварып, бездә динне өйрәтүче юк, зинһар, мине алыгыз, минем авылда ислам динен күтәрәсем килә дидем. Бер сүз әйтмәделәр, мин чыгып киттем. Әзрәктән исемлекне чыгарып элделәр, мин почмакта утырам, өметләнмим дә. Кешеләр китеп беткәч барып карадым да, исемлектә үземне күреп, елап җибәрдем. Укыган чорда башкалар белән ярышып укырга туры килде, чөнки инде алар каядыр дини белем алган кешеләр иде, дүртенче елда инде мин бишле билгеләренә генә укып, үз теләгемә ирешә алдым. Һәм инде шул елда мәчет тә ачылды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән мин монда ислам динен күтәрү юнәлешендә эшне дә башлап җибәрә алдым.
8 яшемдә минем күземә сәнәк кадалды. «Мөхәммәдия»гә укырга барасын белгәч, кайбер кешеләрдән, нигә барасың анда, теге күзсез дә каласың бит дигән сүзләр ишетергә туры килде. Аллаһ үз юлындагы кешене калдырмас әле, дидем шул чакта. Ике күзле булып та кеше сәламәтлегенең кадерен белми, дин юлына керми. Ә мин шөкер итәм, инде хәзер күпме балага белем бирдек. Дөрес, баштарак чорда балаларның мәчеттә укуларына әти-әниләр дә каршы булды, беренчедән, ияләнмәгән килеш җибәрәселәре килмәде, икенчедән өй эшләрен хәзерләргә өлгермиләр дип әйтәләр иде. Соңыннан инде аңлап алдылар, әниләр балалары белән бергә үзләре дә укырга йөри башладылар. Бездә беренче укып чыккан балаларның инде үзләренең балалары бар хәзер. Бүгенге көндә читтә яшәсәләр дә, керәләр, сагынуларын җиткерәләр. Без балаларны укытып кына калмыйбыз, төрле җирләрдә бәйгеләрдә катнаштырабыз, җиңүләр яулап кайтабыз, мәчеткә алар рәхәтләнеп киләләр, биредә без аларга чәй дә эчертәбез, төрле бәйрәмнәр оештырабыз, уку барышында ирешкән уңышлары өчен бүләклибез дә. Безнең белән бер юнәлештә эшләүчеләр булу да зур терәк булып тора. Авылыбызда ике иганәчебез бар – Нургаян Йосыпов белән Азат Гайнуллин, алар гел балаларга тотарсыз дип сәдакалар кертәләр, ничә ел инде гаиләләре белән мөселман балалар Сабан туе үткәреп киләләр. Бүләкләрне дә бик мулдан әзерлиләр. Ул көнне авылыбыз шат авазлардан гөрләп тора. Балалар гына түгел, анда олылар да катнаша, рәхәтләнеп ял итә. Сабантуйдан соң монда өстәл әзерләп, бәйрәмне матур итеп табын артында тәмамлыйбыз.
Балаларга нинди исемнәр күбрәк сайлыйлар дип кызыксынам әңгәмәдәшләремнән. – Исем кушулар өч ел юк инде, чөнки яңа туган сабыйлар юк авылда, дип авыр сулап куя алар. – Бу бит инде авыл бетүгә таба бара дигән сүз. Ә бакыйлыкка күчүчеләр бар. Бала булмауның төп сәбәбе никахлар да булмау инде, авылдан читтә укытучылар бардыр ансы, тик авылда төпләнеп калучылар да юк инде хәзер. Алай да авылларны чагыштырып карасак, бездә яшьләр күбрәк әле. Балаларга мәгънәле исемнәр кушуга килгәндә, иң беренче чиратта исем сайларга безгә киләләр. Безнең монда махсус китап бар, шуны карыйбыз да, сайлыйбыз. Соңгы елларда Хәким, Гөлдания, Ясминә, Кәрим, Данияр кебек матур исемнәр куштык.
Гариповлар үзләре ике кыз – Тәнзилә белән Рәсимәне тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә икесе дә тормышта, балалар үстерәләр. Балаларыбыз икәү генә булса да, оныкларыбыз тугыз безнең, дип горурланып сөйлиләр Тәгъзимә апа белән Салих ага.
Мәчеттә сөйләшеп утыра торгач сәгатьләр үткәне дә сизелмәде. Уйлап карасаң, Тәгъзимә апа белән Салих ага эшли торган эшне бернинди бизмәннәргә салып та үлчәп булмый бит. Үзебез диндә, безгә шул җиткән дигән караш белән дә яшәми алар, үзләре әле камилләшә һәм тирә-юньдәгеләрне дә белемле итәргә омтыла. Ел буена күпме кеше белән аралаша, һәрберсенең күңеленә юл таба беләләр. Мәчетне алар үзләренең икенче йорты итеп күрә, ярата, хөрмәт итә. Бүген алар салган эз инде тоташ юлга әйләнеп, аннан атлаучылар да бар. Эшләгән эшнең нәтиҗәсе булганга сөенәләр алар һәм шуннан өстәмә көч алып, тагын да зурырак максатлар белән алга баралар. Сәрдек авылы халкы шушы учагы белән бик бәхетле, киләчәктә дә мәчет ишекләре һәрбер иманлы бәндәгә ачык булып, манарасыннан биш вакыт азан әйтелеп, иман юлындагы файдалы эшләре тукталмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев