Хезмәт

Балтач районы

Дин һәм тормыш

Иманга кайту юлыннан…

Буген Нөнәгәр авылы яңа яуган ак карга төренеп, үзенә генә хас олпатлылыгы һәм сабырлыгы белән кайтучы кунакларны, чит җирләрдә гомер кичереп, әммә аны һәрчак истә тотучы авылдашларын каршы алды.

Бәйрәмнең сәбапчесе авыл уртасында ак кирпечтән салынган, көнгә 5 мәртәбә Аллаһы сөбеханәкә вә тәгаләгә рәхмәт укып, намаз гамәлен кылып, дога кылу урыны - мәчет. Буген авылның рухи яңарышына нигез салган, мөселманнарның изге урыны - мәчетнең эшли башлавына 15 ел булган икән. Тантана гомүми дога белән башланып китте, мәктәп балалары үзләренең чыгышларында бу айның Мәүлид ае икәнен дә искә алып, мөнәҗәтләр укыдылар.
Бәйрәмдә шушы мәчетнең төзелешенә үзеннән хезмәте яисә малы белән булышкан һәркем санап кителде, рәхмәт әйтелде, вафат булганнарның рухларына догалар кылынды. Чыгыш ясаучылар, бүгенге көндә иманга кайту, рухи хәзинәләребезне саклау һәм баету өлкәсендә мәчетнең әһәмиятенә, барлык мөселманнарның тату һәм бердәм яшәргә кирәклегенә аеруча басым ясап әйттеләр. Соңыннан бәйрәм мул аш табыны артында дәвам итте. Өйлә намазын бергәләп укып, илләр тыныч, рухи казаныбыз мул, һәркем матур, бәхетле тормышта яшәсен иде, дигэн теләкләр белән нөнәгәрлеләр өйләренә таралыштылар.
Фотоларда тантанадан күренешләр.
(Нөнәгәр авылы мәчетендә узган тантана турындагы тулырак язма соңрак биреләчәк)
Текст после содержания указынный в настройках

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250