Хезмәт

Җир астында... мәчет бар

Дөньяда җир астында урнашкан мәчетләр аз түгел. Шундыйларның берсе Казахстанның көнбатышында, Мәнгистау җирлегендә урнашкан Бекет-ата мәчете

Дөньяда җир астында урнашкан мәчетләр аз түгел. Шундыйларның берсе Казахстанның көнбатышында, Мәнгистау җирлегендә урнашкан Бекет-ата мәчете, дип хәбәр итә “Дин вә мәгыйшәт”.

Бекет-Ата исемле әүлия 1750 елда туа, Хивада гыйлем ала, дини гыйлемнәр белән беррәттән, ул физика, математика, астрономияне дә яхшы белгән, дип сөйлиләр.

Барлыгы дүрт мәчет төзи. Шуларның берсе Огланды ызанындагы кыяда уеп ясалган һәм җир астына төшеп китә. Бекет-Атаның мөридләре күп булган. Бүгенге көндә дә бу шәхесне зур ихтирам белән искә алалар, мәчетен һәм каберлеген зиярәт итәргә киләләр.
Җир астында урнашкан мәчетләр шулай ук Русиядә, Дагыстан территориясендә дә очрый.

Истанбулда бик борынгы “Җир асты җәмигы” бар. Ул Византия империясе чорыннан ук сакланып килә. Кайчандыр бу куышлык кирмәннең бер өлеше булып торган, шулай ук ул төрмә, хәрби кирәк-яраклар саклана торган урын, зират буларак файдаланылган. Монда яу вакытында вафат булган сәхабәләрнең мәетләре табыла һәм булачак гыйбадәтханәдә каберстан (мавзолей) корыла. Ә XVIII гасыр уртасыннан ул мәчет буларак кулланыла башлый, дип яза Кызыл таң.

Фото: "Дин вә мәгыйшәт" гәзитеннән.

Реклама
Теги: мәчет
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: