Хезмәт

Исмәгыйль Шәйхетдинов: «Кем теләнә башласа, ул үзенә фәкыйрьлек капкаларын ача»

Сорау: Бүгенге көндә урамда, кибетләрдә һәм кеше күп йөри торган башка урыннарда авыру балаларга операциягә дип хәер сорашучыларны еш очратырга була. Шулай ук хәер сораучыларны чиркәү яннарында, машина юлларында, трамвай, троллейбусларда да очратабыз. Мондый кешеләргә хәер бирелергә тиешме? Урамда балага операциягә дип акча сораучыларның ниятләрендә шикләнсәк, бу очракта бирми калу...

Җавап:
ӘлхәмдулилЛәәһи Раббил-гааләмиин вәс-саләәту вәс-сәләәму галә расуулил-Ләәһ. Әйе, кызганыч, бүгенге көндә акча сорап йөрүчеләр арасында бик күп шарлатаннар очрый. Шуңа күрә бу сорауларга җавап бирергә һич җиңел түгел. Әйдәгез, тәртип буенча мәсьәләне тикшерик.

Чирле балага операциягә диеп акча җыючылар очрый. Хәзерге көндә сүзгә генә ышану һич ярамас. Шуңа күрә: ул баланың шәхесен билгели торган, соңыннан хастаханәдән бу баланың чирен, аңа операция кирәклеген һәм ул операция түләүле икәнен исбатлый торган (бәясе белән) документларны, бу кешенең балага карата кем булуын билгеләүче кәгазьләрне таләп итә аласыз.
Һәрбер мәсьәләдә кешегә нәрсәдер аңлатыр өчен дәлилләр китерергә кирәк, ә акчалы эшләрдә бигрәк тә. Ләкин динебез өйрәтүенчә, кеше сорый икән, без аңа шикләнмичә бирергә тиешбез. Чөнки без Аллаһы Тәгаләнең сораучыларны этәрмәскә дигән әмеренә буйсынабыз. Әгәр ул сораучы (теләнүче) сезне алдый икән, сезнең ниятегезгә карата булган шул акча бирүнең әҗер-савабыгыз һич кимеми, ул кешегә генә сезне алдаганы өчен зур гөнаһ була һәм әле аның өчен Кыямәт көнендә ул сезгә алдаганы өчен савапларын тапшырыр, әгәр аның әҗер-саваплары булмаса, ул сезнең гөнаһларыгызны үзенә алачак. Шулай булгач, сез биргән хәер-сәдака Кыямәт көнендә файда китерәчәк.

Чиркәүләр янында сораучыларга хәерне чиркәүгә йөрүчеләр бирүе хәерлерәк. Теләгегез бар икән, сез бирсәгез дә зарары юк. Ләкин без башта дин кардәшләребез арасында булган ярлы-мохтаҗларга ярдәм итәргә тиешбез. Инде мөселманнар арасында хәер-сәдаканы сорарлык һәм алырлык кеше калмаса, ул очракта башка дин әһелләренә ярдәм итәргә була. Ләкин биргәнегездә үзегезнең фәкать бер Аллаһ Тәгаләгә генә ышанганыгызны алган кешегә белгертегез. Бәлки көннәрнең берсендә ул сезнең юмартлыгыгыз сәбәпле шулай ук Ислам динен кабул итәр.
Транспортларда, башка кеше күп булган җирләрдә сораучылар да була. Әгәр ул кеше исерек түгел икән андый кешегә хәерне бирмәүгә караганда, бирү хәерлерәк. Ләкин сораучы исерек булса, бу очракта без белә торып бу кешегә аракы алып исерер өчен акча биреп ярдәм итүче булабыз. Ягъни аңа гөнаһ кылырга булышабыз.

Сәдака, хәер биргәндә, без сораучыларга карарга тиешбез. Әгәр ул гарип-гораба яисә зәгыйфь шә­келдәге кеше, балалы ялгыз хатын икән, ягъни кыяфәте чыннан да ярлы, мохтаҗ кешенеке булса, ул вакытта сәдаканы бирүегез хәерлерәк. Ләкин хәер сораучы сау-сәламәт кыяфәтле, әзмәвердәй яшь егет булса, монда инде, билгеле, бирмәвегез хәерле. Бер очракны һич оныта алмыйм. Мәскәүдә Отрадноедагы мәчеткә җомгага ашыга идем, бераз соңга да калынды. Шунда капка төбендә ике метрлы, киң җилкәле, алпавыт гәүдәле бер таҗик чегәненең теләнеп утырганын күргәч, шундый ачуым чыкты, хәтта өстенә төкерәсем килде. Ни өчен дисәгез, мәчеттә инде җомга намазы башланган, ә ул мәчет төбендә шул вакытта акча сорап утыра.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с)нең сүз­ләрен искә төшерәсем килә. Хәдистә: «Кем теләнә башласа, ул үзенә фәкыйрьлек (ярлылык) капкаларын ача», - диелә. Монда комментарийлар китерү артык булырдыр дип уйлыйм. Шуңа күрә илебездә мөселманнар арасында теләнеп йөрүчеләр юк диярлек, әле искә алынган таҗик чегәннәреннән башка. Ләкин аларның мөселманлыклары шуның кадәре генә. ӘлхәмдулилЛәәһи, алар хәзер күренми башладылар. Шулай да, фәкыйрьлеккә төшүдән Аллаһ сакласын, чөнки кайвакыт кеше теләнүгә төшәргә мәҗбүр була. Шуңа күрә кешегә карап башта ниндидер карарга килегез һәм шуннан соң гына эш итегез. Әгәр шикләндерерлек ачык дәлилләр бар икән, сәдаканы бирмәвегез хәерле. Әгәр шикләрегезне исбатлаучы дәлилләр булмаса, хәерне бирүегез хәерлерәк.
Исмәгыйль Шәйхетдинов,
Ижау Җәмигъ мәчете имамы
«Яӊарыш» газетасы сайтыннан.
Фото: doninformburo

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: