Хезмәт

"Җитте, күп салма, ашка барасым бар"

Дин юлына басып, намаз укый башлаган кайберәүләр галәмәт “гыйлемле” булып китә дә башкаларга акыл өйрәтә башлый.

Кирәксә-кирәкмәсә дә, кешенең тышкы кыяфәтенә, киенүенә, үз-үзен тотышына карата мөнәсәбәтен белдерергә ашыга. Тыныч, акрын гына белдерсә, әле бер хәл. Юк, кеше янында, кычкырып, тавыш күтәреп, йөзгә бәреп әйтә.

Гадәттә мондыйлар хатын-кызлар арасында күбрәк очрый. Мәчет каршындагы курсларга йөреп алгач, “белемнәре артып ташый башлый”, күрәсең. Әүвәл үзе белән курсларга йөрүчеләрне “өйрәтә”, аннан мөгаллиме белән бәхәсләшә, соңрак өйдәгеләргә, мәҗлестәгеләргә, хәтта урамдагыларга да чират җитә. Менә шундый “акыллы башлар” белән аралашканнан соң, күпләрнең дингә карата мөнәсәбәте, карашы үзгәрә, хәтта гайрәте чигә.

Чын тәкъва кеше бервакытта да болай эшләмәс. 2011 ел. Казан федераль университетында бүлек җи тәкчесе булып эшләгәндә, төрле дини уку йортлары җитәкчеләренә “Уку йортларында лицензия алу һәм уку-укыту процессын оештыру” темасына лекция укырга туры килде. Ул вакытта итәк озынлыгы да тиешле дәрәҗәдә булмагандыр, баштагы яулык астыннан кара, дулкын чәчләр дә, әрсезләнеп, тышка чыккандыр, әмма бер кешенең дә тышкы кыяфәтемә кисәтү ясавын хәтерләмим. Киресенчә, тиз арада якынаеп, күптәнге танышлар кебек эшләдек. Мондый курслар дәвамлы булып, берничә тапкыр оештырылды. Чираттагы курслар тәмамлангач, таныклыклар тапшырганнан соң, “Нәзирә ханым, сезгә Алланың рәхмәтләре яусын! Без сездән күп нәрсәләргә өйрәндек. Сез дә бездән бераз өйрәнсәгез иде...” – диде берәү. Аннан шушы тәкъдименнән үзе дә бераз уңайсызланып, карашын идәнгә төбәде. Ул хәзрәт Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсәнең тәҗрибәле укытучысы Равил Бикбаев иде.

Шушы гади генә тәкъдим, лекцияләргә йөрүчеләрнең уңай мөгамәләсе миңа нык тәэсир итте. Аларның бер-берсенә булган игътибарын, ихтирамын тою, азан тавышы яңгырагач, шыпырт кына намаз укып килүләрен күрү дә соклану хисен тудырып кына калмады, әлеге кешеләргә, дингә якынайтты.

Әлеге юлларны укыгач, кайберәүләр, бу ханым дин әһелләрен бигрәк нык идеаллаштырган, дип әйтергә мөмкин. Әмма дөресе шул: биредә күп кеше ихлас, матур күңелле. Моңарчы дөньяви уку йортларында эшләгәнлектән, чагыштырыр өчен җирлек җитәрлек. Әйе, яшерен-батырын түгел, араларында вакыт-вакыт тавыш күтәргән кешеләр дә юк түгел. Андыйлар, сирәк булса да, очраштыргалый. Боларын күреп исем киткәндә, бергә эшләүче Рим хәзрәт, ни уйлаганымны сизеп, тыныч кына аңлата. “Диндәге кешеләр янында шайтан ешрак йөри. Диндә булмаган, азып-тузып йөргән кеше – болай да шайтан дусты, инде дин юлына бассалар, шайтанның эче поша, юлдан яздырырга тели”, – ди хәзрәт. Шулайдыр, күрәмсең. Төрле даирә кешеләре белән аралашкач, эш сәфәрләренә еш йөргәч, кайвакыт төрле ямьсез күренешләрнең дә шаһиты булырга туры килә.

Менә ике татар хатыны өстәл янында аракы эчеп утыра. Берсе стаканнарга аракы бүлә. Икенчесе моңа: “Җитте, җитте, күп салма, әле бүген Коръән ашына да барасым бар”, – дип, стаканга үрелә. Туган көн мәҗлесе. Берәү кодагыен тәбрикли. Кулында – аракылы рюмка. Теле-телгә йокмый. Рюмкасын күрмәсәң, оста бер абыстай диярсең, билләһи. “Ике дөнья рәхәте, бәхете насыйп итсен сиңа Ходай. Бу йортка хәерле бәрәкәт бир, авыруларына шифа, бәхетсезләргә бәхет бир. Балаларга, үзегезгә тигезлек, саулык-сәламәтлек бир!” – дип тезеп-тезеп китә дә, рюмкасын күтәрә. Әле, җитмәсә, кырыендагы кайберәүләр, шуның күзенә мөлдерәп карап: “Амин!” – дип утыра.

Мондый мисалларны шактый китереп булыр иде. Чөнки күбебез динне балага исем кушу, никах, мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү мәҗлесендә генә искә төшерә. Әле кайберәүләр дини мәҗлеснең ахырын да “заманча” йомгаклап куярга тартынмый.

Дин юлына, намазга басарга чакырганда вәгазьләү осталыгына аерым тукталып узарга кирәктер. Татар телен дәрестә генә өйрәнеп, татар кешесенең күңеленә, йөрәгенә үтеп керерлек вәгазь сөйләп булмый. Моның өчен гаиләдә әби-бабаң, ата-анаң, туганнарың белән ана телеңдә сөйләшеп үсү зарур.

“Ник намаз укымыйсың?”, “Ник башыңа яулык бәйләп йөрмисең?”, “Намаз укырга кирәк!”, “Дөрес яшәргә кирәк!” кебек артык гади, беркатлы “бәйләнү”ләр дәгъвәт булып саналмый, минемчә. Мондый “бәйләнү”ләрне ишетүгә, күпләрнең күңеле кайта, гайрәте чигә. “Үзе гомер буе гүләйт итте дә, хәзер акыл сатып утыра”, – дип әйтергә дә мөмкиннәр әле. Килешәсездер: дәгъвәтчегә кемдер язган, әзер вәгазь генә җитми. Моның өчен сөйләүченең дәгъвәт кылырга рухи әзерлеге, чисталыгы, гамәлләре һәм сүзләренең тәңгәллеге, хикмәт белән аңлата белүе дә мөһим.
Хикмәт белән аңлату ничек була соң ул, дип без ТР мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать иттек.

– Әбү Бәкер хәзрәткә бәя биргәндә, кем янында нинди сүз сөйләргә кирәклеген белә иде ул, һәр сүзнең урыны бар, дигән Пәйгамбәребез. Димәк, хикмәт ул – урынына, кешесенә карап, тиешле сүзне әйтә белү. Остазым Габделхак хәзрәт, иң элек син тормышыңны, гаиләңне шәригатькә туры килерлек итеп кор, дип әйтә иде. Бу – беренче шарт. Икенчесе – күршеләрең дәһри, христиан яки башка милләт кешесе булса да, тату яшә, ыгы-зыгы чыгарма. Өченчесе – кемдәдер аз гына булса да дингә мәхәббәт күрсәң, вакытыңны кызганмыйча, вәгазьлә, үгетлә! Табиблар, инженерлар, эшкуарлар бар. Аларның күбесе бөтенесен белгән кебек. Аларга вәгазең тәэсир итми. Аларны фәнне яхшы белүең белән кызыксындыра аласың. Кыскасы, һәркемгә үз каланчасыннан якын килергә кирәк. Бөтенесенә бер үк сүз үтми. Совет заманында тәрбияләнеп үскән, инде олы яшькә җиткән буын, атеистлар бар. Аларга фәкать шәхси үрнәгең, яхшы әхлагың тәэсир итә. Коръәндә дә:  “Ник үзең эшләмәгәнне бүтәннәрдән таләп итәсең?!” – дигән гыйбарә бар.

Мәчеткә барырга теләмәүчеләр гадәттә башкаларны тикшерә, имамнан гаеп эзли. Тәһарәт алырга, намаз укырга иренәм, ялкаулык көчле, дип әйтә алмый бит! Сыныкка сылтау, аклану эзләү генә бу. Өлкән кешеләрдән кайберәүләр, партиядә тәрбияләндем, принципларыма хыянәт итә алмыйм, дип әйтергә ярата. Хәзер төрле партияләр, коммунистлар партиясе дә бар. Коммунистлар партиясе эшчәнлегендә дә катнашмый ул, мәчеткә дә йөрми. Аны ялкау дип кенә әйтергә мөмкин. “Ерак бабаларым мөселман булса да, әтием, әтиемнең әтисе христиан булган. Мөселманлыкка кайтсам, аларга хыянәт иткән кебек булам”, – дип әйтүчеләрне дә ишеткәнем бар. Тик ул чиркәүгә дә йөрми, мәчетнең ишеге кайсы якка ачылганын да белми. Бу да – бер аклану гына. Әйтик, ата-ана хакы турында искитмәле вәгазь сөйләдең, ди. Ата-анаң янында тормагансың, аларны карамагансың икән, халык ничек сиңа ышансын?! Авылда бөтенесен белеп торалар. Сөйләгәнең гамәлеңә туры килми икән, шалт маңгаеңа бәреп әйтәләр. Дөрес, шәһәрдә белеп бетермәскә мөмкиннәр. Сөйләгәнеңә, өндәгәнеңә туры килү – хикмәт шул инде.

“Ватаным Татарстан”, /№ 31, 01.03.2019/
 

 

Реклама
Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: