Хезмәт

Изге эшкә теләктәшләр табыла (+фоторепортаж)

Тормыш дигәнең инде ничәнче кат шушы сүзләрнең хаклыгына инандыра. Бистәбездә ачылган “Балтач нуры” мәчете моңа тагын бер дәлил.

Илгиз ӘХМАДУЛЛИН – Норма егете, ун еллап Балтач бистәсендә яши. “Дингә ничек килдегез?” – дигән сорауга ул: “Без эшли торган бригадада мәчеткә йөри торган ике егет бар иде. Алар күңелдә кызыксыну уяткан иде инде, – дип җавап бирде. – 2001 елда Балтач мәчетенә Илшат Сафин практикага кайтты (бүгенге “Раиф” мәчете имамы). Яшь егет икән дигәч, күрергә, танышырга гына дип төшкән идек. Менә шуннан китте инде. Берничә ел элек үзәк мәчет каршындагы мәдрәсәне тәмамладым”.


Тормыш дигәнең инде ничәнче кат шушы сүзләрнең хаклыгына инандыра. Бистәбездә ачылган “Балтач нуры” мәчете моңа тагын бер дәлил. Сан буенча бистәдә дүртенчесе булган бу мәчет ниндидер зур эшмәкәрләр акчасына да, оешма-предприятиеләр ярдәме белән дә төзелмәгән. Халыктан җыелган сәдака акчасы белән юклы-барлы дүрт ел эчендә шушындый гүзәл һәм мәһабәт бина калку гаҗәп тә, сокланырлык та. Мәчетнең имамы Илгиз Әхмадуллиннан әлеге төзелеш хакында сораштык. Менә ниләр сөйләде ул.
“26 өй салганны тагын берне генә салырбыз”

Мәчет төзергә рөхсәт сораганда ук район җитәкчеләре белән сөйләшү шундый булды. “Безгә төзергә, җир алырга рөхсәт кенә бирегез. Сезне дә, оешма-предприятиеләрне дә ярдәм сорап борчымыйбыз. 26 өй салганны тагын берне генә салабыз”, – дидек, ул чакта безнең яктан мәчеткә йөрүче 26 яшь ир-егетне күздә тотып. Әле күбесенең өйләре дә салынып бетмәгән иде. Аллаһның рәхмәте, 2014 елда безгә рөхсәт тә булды, җир дә алуга ирештек, бер елдан фундамент салдык. Икенче елны стенасын өйдек. Төзелешне туктатмаска тырыштык. Тагын шунысы да бар: бистәнең шушы өлешендә яшәүче яшьләр шулкадәр эшчән, шулкадәр һөнәрле иде. Арабызда бөтен төрле һөнәр ияләре дә бар. Шуңа эшчеләр белән проблема булмады. Өстәвенә, кайсы эшне ярты бәясенә, кайсын бөтенләй бушка эшләделәр. Әйтик, фундаментны бушка эшләдек, стена өючеләр ярты бәясен алды, җылылык кертүчеләр дә бик аз өлешен генә алдылар.

Мәчет төзелгән чорда гаҗәеп хәлләр бик күп булды. Тирә-юнебездә шулкадәр мәрхәмәтле кешеләр яши икән дип гаҗәпләндек тә, сокландык та. Әйтик, җылылык кертәсе бар, проект эшләтергә кирәк. Казандагы бер егетнең номерын бирделәр. Шалтыраттым, сөйләштек. Шул көнне үк кайтып, бөтенесен карап, үлчәп китте, кичкә инде безгә әҗәткә 350 мең сумлык материаллар төятеп җибәрде. Әле үзенең “Татфонбанк”та, “Интехбанк”та бөтен акчалары “янган”, машиналарын сатып көн күрә башлаган иде. Мәчет төзелешенә дип эшләгән шушы игелекле гамәленә күрә әҗерен дә күрде: бүген кабат аякка басып килә, машиналар сатып алды, эше уңышлы дәвам итә.

Әйткәнемчә, мәчет төзелеше дип җан атып йөрүче күпсанлы егетләр арасында бөтен һөнәр ияләре дә бар. Чират газ кертүгә җиткәч, безнең дә кулдан килми торган эшләр бар икән, нишләрбез диештек. Район газ хуҗалыгы җитәкчесе Наил Сафин проект эшләтүдән алып, газ кертүгә кадәр бөтен эшләрне үз контроленә алды, без газ миче генә алып бирдек, калган барысын шушы оешма эшләде.

Ай эшләтүдә проблема булмады, анысын якташыбыз Илшат Бәдыйхов бик матур итеп эшләп бирде. Ә менә ай кую өчен зур кран табу хәл итеп булмаслык проблемага әйләнде. Бу юлы район полиция җитәкчесе Илдар Усманов ярдәм итте: кранын да тапты, кайтартты да, үзе каршылап, озатып та җибәрде.

Мәчет төзелешенә рөхсәт биргәндә җитәкчеләр: “Башлыйсыз икән, ярты юлда калдырмыйсыз”, – дигән иде. Без эшне бер генә көнгә дә туктатмаска тырыштык.

Әле бит шунысы кызык: эшлисең икән, ярдәм дә килә, эшне туктатасың, үз эшеңә чыгып китәсең икән, ярдәм дә туктый. Яшермим, финанс белән авыр чаклар да булды. Әҗәткә алдык та эшләдек, алдык та эшләдек, әмма халыктан акча җыярга чыкмадык. Берчакны әҗәткә алган 70 мең сумны түләргә өч көн вакыт калды, ә акча юк. Шунда егетләр белән сөйләшәбез, ничек кенә, кемнән генә табып бирергә икән дип. Бер яшь ир-ат: “Ана капиталы акчасы алган идек”, – дип, 70 меңен әҗәткә биреп торды. Үзе өй сала, үзе иске генә машинада йөри...

Кибетләргә унбер урынга куелган әрҗәләргә сәдакаләр җыйналды, авыл мәчетләре дә өлеш чыгарды, абыстайлар-имамнарыбыз кая гына барса да, безнең мәчет төзелеше турында искә төшерде, халыкка аңлата килде. Бер белмәгән чит-ят төбәкләрдән дә ярдәм итүчеләр булды. Такси яллап, 100 сум сәдака китерүче апа да булды, киленем үлгән иде, аңа дога кылыгыз диеп, сәдака бирүче дә... Сөенече булган кеше сөенечтән, хәсрәте булган кеше хәсрәттән шушы төзелешкә үз өлешен кертте. Мәскәүдән бер якташ абый шалтырата: “Хәлем авыр инде, рак белән авырыйм, үзем ул мәчетне кайтып күрә алмам. Минем өчен 200 сум сәдака бир әле, мин синең телефоныңа акча салырмын”... Бистәбезнең бик тә хөрмәтле, өлкән укытучысы: “Саклык банкында җыелган акчам иде”, – дип, 40 мең сум акча бирде, икенче бер укытучым 25 мең сум өлеш кертте... Бер эшмәкәр 300 мең сумлык түбә калайлары һәм улаклар алып бирде. Өлкән яшьтәге бер апа: “Җиде туганым бар. Берсе дә намаз укымый. Шулар намазга бассын иде дип дога кылыгыз әле”, – дип, 100 мең сум сәдака бирде. “Сездә мәчет төзелә икән. Интернеттан күрдек”, – дип, Киров өлкәсенә баручы ике егет 22 мең сум акча биреп китте. Бу кешеләрнең берсе дә исемнәрен күрсәтү яклы түгел, бу гамәлләрен Аллаһ ризалыгы өчен эшләдек диделәр. Шөкер, андыйлар бик күп арабызда. Мең рәхмәт, тәрәзәләр ясатырга акча җитмәгәч, халыкка мөрәҗәгать иткән идек. Аңладылар, тамчылардан күл җыйнала дигәндәй, санаулы көн эчендә 300 мең сум акча җыйналды.

Мәчетне ачар алдыннан анда кайнаган кешене күрсәгез! Күздән яшьләр китерә торган, күңелләрне нечкәртә торган күренешләр иде болар! Кем бушка баскычлар, кем кием элгечләре ясады, кемнәрдер бушка пәрдәләр тегеп, аны элеп тә бирде, кемнәр җыештыра, тәртипли... Менә шундый күмәк көч, күмәк тырышлык, бик-бик күпләрнең ярдәме, хезмәте белән төзелде бу мәчет. Халык дөрес аңласын иде: төзелә башлаганда ук бер Балтачка дүртенче мәчет нәрсәгә диючеләр булды, аннан аны нинди акчага төзиләр, кем бирә икән акча дип хафаланучылар табылды, инде халык акчасына төзелде дигәч, нигә халык акчасын әрәм итәләр дигән сүз таралды. Җавапны соңгысыннан башлыйм әле. Халыктан җыйналган акчаны без мәчет төзелешенә генә тоттык. Утка, газга, суга да сәдака акчасыннан түгел, үзебез берәр мең сум җыешып, бу чыгымнар өчен  шулай түләргә диеп килештек. Мәчет кирәкме дигән сорау була алмый. Бер генә чагыштыру: адым саен кибет ачыла, берәү дә нәрсәгә ул дими. Якынрак булган саен рәхәт дибез. Балтачыбыз көнләп түгел, сәгатьләп үсә, зурая. Мәчетләребез артканга, яшьләребезнең көннән-көн дингә ныграк тартылганына сөенергә генә кирәк. Беренче җомгага ук, шөкер, 35 ир-ат, ун хатын-кыз килгән иде. Белем бирү эшен дә башладык. Беренче көнне укырга дип төрле төркемнәргә 17 хатын-кыз, 10 малай, 6 кыз һәм өч ир-ат килде. Бу саннар әле көнләп артачак. Мәчетебез гөрләп эшләр, уртак тырышлыгыбыз бушка булмас, иншаллаааһ. Шушы төзелешкә хезмәте, өлеше кергән һәркемгә Аллаһның рәхмәте булсын!

Фото: баш мөхәррир
 

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: