Изге гамәлләр дәвамлы булсын
Кеше тормышта хатасыз була алмый...
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримнең 49нчы «Әл-Хүҗүрат» («Бүлмәләр») сүрәсенең 10 аятендә түбәндәгечә әйтте:
– «Иннәмәл-мүәминүүнә ихүәтүн фә әсълихүү бәйнә әхаүәйкүм үә-ттәкуу-лл-ааһә ләгәлләкүм түрхәмүүүн», ягъни, – Барлык мөселманнарны бер-берсенә туган, дип игълан итте. Димәк, «Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», – дигән мөселманнар бер-берсенә туган була. Аллаһ Раббыбыз безгә боерды: бер-берегез белән арагызны төзәтегез, дип. Берүк араларыгызны боза күрмәгез, дус яшәгез, – диде. Гает, тәравих намазларында, изге җомга көннәрендә, җилкәләребезне җилкәгә терәп, бер сафларда намаз укуларыбыз да арабызны төзәтүнең бер мисалы булып тора. Бөтенебез дә Аллаһның фарызын үтәргә дип, мәчетләргә килеп, төрле кешеләр бер сафка басып, бер Аллаһны гына зурлап, сәҗдәгә баш иябез. Бу да Аллаһның кушканнарын үтәү. Шуңа күрә җәмәгать намазын укыганга 27 дәрәҗәдә савап та бар.
Барыбыз да Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп Рамазан айларны үткәрдек, Раббыбыз тарафыннан бездән таләп ителгән бу айда ураза гамәлен башкардык, мәчетләргә тәравих намазларына йөрдек, изге гамәлләребезне арттырдык, сәдакалар бирдек. Ягъни Аллаһка якынаю юлында булдык.
Кеше тормышта хатасыз була алмый. Нинди генә кешене алсак та, аның хатасы бар. Чөнки адәм баласының хайвани асылы да бар, фәрештә асылы да. Ул һәрвакыт акылы кушканча гына яши алмый, ул нәфесенә дә буйсына, нәфес артыннан да куа.
Шундый бер риваять яши. Ике фәрештә Аллаһ Раббыбызга әйтә: нишләп кешене шуның хәтле биеккә күтәрдең? Кеше бит гөнаһлар эшли, бозыклыклар. Менә без, фәрештәләр, һәрвакыт сиңа гыйбадәт кенә кылабыз, сиңа догада гына торабыз, диләр. Аллаһ Тәгалә шул ике фәрештәгә, нәфес биреп, Җир өстенә җибәреп карый. Бу ике фәрештә кешеләргә караганда да бозыклыкны күбрәк эшлиләр. Аллаһ Тәгалә әйтә: адәм баласы, – ди, – гөнаһ эшләгәндә дә нәфес белән көрәшеп эшли ул аны, үз ирке белән генә түгел. Аның кылган гамәлләре дә нәфесне җиңеп ясала, – ди. – Сезнең гыйбадәтләр, адәм баласының үз-үзе белән көрәшкәндә ясалган гөнаһларына караганда, миңа кечкенә күренә, – ди Аллаһ Тәгалә.
Димәк, без – адәм балалары арасыннан фәрештә эзләргә тиеш түгел. Берәүне дә бик каты хурларга да ярамый.
Аллаһ Тәгалә каршысында бөтенебез дә бер без. Дөньяга килә торган урыныбыз да, ашаган ризыгыбыз да бер, бүлеп чыгара торган әйберебез дә бер, эчебездә йөри торган әйбер дә бер үк. «Әл-Хүҗурүт» сүрәсендә әйтә (49:11):
– Бер кавемне икенче кавемнән, бер кешене икенче кешедән өстен куймагыз. Сез түбәнсеткән, сез кимсеткән кешеләр, бәлки Аллаһ Тәгаләгә якынрактыр – без аны белмибез. Кеше үзе юк вакытта гайбәтен сөйләп, начар эшләр эшләмәгез. Беребез үлгәннән соң аның итен ашарга кушсак, әлбәттә, җирәнер идегез, сезнең, кеше юк вакытта, аның гайбәтен сөйләвегез, үлгәннән соң аның итен ашауга бәрабәр, – ди Аллаһ Тәгалә. Бу сүрәдә әйтелгән сүзләр безне бик күп фикерләргә өнди.
Безнең кешеләрне сөйләвебез, аларның кечкенә гаепләрен зурайтып күрсәтүләребез, гайбәтенә керүләребез күп вакыт көнләшүдән килә. Коръән Кәримдә Аллаһ Тәгалә: «Кайберегезнең дәрәҗәсен күтәреп, кайберегезнекен төшереп сынармын», – диде «Әл-Әнгам» сүрәсендә (6:165).
– Кешегә яхшылык өчен бирелгәнме бу дәрәҗә, әллә булмаса, Аллаһ Тәгалә вакытлыча сынап, шушының белән тәмугъка кертергә дип бирелгәнме бу дәрәҗә? Белмибез. Шуңа күрә, көнләшмәскә кирәк. Көнчелек, беренчедән, гомерне кыскарта. Икенчедән, гамәлне юкка чыгара. Бу – ярый торган хәл түгел. Намаз укыйбыз, сәдака бирәбез, изге эшләр эшлибез, аннары бер кешенең гайбәтен сатабыз, көнләшәбез дә гамәлебезне юкка чыгарабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: сүзгә, – диде, – авызда вакытта син хуҗа, авызыңнан чыгып киткәч, ул сүз сиңа хуҗа, – диде. Әгәр сүзебезне тыеп тора алсак, аны әйтмәсәк, димәк, без хуҗа булабыз ул сүзгә. Ә яман сүзне бер кешегә әйтсәк, безгә ул хуҗа була инде, үзебезгә аның артыннан йөрергә кала. Ислам дине буенча, гаиләнең, илнең бөтенлеген саклап калганда, ике кешене килештергәндә, хәтта, ялган да ярый. Аллаһ Тәгалә безне акыл белән зиннәтләгән. Без исә, берәүне хурлап, кимсетеп, дәрәҗә ясарга телибез. Чөнки һәрбер әйткән сүз, хат ташучы күгәрчен шикелле, кире үзебезгә кайта. Рамазан айларында телебезне тыеп, кешенең гайбәтенә кермәс өчен зур тырышлык куйдык. Инде шушы гамәлебезне дәвамлы итәргә, өстебезгә күтәрә алмаслык гөнаһлар җыймаска иде.
Безнең иң зур афәтебез – телебез. Телебезгә хуҗа булып, араларыбызны төзек тотарга, бер-беребезне юкка тәнкыйтьләмәскә, бәхәскә кермәскә кирәк. Җенебез сөйми торган күршебезнең дә яхшы яклары бар. Шушы яхшы ягын күрергә, кешене хөрмәт итә белергә кирәк. Шушылай итеп яшәсәк, тормышыбыз күңелле, араларыбыз да төзек, үзебез дә сәламәт булырбыз. Рамазан айларында үзебезгә өлге итеп алган күркәм гадәтләребез тормыш юлыбызда озатып барсын, җәннәтләргә керергә бер сәбәпче булса иде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев,
Балтач районы мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев