Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кайсы сәдака яхшырак?

Иң мөһиме — сәдака итеп бирелгән нәрсәне көндәлек тормышта куллану.

Гадәттә, дини мәҗлесләрдә сәдакага акча, тәсбих, лимон, кулъяулык, намазга өйрәтә торган китапчык, сабын һәм башка әйберләр тараталар. Кайсы хәерлерәк? Галия.

Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН җавап бирә.

— Аларны хәер-сәдака яки бүләк нияте белән тарату рөхсәт ителә һәм тараткан кешегә аның өчен әҗер-савап була. Сәдаканың хәерлесе — кешегә файда китерә торганы.

Иң мөһиме — сәдака итеп бирелгән нәрсәне көндәлек тормышта куллану. Ул ислам динендә мөселманнар өчен рөхсәт ителгән булырга тиеш. Мәсәлән, шәригатьтә алтын-көмеш савыт-сабаларны һәм кашыкларны сәдака итеп бирергә ярамый, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр безне аларны кулланудан тыйды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев