Хезмәт

Казанда ислам хокукы һәм икътисады мәктәбе ачылган

КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында "Россиянең бүгенге заман ислам хокукы һәм икътисады" дип аталган кышкы мәктәп укулары 22 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәктәп программасы ислам икътисады-хокукы юнәлешенең таныла баруын, Россиядә бизнесны алып баруда ислам нигезләренә таяну күренеше артуын, ислам хокуклары һәм икътисады белгечләрен әзерләү мөһимлеген күздә тотып үткәрелә.
Кышкы мәктәп программасы 72 академик сәгатькә исәпләнгән. Дәресләрне Россиянең һәм чит илләрнең ислам икътисады һәм хокукы өлкәсендә танылган экспертлары үткәрә, дип яза Интертат.ру
Фото: http://kpfu.ru/ils

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: