Күңелгә хуш килде
Күптән түгел «Раиф» мәчетендә ял итү чаралары тәмамланды. Биредә ял итеп гыйлем өстәгән балалар лагерьдан бик канәгать калды.
Әгәр өченче смена эшләсә, һич икеләнүләрсез балаларыбызны бирегә ял итәргә җибәрер идек, диләр әти-әниләр. Чөнки ял көннәренең һәрберсе бәйрәмгә тиң булган.
Ял һәм хезмәт, белем һәм тәрбияне үз эченә алган җәйге ял чаралары Илшат хәзрәт, Гөлназ, Алсу, Алия ханымнарның зур тырышлыгы белән оештырылып, балаларга рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирде. Биредә балалар ял итү белән беррәттән дини гыйлем өстәделәр. Әйтергә кирәк, болар берсе дә мәҗбүри эшләнмәде. Бала күңелендәге кызыксыну хисе көчле булу сәбәпле, алар биредә һәр көнне берәр хәреф өйрәнүгә багышлады. Рәсем ясау осталыкларын үстерде. Остазлар тарафыннан әти-әниләргә биреп җибәрелгән догалар исә ике якның элемтәсен тагын да ныгытты. Көн саен үткәрелгән күңелле, мавыктыргыч уеннар да балалар күңеленә хуш килде. I сменада ял иткән балалар саубуллашу көнендә мәчеттә зур бәйрәм ясады. Ә II смена балалары Хәсәншәех авылының Киндер күленә сәяхәт кылды. Хәсәншәех мәчетендә булып, намаз укыгач, күл янында Сабантуй ясадылар.
Һәр ике сменада да балалар тәм-томнардан сыгылып торган мул табыннар артында кунак булып, кочак тулы бүләк, диплом, медаль алып, мәчет белән саубуллашты. Икенче елга янәдән биредә очрашырга сүз куешкан балаларны мәчет моңсу гына озатып калды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 18:46Бер ир-ат, хатыны кызыбыз башка ирдән дип әйткәч, аңа пычак белән кадаган Җинаять кылганнан соң 86 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган.10501
-
21 гыйнвар 2021 - 17:21Балтач районы башлыгы призына көрәш ярышларына рәхим итегез "Балтач" спорткомплексында Балтач районы башлыгы призына көрәш ярышлары узачак7302
-
21 гыйнвар 2021 - 16:11Татарстанда соңгы тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өендә дәвалана.7902
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар34500
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар118100
-
19 гыйнвар 2021 - 09:21Балтачтан Гариповлар гаиләсе прививка ясатырга килгән Балтач узэк хастаханэсендэ 16январьда, шимбә көн уңайлырак булу сәбәпле, яна коронавирус инфекциясына каршы вакцинация оештырылды.59402
-
20 гыйнвар 2021 - 12:11Автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән, ул үлгән ЮХИДИ һава торышы һәм күз күреме начар булганда юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.54701
-
19 гыйнвар 2021 - 10:46Яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган 17 нче гыйвар көнне республиканың Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.51401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика