Күңелле минутлар тиз узды...
Нөнәгәр авылы мәчетендә балалар өчен дини ял чаралары оештырылу турында хәбәр иткән идек.
Соңгы көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм тәрбиячеләр белән берлектә Сабантуй мәйданында балаларга төрле уеннар уйнатып, истәлекле бүләкләр биреп, бәлеш ашатып , чәй эчертеп һәрберсенең кулына пакет тутырып матур итеп озаттык.Әлеге лагерьны оештыруда ярдәм иткән Нөнәгәр авылы халкына, әти-әниләргә, эшмәкәрләргә, 1 атна дәвамында балаларны тәмле чәй белән сыйлаган актив әбиләргә үземнең рәхмәтемне белдерәм.Балалар безнең киләчәк, шуны беркайчан да онытмыйк.
Илнур хәзрәт Әсхатов,
Нөнәгәр авылы.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев