Хезмәт

Кесә телефоны: Раббыңның бер рәхмәтеме, әллә бүгенге көннең зәхмәтеме?

Бүгенге көндә узган гасырның әкияти хыяллары көннән-көн гадәти тормышыбызга әйләнеп бара. Компьютерлар, Интернет челтәре, телефоннар…

Әлбәттә, болар барысы да кеше тормышында бер уңайлык тудыра, мәшәкатьләрне киметә. Әле кайчан гына бөтен авылга бер-ике телефон гына бар иде. Кешеләр еллар буе чиратларда номер кайтканын көтеп тилмерде. Бүген нәрсә күрәбез? Хәтерлим, телевизордан шырпы кабыннан бераз зуррак булган телефонны күрсәтеп: "Биш елдан соң Россия халкының күбесендә шундый телефоннар булачак", - дигәч, ышанып булмый иде. Хәзер, Аллаһ сакласын, кесәңдәге телефоныңның көтмәгәндә зарядкасы бетеп китсә, дөнья бетү белән бер санала. Яңа ел ялларында, җилле-буранлы кичләрдә кәрәзле элемтә начар эшләгәч, ул кечкенә генә тартмага никадәр бәйләнеп беткәнебез аңлашыла башлады.

Телефон - Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте
Әлбәттә, кесә телефонының нигъмәт булуын да инкяр итеп булмый. Кайда теләсәң - шунда шалтыратасың, кемне теләсәң - ишетә аласың. Хәзер элемтә операторлары сөйләшү генә түгел, экранга карап бер-береңне күрү мөмкинлекләре дә (скайп аркылы аралашу) бирәләр. Элек кышның озын кичләрендә сәгатьләр буе туган-тумачага, дус-ишләргә хатлар яза идек. Түземсезлек белән алардан җавап көттек. Якыныңның тавышын сагынсаң, почтага барып, кабинадан кычкыра-кычкыра: "Әлү, әлү, ишетеләме?" - дип сөйләшә идек.
Ул заманнардан әллә ни күп еллар үтмәде, әмма без аларны онытып барабыз инде. Кесәңнән шырпы кабы кадәр телефоныңны чыгарасың да, дөньяның теләсә кайсы җиренә шалтыратасың. Әби-бабайларыбыз бездә булган күп нигъмәтләрне күрмәде. Әмма элеккеге китаплардан тимер кошлар, сөйләүче җансыз кешеләр турында укый иделәр. Аллаһ бу галәмдә кешенең тормышы өчен бар уңайлыкларны тудырды, безгә аң-акыл, яңа гыйлемнәр бирә. Галимнәргә илһам, яңадан-яңа ачышлар насыйп итә.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: "Ул күктә һәм җирдә булган бар нәрсәләрне дә кешегә хезмәткә тапшырды" ("Җәсия" сүрәсе, 13 аять). Һичшиксез, күбебезнең кесәсеннән төшмәүче, бер үк вакытта кечкенә дә, зур да булган телефон - Аллаһының безгә булган нигъмәте. Кечкенәдер - шәкеле белән, зурдыр - безгә булган күп төрле файдасы һәм хезмәте белән. Әмма нигъмәтне дөрес итеп кулланмасаң, аның файдасына караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин. Шуңа күрә бүгенге дин галимнәре кәрәзле телефоннар хакында вәгазьләр сөйләү генә түгел, хәтта тулы китаплар да язалар. Шул китаплардан алынган кайбер хикмәтләрне сезгә дә тәкъдим итәсем килә. Телефон, интернет, телевизор - болар барысы да, асылда, тыелмаган, хәләл нәрсәләр. Раббыбыз безгә аларны файдалы эшләрдә куллану өчен бирсә, шайтан яман эшләргә юнәлтергә тырыша. Әлбәттә, иманы булган кеше бу замана казанышларын үзенең дине, намусы, тормышы, милләте, дөньясы һәм ахирәте өчен файдалы булган нәрсәләрдә генә кулланырга тиеш. Һәр эшнең - үз җае, үзенең тәртибе булган кебек, телефонның да үз әдәпләре бар. Бераз шуларга тукталып китик.

Әдәп төбе - матур гадәт.
Берәр кеше белән күрешергә теләсәк, без, гадәттә, уңайлы вакыт сайлыйбыз, кайчан теләсәк, шул вакытта кеше тормышына килеп кермибез. Әмма, еш кына, телефоннан шалтыратыр алдыннан бу хакта уйлап тормыйбыз. Намаз вакыты, ял вакыты, ашау-эчү, дәрес вакытлары… Бу чакта кемдер безне телефоннан шалтыратып борчыса, бер дә рәхәт түгел. Шуңа күрә үзебез дә башкаларны алар өчен уңайлы булган вакытларда гына борчысак, хәерлерәк булыр иде. Бервакыт, төнге икедә бер танышым шалтыратып сорау бирде. Мин аңа җавапны: "Синең сәгатең бармы?" - дигән сорау белән кайтардым. Баксаң, берничә дус бәхәскә шулкадәр кереп чумганнар, төнге ике тулганын сизми дә калганнар. Кешене чыннан да бик кирәк булганда гына, гафу үтенеп, гозереңне аңлатып борчырга була. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Кешеләрне азаламагыз", - диде (Тирмизи риваяте).

Мөселман кешесе көненә берничә мәртәбә күрешсә дә, эшен сәлам бирүдән башлый. Кеше белән очрашкач, аңа сәлам биргән кебек, телефоннан да сүзне сәлам белән башлау тиешле. Аллаһы Тәгалә: "Әй, иман китергән бәндәләр, үз өйләрегездән башка йортларга рөхсәт алмыйча һәм хуҗаларына сәлам бирмичә кермәгез. Шулай сезнең өчен хәерлерәк булыр", - ди ("Нур" сүрәсе, 27нче аять). Әгәр номерың билгесез булса, сүз алдыннан үзеңнең кем икәнеңне белдертү кирәк. Еш кына безгә, хәзрәтләргә, кешеләр сораулар белән чыгалар, әмма үзләренең кем булуларын әйтергә теләмиләр. Бервакыт Җәбир исемле сәхабә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең өенә килеп, ишеген шакый.
Рәсүлебез: "Кем анда?" - дип сорагач, ул: "Мин",- дип җавап бирә. Пәйгамбәребез: "Мин, Мин…" - дип, ризасызлыгын белдерә. Гомумән, галимнәребез өч сүздән ерак булырга чакыра: мин, минеке һәм миңа. Әгәр бер мөселманга кем дә булса эндәшсә, ул мөмкин булса, аңа җавап бирергә тырышырга тиеш. Кардәшеңә сәбәпсез җавап бирмәү аның хакын үтәмәү булырга мөмкин. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Бер мөэминнең икенче мөэмин каршында алты хакы бар", - диде. Шуларның берсе - чакыруга җавап бирү. Әгәр башка эшең булып, телефонга җавап бирә алмасаң, мөмкинлегең чыккач, үзең шалтыратып: "Дустым, шалтыраткансың икән", - дип, аның гозерен тыңласаң, бу кардәшлек хисләрен тагы да арттырачак. Телефоннан да, болай тормышта да артык күп сөйләшүдән сакланырга кирәк. Гадәттә, сүзе күпнең гамәле аз була. Риза Фәхретдин үзенең "Шәкертлек әдәбе" китабында Әгъмәш хәзрәтләренең шундый сүзен китерә: "Без шундый кешеләрне күрдек, айлар буе күрешми торып очрашырлар иде. "Хәлегез ничек?" - "Яхшы", - белән сүзләре бетәр иде. Әмма бер-берсенә мал хәҗәтләре төшсә, шундук ярты байлыкларын бүлеп бирергә һич курыкмаслар иде. Әмма, бүген шундыйларны күрәбез: бер көн күрешми очрашкан хәлдә, хәтта тавыкларының исәнлекләренә кадәр сорашалар, араларында мал хәҗәте килеп чыкса, бер орлык бирергә дә кулларыннан килмидер".
Кешеләрнең күп вакытларын алып, аларны буш сүз белән интектерү ярамый. Бигрәк тә кардәшең мәшгуль булып, синең белән озак сөйләшергә теләмәскә мөмкин. Әмма оялчан, артык әдәпле булуы сәбәпле, ул синең сүзләрңне ярты сәгать тыңлап, сабыр итәргә мөмкин. Чыннан да, кайберәүләр шалтыратса, сөйли-сөйли сүзләре бетми, колакларың кызып бетә. Бигрәк тә лимитсыз тарифларга бәяләр төшкәч. Кайбер кешеләр башкалар хисабыннан сөйләшергә яраталар. Алдан махсус "дозвон" биреп куя да, тегесе кире шалтыраткач сөйләргә тотына. Шөкер, кайберәүләргә кире шалтыратсаң: "Дустым, мин үз соравым белән сине эзләгән идем, әйдә үзем шалтыратам", - дип әйтүче намус ияләре дә юк түгел. Телефонның кайбер мөмкинлекләрен башкаларның рөхсәтеннән башка куллану аларның хак­ларын кысрыкларга мөмкин.
Мәсәлән: рөхсәтсез кемнедер камерага төшерү, сүзләрен диктофонга яздырып алу. Ислам галимнәре: "Әгәр берәүнең сөйләшүен аның рөхсәтеннән башка яздырып алсаң, бу мәкерлек, ялган һәм әманәткә хыянәт була", - диделәр. Пәйгамбәр (с.г.в.с.): "Кем бер халыкның сөйләшүен тыңласа, һәм алар аның ишетүен теләмәсәләр, Кыямәт көнендә аның колагына кызган кургаш агызырлар", - диде (Бохари риваяте).

Телефоның вакытында шалтырасын.
Кайбер урыннарда һәм вакытларда телефоннан сөйләшү бөтенләй урынсыз. Кеше мәчеткә гыйбадәткә килә, дәрестә утыра, җыелыш яки киңәшмәдә катнаша. Кайвакыт, мәчеттә җәмәгать белән намаз укыганда болай да дөнья турында уйлар баштан чыкмый. Монда, җитмәсә, Салават яки Габделфәт сузып җибәрә. Тавышлары моңлы, шик юк. Ләкин, шулвакыт күпме кешенең игътибары китеп, кеше үз өстенә никадәр гөнаһ ала. Кайбер мәзһәбләрдә намазда телефон шалтыраса, аны намаз эчендә сүндерергә кушалар. Чөнки намаздагы артык хәрәкәтләрең синең намазыңа гына зарар китерсә, телефон җырлавы дистәләгән, кайвакыт йөзләгән кешеләрнең гыйбадәтен боза. Кайберләребез мөһим дәрес, вәгазьләр вакытында сөйләшергә тотына. Сөбханаллаһ, сабыр ит, бераз көтеп торсын, әллә дөнья бетәме? Элек муллалар ашларга баргач, сүзне "Бисмилләһ"тән башласалар, хәзер күпвакыт: "Җәмәгать, телефоннарыгызны сүндереп торыгыз әле", - дигәннән башларга туры килә. Кайвакыт, бирелеп-бирелеп укыганда, бер әбинең телефоны көйләп җибәрә, әбекәй үзе начар ишетә, ишеткәч тә ничек сүндерәсен белми. Мәҗлеснең яме, кешеләрнең күңелләреннән рухи ләззәт кача. Биш минут саен телефоны шалтырап, укуыннан бүленеп җавап бирүче муллалар да очрый. Шуңа күрә кайбер урыннарда телефонның бөтенләй булмавы хәерлерәктер.

Кияренә ыштаны юк - кыйммәтле каеш таккан…

Динебез исрафчылык эшләреннән катгый тыйды. Иман иясе һәр эштә икътисад-экономия дигән нәрсәне белергә тиеш. Бездә исә, өен салса - болытка җитсен, машина алса - светофорда барысын да узсын, телефон алса - бөтенесенекеннән дә "текә" булсын. Кызганыч, телефон авыруы белән авыртучылар артканнан-арта бара. Яңа айфон алам дип, үзенең бөерен саткан кешеләрне дә интернетта язалар. Кайбер яшьләрнең кияренә киеме юк, әмма телефоны - сөбханАллаһ. "Кияренә ыштаны юк - кыйммәтле каеш таккан…" - диләр андыйлар турында. Иман иясе һәр эштә дә алтын урталыкны сакларга тырышырга тиеш. Шулай да, кесә телефоны белән бик күп файдалы эшләр кылырга була. "Сәдаканың азы-күбе юк", - диләр. Чыннан да, бүген кәрәзле телефон операторлары безгә бик аз акчага да изге эшләр кылу мөмкинлеге тудыралар. Иртә белән авылдагы әниеңә шалтыратып хәлен сорашсаң, ике минутка акчаң күп китмәс, әмма савабы күп булыр. Якыннарның хәл-әхвәлләрен белү, дусларыңның күңелен күрү, җомга һәм бәйрәм көннәрендә изге сүзләр җибәрү, төрле хикмәтле сүзләр, хәдисләр һәм аятьләр белән вәгазьләп тору… Болар барысы да кесәдәге дустыбызның файдаларыдыр.

Шуңа күрә синең өчен телефоның Раббыңның бер рәхмәтеме, әллә бүгенге көннең зәхмәтеме? Анысы үзеңнән тора.

Йосыф Дәүләтшин,
Түбән Кама шәһәре.
Фото: moidenezki

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: