Хезмәт

Кешене бизи торган дүрт җәүһәр яки без кемнәр?

Вәгаземне бер хикәят белән башламакчы булам. Карт арыслан үләргә ята икән, баласын чакырып алган  да: “Мин урманның патшасы булдым, кешедән башка бернәрсәдән дә курыкмадым, балам, кешедән саклана күр”, – дип кисәткән.

Баласы: “Әнием, кеше нинди була ул?”, – дип сораган. Арыслан җавап бирә алмый үлеп киткән. Арыслан баласы кешене эзләп чыгып киткән. Бара торгач бик ямьсез, бик куркыныч тавыш ишеткән. “Мөгаен, бу кешедер”, – дип, тавыш килгән якка киткән. Барып җитсә, ишәк акырып тора икән. Арыслан баласы аңа сәлам биргән һәм: “Син кеше түгелме?” – дип сораган. Ишәк: “Юк, мин кеше түгел, мин – ишәк”, – дип җавап биргән. “Син кешегә охшаганмы?” – дип кызыксынган арыслан баласы. “Охшагандыр, – дигән ишәк. – Минем бик күп кешеләрнең бер-берсенә ишәк дигәннәрен ишеткәнем бар”. Арыслан баласы алга таба киткән. Күрә, каршысына бик зур бер буар елан килә, аңа да сәлам бирә: “Син кем, кеше түгелме?” – дип сорый. Елан: “Юк, мин кеше түгел, мин – елан”, – ди. “Син кешегә охшаганмы соң?” “Охшаган, – ди елан. – Мин бик күп ирләрнең хатыннарына, елан дигәнен ишеткәнем бар”.

Бераз баргач, арыслан баласы, нәкъ апара уртасында аунап ятучы дуңгызны күрә. Аңа да шул ук сорауны бирә: “Син кешегә охшаганмы?”

– Минем бик күп хатыннарның ирләренә дуңгыз дигәннәрен ишеткәнем бар, шулай булгач охшаганмындыр, – ди дуңгыз.

Аптырый арыслан баласы: “Үзе озын, үзе пычрак, үзе ямьсез тавышлы, үзе куркыныч, бу нәрсә икән инде”, – дип. Шулай аптырап торганда, күзе агач башындагы маймылга  төшә. Аңа да сәлам бирә. “Син кешеме?” – ди. “Юк, мин – маймыл”, – ди тегесе. “Син кешегә охшаганмы?” – ди арыслан баласы. “Әле ничек кенә! – ди маймыл, горурланып, күкрәген кагып: “Бик күп ахмаклар, мине үзләренең бабалары дип саный, мәктәпләрдә дә шулай өйрәтәләр”... Арыслан баласының исе китә. Шулай исенә килә алмый йөргәндә, кеше куйган капкынга эләгеп, һәлак була.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Тиен» сурәсе, 4 аять): “Без адәм баласын күркәм сурәттә халык кылдык”, – ди. Кызганычка каршы, без еш кына кешелек сыйфатларыбызны югалтабыз.

Кемгә генә булса да: “Без кемнәр?” – дигән сорауны куйсаң да, горурланып: “Без –  кешеләр”, – дип җавап бирә. Берәр кешегә ачуыбыз чыкса, без аңа нәрсә диеп кычкырабыз? Әйе, бик дөрес: “Хайван!”

Кешене хайваннан аера торган бик күп сыйфатлар бар. Бүген шуларның берничәсен әйтеп үтмәкче булам. Мин санап китәргә теләгән әлеге сыйфатларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): “Кешене бизи торган дүрт җәүһәр”, – дип атады.

КЕШЕЛӘРНЕ ХАЙВАННАРДАН АЕРА ТОРГАН БЕРЕНЧЕ СЫЙФАТ – АКЫЛ

Хайваннарда күпмедер акыл булса да, ул кешедәге кебек камил дәрәҗәдә түгел. Раббыбыз Коръәни Кәримдә кешеләргә мөрәҗәгать иткәндә, күп урыннарда: “Әй, акыл ияләре”, – ди.

Адәм баласы акылы ярдәмендә өй хәтле филне дә, кечкенә генә бал кортын да үзенә хезмәт иттерә. Акыл үз чиратында безнең өскә бурыч та йөкли. Акылның зәкәте – намаз. Акыллы кеше, авырумы ул, шатлыктамы ул, кайгыдамы, мәшәкатьтәме, баймы ул, ярлымы – намаз укырга тиеш. Намаз укымаса, ул акылыньң хакын түләмәгән, Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкер кылмаучы була.

Әлбәттә, тормышта акылны чыгара торган әйберләр дә бар. Шуларның иң беренчесе – ачу. Ә ачуны тыеп тора алу сәләте, аны тышка чыгармау  – акыллылык билгесе. Ачу гадәттә күңел тынычсызлыгыннан, күңелдә тәртип булмаудан килә. Күңелне ничек тынычландырып була соң? Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә: “Күңелләр Аллаһның зикере илә тынычланыр”, – диде. Ачу ут кебек, өстәмәсәң, ут та сүнә, ачуны да дәшми торып кына сүрелдереп, туктатып була, югыйсә, зур низаглар, үпкәләшүләр, хәтта сугыш та килеп чыгарга мөмкин.

Акылны ала торган икенче әйбер – ул хәмер. Шуңа күрә хәмер эчүне халыкта: “Тилелекне кыйбат бәягә сатып алу”, – дип йөртәләр. Хәмер эчү өчләтә гөнаһлы. Беренчедән, Аллаһ хәрәм иткән әйбердән тыелмый, икенчедән, Аллаһ әманәт итеп биргән акылын сакламый, шуның нәтиҗәсендә үзенә дә, тирә-юнендәгеләргә дә бик күп бәла-каза, борчу-мәшәкатьләр ясый. Өченчедән, байлыгын кирәкмәгән җиргә сарыф итә. Хәмер алган акчасын гаиләсенә, ятимнәргә, мохтаҗларга бирсә, нинди күркәм гамәл булыр иде.

Акылны ала торган өченче әйбер – телевизор. Күзгә кирәгеннән артык йөк йөкләү акылга зыян китерә икән. Бүгенге көндә телевизор карау, компьютер артында тәүлекләр буе утыру заман чиренә әйләнде. Акылга җиңеләючеләр, үз-үзенә кул салучыларның саны көннән-көн арта бару – менә моның ачык дәлиле.

Реклама

КЕШЕНЕ КЕШЕ ИТӘ ТОРГАН ИКЕНЧЕ СЫЙФАТ – УЛ ДИН

Хайваннарда дин юк. Кеше динсез яши алмый. Кайберәүләр: “Без яшибез бит әле”, – дияр. Әмма бу ялгыш фикер. Нәрсә ул дин? Ул “юл” дигән сүз. Нинди юл? Аллаһның барлыгын, берлеген танып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып бара торган юл. Аллаһны тану ул: “Ләә иләәһә иллаллaaah”, – ягъни “Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга, табынырга лаеклы һичбер иләһ юк”, – дип раслау. Бүген: “Динсез яшим”, – дигәннәрнең табына торган иләһләре юкмыни? – Әлбәттә, бар. Кайсыныкы акча, кайсыныкы хәмер, кайсыныкы наркотик, кайсыныкы хатын-кыз h.б. Димәк, һәркемнең дине бар, әмма берәүләрнеке хак, берәүләрнеке батыйль. Әгәр кешедә “акыл” дигән сыйфат булса, ул хак динне батыйль диннән аера белергә тиеш. Әлбәттә, хак диннән чыгара торган сыйфат та бар кешедә. Ул – көнчелек. Бүген без ашыгабыз, дөнья куабыз. Намаз укырга, дини белем алырга вакытыбыз юк. Ашарга юкмы безнең, кияргә юкмы, торырга өй юкмы? Барысы да бар, тик канәгатьлек юк, чөнки кемнекедер минекеннән күбрәк, артыграк. Көнчелегебездән без кешедә булган байлыкка чыдый алмыйбыз. Кемнәндер узарга, кемнәндер арттырырга тырышып бәргәләнәбез, кабаланабыз. Кая ашыгабыз?! Әлбәттә – кабергә. Акыллы кеше мәңгелек йортын кайгырта. Әмма көнчелек безне, кешедә булган дөнья зиннәтләренә кызыктырып, Аллаһ кушканнарны үтәргә вакытыбызны калдырмый, хәрамга этәрә, шулай итеп безне хак диннән яздыра.

Көнчелекне җиңәр өчен үлемне ешрак искә алырга, җеназаларда катнашырга, искә алу табыннарына барырга кирәк: кем иде, кая китте, үзе белән нәрсәләр алып китте, кемнәргә нинди тәрбия биреп китте...

КЕШЕНЕ КЕШЕ ИТКӘН ӨЧЕНЧЕ СЫЙФАТ – ОЯТ

Кеше булган кеше ояла белә. Хайваннарда оят дигән хис юк. Кешеләр ояла белергә, тиешле киемнән гаурәтләрен каплап йөрергә тиеш. Телевизордан бүген зинаны ничек итеп кенә күрсәтмиләр. 70тән узган әбиләребез, ашауларын алып, телевизор төбендә шуны карап утыра. Алай утыру да бозыклыкка катнашу һәм аны тарату шикелле үк гөнаһ.

Оятны бетерә торган сыйфат та бар. Ул – нәфес. Нәфесебез безне төрле ялган ләззәтләргә кызыктырып, оят хисләрен юкка чыгара. Оялу хисен булдыру өчен нәфесне җиңәргә кирәк.

Нәфес ул безне үлемгә дә алып бара. Авыруларның күбесе безгә нәфесне җиңә алмаганга күрә килә. Берәү күп ашаудан, берәү кайнар ашаудан, берәүләр майлы, баллы, тозлы ашаудан, хәмер эчүдән яки тәмәке тартудан, берәүләр шәрә йөрүдән, кайберәүләр зина кылудан ләззәт ала. Дин ягыннан булган чикләүләрне үзенең рәхәт, күңелле тормышын чикләү дип кабул итә. Югыйсә, нәфеснең hәp ләззәте артында төрле авыру-мәшәкать, димәк, үлем тора. Акыллы кеше нәфесен чикли белергә, димәк, күп авыруларга киртә куя белергә тиеш. Ә нәфес үзе ике канатлы. Бер канаты – йокы, берсе – ашау. Димәк, ул бик каты күтәрелмәсен дисәк, бер канатын булса да зәгыйфьләндерү кирәк. Ашау дигән канатын җиңәр өчен Аллаһ Раббыбыз безгә уразаны фарыз кылган. Бер ай ураза гына җитмәсә, Пәйгамбәребез хуплаган нәфелләре дә бар...

Нәфеснең икенче канаты – йокы. Менә ни өчен иртәнге намазның, тәхәҗҗуд намазларының савабы искиткеч күп. Без бу очракларда йокыны чиклибез, аны, димәк, нәфесне дә җиңәбез. Дини гыйлем алуның да максаты – нәфесне җиңәргә өйрәнү.

КЕШЕНЕ КЕШЕ ИТКӘН ДҮРТЕНЧЕ СЫЙФАТ – ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР

Кешеләр әти-әниләрен хөрмәт итә, тәрбияли, инвалидларга, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итә. Хайваннарда мондый хисләр юк. Безгә изге гамәлләр кылырга, изге гамәл кылучыларны күрә, аларны күрсәтә дә белергә кирәк.

“Начарлыкны карамагыз, начарлыкны сөйләмәгез, начарлыкны тыңламагыз. Әгәр шулай эшләсәгез – начарлыкны таратучы булырсыз”, – дигән сүз бар. Кызганыч, без бүген күбрәк начар кешеләр, җинаятьчеләр турында сөйлибез. Газетада, телевидениедә дә шул ук хәл. Яхшы кешеләр, яхшылыклар гел читтә кала. Изге гамәл кылучыларны матур итеп күрсәтә белү, гәрчә алар үзләре моны теләмәсә дә – ул яхшылыкны тарату, күбәйтү булып тора.

Изге гамәлләрне юкка чыгара торган әйбер дә бар, ул – гайбәт. Берәү икенчесенең гайбәтен сөйләсә, гөнаһ эшләп кенә калмый, ул кешенең гөнаһын да үзенә ала, үзенең савабын ул кешегә бирә. Акчаны табу гына аз, аны дөрес итеп тота белергә кирәк булган кебек, изге гамәлләрне дә кылу гына аз, саклый белергә дә кирәк.

Бу дөньяга кеше булып туганбыз, кеше исемен йөртәбез икән, Аллаһ Раббыбыз барыбызга да кешелек сыйфатларыбызны  югалтмыйча яшәргә насыйп кылса иде.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 22 декабрь 2018 - 15:28
    Без имени
    Муллалар хэзрэтлэр изге гамэлне кайчан эшли башларлар микэн. Аларнын садака биргэнен кургэнем юк ятимнэргэ булышканын да садаканы сорап алып кечкенэ тутыра