Хезмәт

Кәфенлекне алдан әзерләү гомерне озынайтамы? Мәчет имамы аңлата

Һәр кешенең дә ялгыш кына булса да үлем турында уйлап куйганы бардыр. Кайчак башыбызга андый уйлар килгәч, «Йә, Раббым, Алланың «Амин» дигән сәгатенә туры килмәсен тагын» дип, куркып куясың.

Үлем турында уйларга ярыймы дигән сорауга җавап эзләп, без «Әл-Мәрҗәни Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов белән әңгәмә кордык.

– Ансар хәзрәт, күп кенә әби-бабайлар 60-65 яшькә җитү белән үлем турында уйлана башлый. Кемдер намазга баса, кемдер үзен әһлаки яктан әзерли. Ислам дине буенча үлемгә әзерләнү һәм аны көтү дөрес гамәлме?

– Әлбәттә. Бу мәсьәләгә килгәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдис-шәрифендә үлем турында болай дип әйтеп калдырган: «Үлемне искә төшерегез. Аны искә төшерү дөньяда булган ләззәтләрне, рәхәтләрне оныттыра». Менә күз алдына китерик: берәр кеше якты дөньядан бакыйлыкка күчсә, аның туганнары, якыннары бик каты хәсрәткә баталар, кайгыралар, дөньялык мәшәкатьләрен онытып, шушы мәрхүм турында кайгырта башлыйлар. Алар, әлбәттә, үзләре дә шушы көнгә әзерләнә башлыйлар, дога кылалар, игелекле гамәлләр башкаралар. Бу – ниндидер бер кешенең үлемен күргәч кенә түгел, ә көн дә кылырга һәм башкарырга тиешле гамәлләр, чөнки без көн дә үлемгә әзер булырга тиеш. Без бу дөньяга кайчан килгәнебезне белмәгән сыман, бу дөньядан кайчан китәчәгебезне дә белмибез.

«Кыямәт көне кайчан була?» дип сорагач та, Пәйгамбәребез (с.г.в.) ике бармагын күрсәткән. Шул вакытта сәхабәләр уйга батып:

– Нәрсәне аңлата соң бу ике? Ике көнме, ике аймы, ике елмы? – дигәннәр.

– Ике бармагыгыз никадәр якын булса, Кыямәт көне дә сезгә шулкадәр якын. Һәр көннең дә Кыямәт көне булу ихтималы бар, ­– дип, җавап кайтарган. Шуңа да без үлем турында картайгач кына түгел, ә һәрчак уйланырга тиеш. Бүген бик күп яшьләр, балалар якты дөньядан китә, шуңа беркем дә, мин 60-65 яшькә кадәр яшәрмен дә, аннары үлем турында уйлармын дип әйтә алмый.

Үлемне көтү турында бер тарих та бар. Сөләйман галәйһиссәләмне күпләр беләләр. Ул хайван, кошлар телен аңлый торган пәйгамбәр булган. Бервакыт аның янына хайваннар телен аңларга өйрәтүне үтенеп, бер кеше килгән һәм Сөләйман галәйһиссәләм аңа бу мөмкинлекне биргән, ди. Шушы бәндә өенә кайта да, этенә ашарга сала. Шулчак әтәч тә йөгереп килеп, ризыкны ашый башлый. Карап торган хуҗа аларның ни турында сөйләшкәннәрен тыңлый һәм аңлый.

– Әтәч, кит инде, мин ач калам. Мин бәйдә торам, хуҗа биргәнне генә ашый алам, син бит бәйдә түгел, нәрсә телисең – шуны ашыйсың, – ди эт.

– Бер дә курыкма, иртәгә хуҗаның ишәге үләчәк. Аның итеннән сиңа да өлеш чыгар, – дип җавап бирә әтәч.

Хуҗа бу сүзләрне ишеткәч, ишәген сатып җибәрә.

Икенче көнне тагын шундый ук күренеш:

– Алдадың сине мине, әтәч. Мин бүген ач калдым.

– Курыкма, иртәгә хуҗаның аты үләчәк, өлеш чыкмый калмас. Боларны ишеткән хуҗа атын да сатып җибәрә.

Икенче көнне эт әтәчкә:

– Икенче тапкыр алдадың инде. Мин ач калдым, – ди.

– Моңайма, иртәгә хуҗа үзе үләчәк. Аның өчесе, җидесе, кырыгы булачак. Мәҗлесләреннән сиңа да өлеш чыкмый калмас, – ди. Шулчак хуҗа уйга кала. Кеше үз үлеме турында хәбәрдар булса, ул төшенкелеккә бирелә. Шуңа да без аңа алдан әзер булырга тиеш.

– Күпләр үз үлемнәрен тизләтә яисә акрынайта торган ырымнарга ышаналар. Әйтик, кәфенлекне алдан әзерләү гомерне озынайта, диләр…

– Адәм баласы гомерне озынайта да, киметә дә алмый. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гомернең ничә елга сузыласын берәү дә белми. Аллаһы Раббымыз «Мөлек» сурәсенең икенче аятендә болай дип белдерә: «Аллаһы кемнең игелек кылачагын сынап карар өчен үлемне, яшәеш тормышны бар итте. Аллаһы һәр нәрсәдән өстен һәм ярлыкаучы». Ягъни Аллаһы якыннарыбызны, дус-туганнарыбызны якты дөньядан алып, безне сыный. Без бу дөньяда имтихан һәм сынау тотабыз. Шуңа да Аллаһы тарафыннан бирелгән гомерне бар сынаулары белән кабул итеп, яхшы гамәлләр һәм игелекле эшләр белән үткәрергә тиешбез. Пәйгамбәребез бер хәдис-шәрифендә «дөньялыгыгызны мәңге яшим кебек, ахирәтегезне бүген үләм сыман итеп кайгыртыгыз» дигән. Ягъни, дөньялыгызны кайгыртканда гаиләле дә булыгыз, тормышны да алып барыгыз, йорт та салыгыз, мал-мөлкәт тә җыегыз, хезмәт тә куегыз, ә намаз гыйбадәте кылганда бүген якты дөньядан күчәм диеп кылыгыз. Мәрхүмнең җаны бакыйлыкка күчкәндә, Аллаһыдан яктылыктан күчү вакытын бераз кичектерүне үтенә. Ләкин ниндидер ырымнарга ышану гына, безне бу дөньяда бер секунд артык та, бер секунд озаграк та тота алмас.

– Кеше үз үлемен сизәргә, тоемларга мөмкинме?

– Бу дөньяда яшәгәндә адәм баласы үзенең якты дөньядан күчүен тоемларга сәләтле. Бу – бөтен кешегә дә хас сыйфат түгел. Ләкин кайберәүләр төшендә ниндидер хәвеф күрергә, якын кешесен югалту турында тоемларга яисә үз үлемен сизәргә мөмкин. Әйтик, Гусман бин Гаффан үлеме алдыннан төшендә Пәйгамбәребезне (с.в.г.) күргән. Ул Гусман бин Гаффанга «Ифтарны бүген син минем белән кылырсың» дип хәбәр җиткергән. Иртән уянгач, Гусман бин Гаффан бу турыда уйлана һәм күп тә үтми якты дөньядан күчә. Адәм баласы үлемен тоемласа да, тоемламаса да, һәр көнне дә изге эшләр кылып, гомерен яхшылыклар эшләп үткәрергә тиеш.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com/

 

 

Реклама
Теги: ислам
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: