Хезмәт

Хәрәмнән саклан

Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә: “Мин сезгә биргән ризыклардан хәләл, яхшы булган, зарары булмаган ризыклар белән генә азыкланыгыз”, — ди.

Раббыбыз җир йөзендәге һәр ризыкны хәләлдән кылды. Ләкин кайберләрен генә: “Хәрәм, якын килмәгез”, — дип, безне кисәтеп куйды. Шушы «якын килмәгез» дигәнен адәм баласы аңламыйча, шайтанга ияреп куллана. Ә мең тапкыр күбрәк файдалы булганын кулланмый. Аллаһы Тәгалә: “Мин сезгә хәләлне бирдем, шулардан кулланыгыз, шулар белән тукланыгыз, шулар белән балаларны тәрбияләгез. Сак­ланыгыз хәрәмнәрдән, сакланыгыз шайтан юлларыннан, сакланыгыз шикле, шөбһәле нәрсәләрдән”, — дип әйтә.

Галимнәребез ризыкларның, эчемлек­ләрнең хәләл һәм хәрәм булганнары турында әйтәләр. Мәсәлән, йөзләгән төрле эчемлеккә карасак, аларның хәләл булганнары бар. Ә хәрәм булганы бер генә: исерткеч эчемлекләр. “Йөзләгән хәләл эчемлекләрне эчегез. Ләкин хәрәм булганыннан сакланыгыз”. Шулай ук ризык мәсьәләсендә дә. Раббыбыз меңләгән хәләл ризыклар арасында дуңгыз, ерткыч хайваннар, үләксә итен безгә хәрәм кылды. Алар күп түгел, санаулы гына. Тик алардан безгә сакланырга кирәк. Беренчедән, алар зарарлы. Икенчедән, бу безнең өчен сынау. Әлеге сынауга каршы тора алабызмы? Иманыбыз куәтлеме? Шушында инде без сыналабыз. Намаз укыганда гына түгел, ә ризык белән тукланган вакытта да. Рәсүлебез (с.г.в.с.): “Дөньяда исерткеч эчемлекләр эчкәннәргә, кыямәт көнендә җәннәт эчемлекләре булмас”, — ди. Менә шуның өчен без чагыштырып карарга тиеш, кайсы хәерле: файдалы, хәләл булган ризыклармы, әллә шайтан котыртып, безгә ашата, эчертә торган хәрәм ризыклармы? Бу барысы да безнең иманыбыз ныклымы, юкмы икәнен күрсәтә. Һәр кеше дә үзенең киләчәген үзе төзи. Гомер бит ул бик кыска, уза да китә, сизми дә каласың. Аллаһы Тәгалә каршына барган вакытта, иманлы бәндәләрдән булып барырга язсын иде.

Нәрсәнең хәләл, нәрсәнең хәрәм икәнен һәр мөселман белә. Хәрәм дигәндә, без аерым бер төшенчәне күз алдына китерәбез. Мәсәлән, дуңгыз ите, исерткеч эчемлекләр. Галимнәр бу турыда: “Бу әйбернең хәрәмлеге үзендә үк”, — диләр. Ягъни бу ризыкны, эчемлекне берничек тә хәләл итеп булмый. Ләкин галимнәр: “Аерым сәбәпләр аркасында хәрәм булган ризыклар да бар”, — диләр. Мәсәлән, кеше акчаны урлашу юлы белән тапкан. Шул акчага ул кибеттән хәләр ризык сатып алса да, ул инде берничек тә хәләл була алмый. Чөнки акча хәрәм юл белән табылган. Галимнәр әйтүенчә, Аллаһы Тәгаләнең: “Гаиләләрегезне хәләл белән генә ашатыгыз”, — дип әйтүе дә, бу ризыкның гына түгел, ә аны сатып алган акчаның да хәләл булырга тишлеген аңлата.

Тагын бер мисал. Кеше гомер буе хәрәм акча эшләде: җинаятьче, бур, ялганчы булды. Шул акчага ул мәчет салдырды. Бу эше кабул буламы? Галимнәр бер тавыштан: “Юк”, — диләр. Хәрәм акчага Хаҗга бару, башка изге эшләр башкару да Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителми, кыямәт көнендә ярдәм итми. Чын иманлы кеше хак мөселман Раббысы юлында башкарган эшләрендә бары тик хәләл юл белән табылган акчалар гына кулланыр. Динебез буенча һәр ир-ат үз гаиләсен нәрсә белән туендыра, йортын нинди юллар белән сала, үз эшен ничек алып бара – моның өчен җаваплы булуын да истә тотыйк.

90нчы еллар башында минем бер таныш мөселман Үзбәкстаннан монда эшләргә дип килгән ике мөселман эшчене үз йортына вакытлыча яшәргә кертә. “Без сиңа түләрбез”, — ди алар. Мөселманнар бит, танышым шикләнми риза була. Алар яшиләр, өй телефоны аркылы туган яклары белән зур суммалык сөйләшәләр. Киткәндә: “Кайткач, сиңа акчасын җибәрербез”, — диләр. 20 ел узды, акча да, хәтта рәхмәт сүзләре дә булмады. Алар монда эшләп кайткан ул акчаны хәләл дип әйтеп буламы шуннан соң? Кызганыч, әлеге мисалларны күп китерергә була. Тик мин бу үзбәкләр начар димим, мондый эшне татары да, башка милләт кешесе дә эшләргә мөмкин.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Кыямәт көнендә малыңны, мөлкәтеңне нинди юл белән таптың, аны кайда тоттың?” дигән сорауга җавап бирәчәксез”, — ди. Шул сорауга булган җавапның берсе генә сине җәһәннәмгә илтергә мөмкин. Нинди юл белән таптың? Беренче җавап: “Хәләл юл белән таптым, ләкин хәрәмгә тоттым. Аракы, комарлы уеннарга һәм башкаларга”. Икенче җавап: “Хәрәм юл белән таптым (урлашу, ялганлау һ.б.), хәләлгә тоттым”. Мәсәлән, әле дә кемнәрдер дуңгыз асрап, аның итен базарга алып барып сата. Шул акчага хәләл ризык сатып алалар. “Без бит дуңгыз итен үзебез кулланмыйбыз”, — диләр, бу гамәлләреннән акланмакчы булып. Тик моның өчен дә Аллаһы Тәгалә каршында бик нык җавап тотасы булыр.

Өченче җавап: “Малны хәрәм юл белән таптым, хәрәм юлга тоттым”. Моның өчен җәза тагын да катырак булачак. Дүртенче җавап: “Хәләл юл белән таптым, хәләлгә тоттым”. Бары тик бу җавап кына сине җәннәткә кертергә мөмкин.

Әлбәттә, һәр кеше үз тормышын, үз гамәлләрен үзе анализларга тиеш. Элекке заманнарда хәлифәләрдә эшләүчеләр, аның документларын тутырганда аның керосин лампасын яндырып куя торган булганнар. Әгәр дә инде үз эшләрен башкарсалар, үз лампаларын кабызганнар. Ә хәзер ничек? Эш машиналарын йөртүчеләр аны үз мәнфәгатьләрендә дә кулланырга куркып тормыйлар. Әйе, ул эшенә барышлый шәхси эшләрен үтәп чыгарга җай табарга мөмкин. Тик күп кенә машина йөртүчеләр ял көнендә дә эш машинасында йөриләр. Эш компьютерлары артында утырып, иркенләп Интернетта үз эшләрен дә башкарып утыручылар күп. Һәм бу бер дә көлке түгел. Мондый юллар белән хәләл акча эшлибез дип уйлап йөрергә буламы? Юк, әлбәттә. Мондый мисалларны күп китерергә була.

Шуңа күрә, иманы нык булган мөселман, һәрдаим эшләп тапкан акчасын хәләлме, юкмы икәнен уйлап торырга тиеш. Телдә генә: “Мин Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)не яратам”, — дип әйтергә түгел, ә бу һәр гамәлендә, эшләгән һәр тиененең хәләл булуында чагылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәгебезне онытмыйк.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,

Удмуртия мөфтие.

yanarysh.ru

Фото:pixabay.com/ru

 

Реклама
Теги: хәрәм
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: