Хезмәт

Хәз­рәт дигәч тә, без дә фәрештә түгел

Каршылыклы шәхес, диләр аның турында. Холкын, фикер сөрешен бер генә сүз белән тасвирлау мөмкин түгел.

Бүгенге әңгәмәдәшебез – Биектауда яшәп ятучы, дистәгә якын ди­ни китаплар авторы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев. Каршылыклы шәхес, диләр аның турында. Холкын, фикер сөрешен бер генә сүз белән тасвирлау мөмкин түгел. Тик шунысына иманым камил: аның вәгазьләре  уйландыра, китаплары  укыла, кулдан-кулга йөри.

– Зөфәр хәзрәт, үзегез бу уңайдан ни диярсез?

– Килен намаздан кайткач: “Әти, ошаттылармы вәгазьне?” – дип кызыксына. Кешенең нәрсә уйлавы башыма да кергәне юк. Күзәтмим дә, карашларын да барламыйм. Сүзне, кемгәдер ошасын әле, дип сөйләмим. Дини юлга басканчы хәрби хезмәттә идем, милиция органнарында эшләдем. Холкым элек тә шундый булды, хәзер дә үзгәрми. Вәгазьне фәкать Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен сөйлим.

 – Беркайчан да кеше фикере кызыксындырмыймы?

– Фикер нәрсә соң ул? Яраклашу заманында яшибез. Бик күпләр хамелеон кебек минут эчендә төс алмаштыра. Бүген берне сөйли, иртәгә – башканы. Бүген сине үте­реп мактаган кеше иртәгә битеңә төкереп китәргә мөмкин. Кешенең фикерендә дә, гамәлендә дә тотрык­лылык юк. Гомумән хәзер үткен фикерле кешеләр кирәкми, фикер­сезләр белән идарә итү җиңелрәк. Үз сүзен турыдан әйт­кәннәр читкә­рәк кагыла. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Килер бер заман, галимнәрнең, фикер ияләренең сүзләре кабул ителмәс, алар читтә булыр. Куштан, ялагайлар өстә булачак”, – дигән. Тагын бер алтын кагыйдә: “Кеше Аллаһы Тәгаләгә никадәр якынайса, шулкадәр түбәнчелекле, мин-минлексез һәм гади була”.

– Халык каршында сөйләгән беренче вәгазегезне хәтерли­сезме?

– Ни хакында икәнен әйтә алмыйм. Кем каршында чыгыш ясасам да, ятланган шаблон сөйләмим. Мине тың­ларга башка районнардан да ки­ләләр. Сезнең вәгазегездә буш сүз юк, диләр. Дөньяны үзгәртергә те­лә­сәң, үзгәрүне үзеңнән башла. Бүген без нинди? Кеше тәнкыйть­ләргә яратабыз, гаепне түрәләрдән, патшалардан күрәбез. Мин, ни генә булса да, сәбәпне үземнән эзлим. Берәр зыян күрсәм, нәрсәдә хаталандым, дип уйланам. Мисал  өчен, юлда машинаң­ны бәрделәр ди. Моны Аллаһы Тәгалә тик торганнан бирми. Балаң тың­ламыймы, тәртип­сезләнәме? Тагын уйлан, гаеп балада гынамы, бәл­ки, үзеңнең дә ата-анаңа игъти­барың, хөрмәтең җит­мидер?!

– Бүгенге җәмгыятьтә мулла вәгазе белән генә кешенең фикерен үзгәртеп буламы икән?

– Вәгазь сөйләгәндә хатын-кызлар елый, ирләрнең күзләре яшьләнә. Берсендә бер ир-ат туктау­сыз елады. Ахырдан янына килеп: “Нәрсә булды?” – дидем. “Вәгазегез күңелгә тиде”, – ди. “Ә ник атна саен киләсең?” – дигәч: “Үзегез китерә­сез...” – диде. Мин китермим, вәга­зем тартып китерә. Бу атнада нәрсә сөйләр икән, дигән кызыксыну алып килә. Теге ир үзенең дөнья­лыктагы хаталарын танып елаган. Йөрәгендә яшеренеп яткан хис­ләре уянган. Кешенең күзе еламый, йөрәге елый. Ул үзенең сорауларына җавап тапкан.

 – Кеше алдында чыгыш ясар өчен белем алу, гыйлем туплау да кирәктер...

– Башкаларны җәлеп итәрлек итеп сөйли белү сәләте укып кына килми. Ул – миңа Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк. Дөрес, күпмедер дини гыйлемем бар, Казандагы Ислам динен кабул итүгә мең­ ел исемендәге мәдрәсәдә укыдым. Аннары РИУда укуны дәвам иттем. Аллаһы Тәгалә кемгә нәрсә биргән инде. Сиңа язган икән – сиңа була. Балаларга да, буең җитәрлеккә генә үрел, дим. Авызыңа артыгын капма, алайса, тыгылып үләсең, дип тә кисәтәм. Тагын еш әйтә торган киңәшләр: кешенекенә кызыкма, көнләшмә. Болар  күңелне каралта, Аллаһыдан ерагайта. Пәйгам­бәребез дә, көнчелек изгелекне бетерә, дигән. Изгелекләр ут утынны ашаган кебек юкка чыга. Шуышырга туган кеше, күпме генә тырышса да, оча алмый, дигәнне дә дөрес аңларга кирәк.

 – Ә кемдер үч саклый, үч­ләшүдән тәм таба...

– Мин үч саклый алмыйм, шунда ук кичерәм. Берсендә бер танышым авыр сүз әйтте. Тыңлап тормадым, ярсымадым, сүзе миңа ябышмады бит әле дип, борылдым да киттем. Менә гыйлем кайда кирәк ул? Гыйлемне файдалана белмәсәң, ул сине һәлак итә, дөрес куллансаң, уңышка китерә. Дингә килгәч, шулай уйлый башладым, элек җавапсыз калмас идем. Теге кеше бер елдан соң гафу үтенде. Күрәм, бик нык үкенә. Әйе, тел әйтә ул, әйтә дә кача. Ә синең әле яшисең бар. “Шул көнне үк гафу иттем, Ал­лаһы Тәгалә үз хатасын танырга мөм­кинчелек бирсен, дип дога кылдым”, – дидем. Гыйлем бәлеш ашар өчен түгел, бездәге наданлыкны бетерү өчен кирәк. Күршең белән шундый хәлләр килеп чыкканда да, хатын-кыз белән мөгамәлә корганда да, гаиләдә берәү күркә кебек кабарганда да, гыйлемсез булмый. Ул кеше ник бер ел буе күк­рәгендә таш йөрткән, алданрак аң­лашса, үзенә җиңелрәк булыр иде.

– Кайбер мөселманнар гыйлемне үз файдасына каера. Әй­тик, шәригать дүрт хатынга өй­ләнүне рөхсәт итә, диләр...

– Башта берсе белән яхшы итеп торырга кирәк әле. Ир-атның күбе­се җенси якынлык өчен икенче хатынга кызыга. Ә тормыш ул яктан гына тормый. Бер хәдистә, ике хатын алып, икесен дә тигез күрмәсәң, кыямәт көнендә ярты ягың белән кубарыласың, диелгән. Кешенең ярты ягы юк икәнен күз алдына китерегез. Икенче хатын алам, никах укыгыз әле, дип килү­челәргә дә шуны әйтәм. Кардәшем, ике хатынны да тигез яратырга тиеш буласың, бу мөмкин түгел, дим. Мәхәббәтең барыбер кайсынадыр күбрәк була. Мал белән тәэмин итүне алыйк: ике хатынга да йорт сал, балаларын тәрбиялә, берсен дә бүләксез калдырырга ярамый. Гадел түгел икәнсең, Аллаһ каршында гөнаһлы буласың. Хатыннан хатынга йөрү дә гыйлем булмаудан, ир белән хатын арасындагы хакларны белмәүдән. Ир үзенең хакын белсә, җиңел генә гаиләсен ташлап чыгып китә алмый. Бер хатынның хакын үтәп бара алсаң да бик әйбәт әле. Безнең гаиләдә дә төрле чаклар була. Хәз­рәт дигәч тә, без дә фәрештә түгел. Тик өч көн үч саклап йөрисең икән, мөселманлык сыйфатын югал­та­сың. Ике хатын белән яшәү­челәр соңрак, уф, дип килә. Керер тишек эзләгәнче, чыгар тишегеңне уйла, дигән борынгылар. Хәдистә дә, соңыннан үкенерлек эшләр эшлә­мәгез, диелгән.

– Улыгызга кәләш сайлаганда нинди киңәш бирдегез?

– Төптән уйлап караганда, кә­ләш акыллы, чибәр, яхшы нәселдән һәм дини булырга тиеш. Арада иң кирәкле сыйфат – ихластан дини булу. Динле хатын-кыз, тормыш кайсы гына якка каерса да, ике тәрәзә арасында калган чебен кебек чәбәләнми. Ул акчаның ник җитәрлек түгеллеген аңлый, чир килсә, Аллаһыдан ди, борчуны җи­ңел уздыра.  Дини дигәндә, беренче чиратта, яулыклы кызларны күз алдында тотмыйм. Аларның да төр­лесе бар. Динилек киемдә түгел, күңелдә булсын.

– Кайберәүләр җәмәгатьче­лек каршында әйбәт, ярдәмчел, суфиларча кылана. Тик өендә киресе күзәтелә. Моны ничек аңлатасыз?

– Пәйгамбәребез: “Аллаһ каршында иң хәерле кеше – үз гаилә­сенә иң күркәм холыклы булган кеше”, – ди. Гаилә – җәмгыятьнең учагы. Башта өеңдә җылы мохит тудыр, аннары башкаларга акыл өйрәт. Әйтик, мәхәлләдәшләремә, чит хатыннар белән йөрмәгез, дип нотык укыйм да үзем мәчеттән чыгуга сулга китәм ди, яки шушындый сакалдан, түбәтәйдән сыраханәгә сугылдым ди. Моннан да зуррак тәрбия­сезлек булырга мөмкинме?! Әйлә­нә-тирә­дәгеләр: “Әстәгъ­фирулла, нинди ике­йөзле хәзрәт”, – диячәк. Бозыклык чәчәк аткан заманда яшибез. Һәр гамәлебезне уйлап, соңын­нан үкенмәслек итеп башкарсак иде. Укучылар күп хәзер, дин тирәсендә йөрүчеләр дә күп. Безнең максат – кешегә иярү дә, ярау да түгел, үзебез булып калу. Нигезебез нык булсын! Беркем дә өй төзегәндә түбәдән башламый, башта нигезне төзи.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 11, 25.01.2019/)

Фото: vatantat.ru

 

Реклама
Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: