Хезмәт

"Киләчәк буынның бәхете — әхлаклы булуында" дип исемләнгән тирән эчтәлекле, эшлекле сөйләшү булды Түнтәр мәктәбендә

Безнең төбәктә: «Бәхетленең бәхетле - Түнтәрдән язучы килгән» - дигән канатлы сүзләр йөри.

Чөнки Түнтәр атаклы мәдрәсәләре, гыйлемле муллалары, күренекле шәхесләре белән дан тоткан, тарихта җуелмас эз калдырган авыл. Түнтәрлеләр бүген дә тарихи тамырларына лаек булып яшәргә омтыла. Балалар СССР Югары Советы депутаты чагында Түнтәр кызы Рүзилә Кашапова тырышлыгы белән салынган мәктәп-комплекста белем ала. Туган яктагы үзгәрешләр куанычлы да, сагышлы да хисләр өермәсенә бөтереп алып керә. Куанычлы, чөнки син туган авыл көннән-көн яшәрә, ямьләнә, матурлана; сагышлы, чөнки балачак хатирәләрен саклаган борынгы тарихи корылмалар юкка чыгып, истәлекләрдә генә кала. Бүген урта мәктәп бинасы балкып тора, эченә керсәң зәвыклы бизәлеш, чисталык-пөхтәлеккә хәйран каласың. Мөгаллимнәре мөлаем-ягымлы, укучылары тыйнак-әдәпле.
Мәктәптә җәй буе кызу эш кайнады. Ул капиталь ремонт программасына кертелгән иде. Төзүчеләрне генә түгел, бөтен коллективның, әти-әниләрнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе ул яңартылган мәктәп. Директор Рәисә ханым Мөхәммәдиева борчу-мәшәкатьле, алсыз-ялсыз җәйнең үткәнен сизми дә калды. Мәктәпкә соклануыңны белдерсәң гел төзүчеләрне, әти-әниләрне, мәктәп коллективын элекке укучыларын мактый. Мәктәп төзелешенә: «Мәктәбеңә ярдәм ит» акциясенә беренчеләрдән кушылып, Рәисә ханымның уллары Ранил белән Рамил дә матди өлеш керткән. «Яңа буынның бәхете - әхлаклы булуында» - дип исемләнгән социаль-педагогик түгәрәк җитәкчеләренең район семинары шушы мәктәптә үтте. Хәер, биредә бу атнада районкүләм өченче семинар икән инде. Нинди генә кунак килсә дә, йөзләре кызармас мөгаллимнәрнең. Чөнки Рәисә Галимҗан кызы коллектив белән уртак тел табып эшли.
бнчы сыйныфта Гөлнара Шәрәфиева үткәргән: «Һөнәрле үлмәс - һөнәрсез көн күрмәс» - дип аталган дәрес темасы бүгенге көндә аеруча актуаль. Массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысында балалар күбрәк юрист, икътисадчы, бухгалтер, эшмәкәр булырга хыяллана. Көч түкми генә күп акча табу юлларын эзли. Физик көч кирәк булган эшче, игенче һөнәрләреннән гел ерагая бара. Хәзер бала хокуклары артык кабартыла. Бер ата-аналар җыелышында чыгыш ясарга туры килгән иде. Әти-әниләрдән: «Балама мәктәптә такта сөртергә рөхсәт итәм» - дигән документка кул куйдырулары кызык та, кызганыч та тоелды. Бала үз-үзенә хезмәт күрсәтә белергә тиеш, ләбаса! Элек өлкән сыйныфларда балалар көн саен идән юа, айга бер сыйныфларын тәртипкә китерә, мәктәп тирәсен чистарта, яздан көзгә кадәр бакчада эшләп кыш буе ашарлык җиләк-җимеш, яшелчә җитештерә иде. Шуңа күрә ата-анасы җилкәсенә менеп атланган симулянтлар да булмады. Юкса, бала үзе тудырганны, үзе чүпләгәнне җыештыра бит. Закон чыгаручылар, халыкның барысы да хезмәтче тота дип уйлыйдыр күрәсең. Халыкта: «Байлык бер көнлек - һөнәр гомерлек» дигән мәкаль бар. Бүгенге бала Робинзон Крузо маҗараларын укымый, фильмы да күрсәтелми. Ә сәяхәтче кеше яшәми торган утрауга килеп чыккач иң элек акчаларын суга ыргыткан. Бары күп һөнәрләр белүе генә аны ач үлемнән коткарып калган. Файдалы хезмәт белән шөгыльләнгән кешенең трай тибеп йөрүргә, җинаять кылырга вакыты калмый.
Читкә киттем. Сүзем дәрес турында иде. Ул борынгы һөнәрләр белән танышудан башланды. Дөресен әйткәндә, бүгенге укучыларның борынгы һөнәрләр турында мәгълүматы аз, югалган һөнәрләрне бөтенләй белмәскә дә мөмкин. Нәсел-ыруының алтын куллы, талантлы шәхесләре турындагы белемнәре дә сыек. Әйтик, зәркән сәнгате. Бала кайчандыр авылларда алтын-көмеш бизәнү әйберләре ясаучы нәсел турында берни белмәскә мөмкин. Без әни белән еш аралаша торган гаилә башлыгы Гайшә апаны (ире сугышта үлгән) «Көмешче Гайшә»се дип йөртәләр иде. Ул килен булып төшкән гаилә алтын-көмештән бизәнү әйберләре ясаган. Мин Гайшә апаларда ул коралларны күрдем. Әнинең кашы төшә торган алтын алкасын төзәтеп бирделәр.
Бизәкләп туку, нәфис керамика, күнгә бизәк төшерү, агачны кисеп эшкәртеп бизәкләр ясаучы, калчакчылар яшәгән безнең якта. Түнтәрдә чыпта сукмаганнар, итек басмаганнар.
Минем Хөсәен бабам, әтием, туганнан туганым Гали - атаклы балта осталары иде. Безнең өйдәге һәммә җиһаз әтинең алтын куллары аша үткән. Минем бизәкле көянтәм, кошовка чанам, бишегем, арбам, күп кенә уенчыкларым да әтинең күңел җылысын саклаган. Ул ясаган бишектә бүген оныкларым тирбәлә.
Мөгаллимә иң борынгы һөнәр - тимерчелек турында сөйли. Тимерче һөнәре - пәйгамбәрләр мирасы. Даут пәйгамбәр тимерче булган. Әмма рус дәүләтендә ул татарларга тыелган. Чөнки Россия аларның корал ясап үзләренә каршы күтәрелүеннән курыккан. Рус тимерчеләрен сугышка алмаганнар, ә татарлар иң беренче булып киткән. Тыюларга да карамастан Түнтәрдә тимерчеләр нәселе булган. Мөгаллимә аларның шәҗәрәсе белән таныштыра. Бу нәсел дәвамчылары авылда әле дә яши. Тимерче һөнәре иң авыр, физик көч сорый торган хезмәт. Аның кувалда чүкечен күтәрү өчен генә дә күпме көч кирәк! Ә менә 1942-1946нчы елларда тимерче булып Гыйльмиҗамал апа Зарипова эшләгән. Берсеннән-берсе нәни өч баласын, гаиләсен ачтан үтермәс өчен шундый адымга тәвәккәлләгән. Ул елларда бары тимерчеләргә генә көненә 400 грамм ипи биргәннәр. Аның авыр чүкече мәктәп музеенда саклана. Гыйльмиҗамал апа (Гыйльми тәтә) «Татарстан яшьләре»нең актив хәбәрчесе, аяклы тарих Рәфхәт Зариповның әнисе. Гыйльми апа оста тегүче дә иде.
Хәзер тимерчеләрнең эш кораллары шактый камилләшкән. Элек тимерне бер-берсенә комны кыздырып ябыштырсалар, хәзөр эретеп ябыштыралар. Бүген дә тимерчелек нәселдән килә. Илдар Газыймовның үз тимерчелеге бар. Баскычлар, капка-коймалар коя. Игелекле гамәл-мәчет коймасын да ул эшләгән.
Гомәр Газыймов калай һәм агач эше белән мәшгуль. Тәрәзә йөзлекләре, комганнар ясый. Элек мәктәптә технология, әхлак дәресләре укытты, авылның мулласы. Берничә укучы тимерче бабалары турында язма әзерләгән. Алдынгы технологияләрне уңышлы кулланып үткәргән бу дәрес балаларга күп мәгълүмат биреп кенә калмыйча, киләчәк көннәре, булачак һөнәрләре турында уйланырга ла мәҗбүр иткәндер, шәт!
«Бабаң сиңа мирас калдырдымы? - дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара Коръән аятьләре уку белән башланды. «Башваткыч» уенына ла дин темасын сайлаганнар. Музыкаль тәнәфесләрдә халык җырлары, Г.Тукай шигырьләре яңгырады. Кичә барышыннан аңлашылганча, сүз ата-бабаларыбыздан калган рухи мирас, ныклы иман, олы тәрбия турында да. Түнтәрнең укымышлы кешеләре, атаклы муллалары Ш.Мәрҗәни, Р.Фәхретдин язмаларында да телгә алына. Мин үзем Р. Фәхретдиннең «Мәшһүр адәмнәр», «Асар» китапларыннан Гали ишан, Таһир бине Габделхаликъ әт-Түнтәри, Мозаффар мулла турында язмаларны кызыксынып укыдым. Мозаффар мулла Коръәнне 90 мәртәбә күчереп язган. Авылның беренче имамы Габделразак хәзрәтнең кабер ташына үлгән елы 1334 дип язылган.
Авыл тарихын өйрәнеп, туплап махсус китап итеп чыгаручы Рәфхәт Зарипов. Аның «Тирән тарихлы Түнтәрем» китабының электрон вариантында 500дән артык фоторәсем тупланган. Рәфхәт абыйларының сөйләвен балалар тын да алмый тыңладылар. Түнтәр мәдрәсәсе музеенда Р.Фәхретдиннең култамгасы белән Нәҗип муллага бирелгән шәһадәтнамә, Ишми ишанның атласы, Коръәне һәм башка искиткеч кыйммәткә ия экспонатлар саклана. Анда 650 күренекле шәхес турында мәгълүмат бар. Рәфхәт абый шәҗәрәләр остасы да. Күп гаиләләргә нәсел-ыруларын табарга ярдәм иткән. Үз гаиләләренең нәсел шәҗәрәсен «Урман» дип атаган. Ул 6 агачтан тора. Туганлык тамырлары алтын җепләр белән чигелгән.
Семинарда йомгаклау сүзе белән чыккан Җәлил хәзрәт Фазлыев фикерләре дә тәрбияви әһәмияткә ия. «Һәртөрле чибәрлек конкурслары үткәреп кыз балаларны чишендергәнче, мин төп йортта өлкәннәр белән яшәүче киленнәр конкурсы үткәрергә тәкъдим итәр идем, чөнки авылны төп йорт киленнәре яшәтә. Авылда яшәп кеше үлми, бары күңел тарткан һөнәрең, алтын кулларың саф әхлагың булу кирәк. Безнең гаиләдә 4 буын бергә яши. Карт әнием, улым-киленем, оныклар һәм җәмәгатем белән мин». Хәзерге балаларны эштән биздереп үстерәләр. Без өч нәрсәне сакларга тиеш: нәселне, динне, телне.
Кешенең акылын 3 төрле әйбер ала: ачу, аракы, күзгә артык көч килү. Кеше китап укыганда вакыйгалар күңел аша үтә, ә компьютер, телевизор караганда күз аша гына. Димәк, озак вакытлар экранга төбәлеп утыру кеше психикасы бозылуга, тилерүгә сәбәп икән.
Менә шундый тирән эчтәлекле, эшлекле сөйләшү булды Түнтәр мәктәбендә. Укучылар гына түгел, мөгаллимнәр дә күп белем туплады. Бер-берсе белән аралашып үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләде.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: