Хезмәт

Көнләшү – иң куркыныч авыру

Кешеләр төрле холыкка, сыйфатларга ия. Кайбер сыйфатларны җәмгыять хуплый, кайберләрен начар дип әйтә. Динебездә дә нәкъ шулай ук.

Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбызны, Пәйгамбәребез Мөхәммәткә салават һәм сәламнәребезне җиткерәбез. Тәкъва бәндәләрдән булып яшәргә тырышыйк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне дә тәкъвалык сыйфаты белән бизәсә иде.

Кешеләр төрле холыкка, сыйфатларга ия. Кайбер сыйфатларны җәмгыять хуплый, кайберләрен начар дип әйтә. Динебездә дә нәкъ шулай ук.

Әгәр дә кеше башкаларга карата ачык йөзле, ярдәмчел һәм үзенә теләгән кебек аларга да яхшылык кына тели икән, без аны әйбәт дип әйтәбез. Әгәр дә кеше кара күңелле, көнче, усал, тупас икән, ул шайтанныкына хас, Аллаһ риза булмаган сыйфатларга ия була. Менә шушы Аллаһ сыйфатларның берсе – көнчелек. Халыкта аны ак һәм кара көнләшү дип тә бүләләр. Дөреслектә, ак көнчелек ул көнчелек тә түгел инде. Ул — кешенең малын, тынычлыгын, бәхетен күргәннән соң, аның өчен сөенү һәм: «Минем дә шулай булсын иде», — дип теләү. Бу яхшы, ярый торган сыйфат. Ә кара көнчелек ул: “Аныкы бар, минеке юк”, — дип уйлау һәм бу кешене күрә алмау, аңа күңелеңдә ачу тоту. “Аныкы бетсен, миндә булсын”, — дип теләү. Яки кешенең малын күреп: “Урлашкан”, — дип, бу кеше турында начар уйлау.

Кара көнләшү гарәпчә “хәсәд” дип атала. Бу авыру бүгенге көндә хәтта туганнар арасында да бар. Югыйсә, бергә үскәннәр, бергә уйнаганнар, бергә яшәгәннәр, яшьлекләре дә бергә узган. Тик шул туганнарның берсе бай, берсе ярлы, яки берсе яхшы эштә, икенчесе начаррак эштә булса, көнләшү башлана. Берсе икенчесенә ачу тота, аралашмаска тырыша.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләренә карасак, без нәрсәне аңлыйбыз? Адәм баласына малны да, сәламәтлекне дә, бәхетне дә, ягъни дөнья белән бәйле бөтен нигъмәтне дә Аллаһы Тәгалә биргән. Шулай булгач, көнләшә торган кеше чын мөселманнардан булса, ул теге кешенең бөтен малы да, дәрәҗәсе дә, бәхете дә, эше дә Раббыбыз тарафыннан бирелгәнен аңлый. Ә Аллаһы Тәгалә — хикмәт иясе. Раббыбыз чиксез кодрәте белән адәм баласына Үзе хәерле дип санаганын бирә. Бу байлык кешегә рәхәт өчен бирелгәнме, газап өченме — без белмибез, Раббыбыз Үзе генә белә. Шуңа күрә адәм баласы барысына да канәгать булырга, булганына шөкерана кылырга тиеш.

Димәк, кешедән көнләшүнең файдасы да, мәгънәсе дә юк. Ә уңышка ирешү өчен нишләргә кирәк? Аллаһы Тәгаләдән: “Я, Раббым, бир миңа бәхетле тормышны, тынычлыкны, сәламәтлекне, хәләл, бәрәкәтле малны. Сакла мине явызлыктан, кайгылардан, хәсрәтләрдән, ярлылыктан, мохтаҗлыктан, кеше кулына калулардан», — дип сорарга кирәк. “Сораган кешегә бирермен”, — дип, Аллаһы Тәгалә вәгъдә бирә.

Әгәр дә бездә көнләшү сыйфаты бар икән, без бу авыруны дәваларга, күңелләрне чистартырга тиеш. Көнләшү бары тик үзебезгә генә зыян китерә, башка кешегә аның зарары тими. Көнләшә торган кешенең калебе чирле, йөрәге авырта, нервлары какшый, ул төннәрен тынычлап йоклый алмый. Ул кеше эченнән ачудан кайный, бу ачуы соңрак кан тамырларыннан ага башлый. Ягъни, көнләшү белән үзенә зур зарар китерә. Шуңа күрә без бу авырудан сакланырга, пакьләнергә тиешбез. Бүгенге көндә үзебез ия булган нигъмәтләргә канәгать булып яшик. Сәламәтлек тә, мал-мөлкәтебез дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Шул турыда истә тотып, Раббыбызга итагать кылыйк. Шул вакытта без дә бәхетле булырбыз.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,

Удмуртия мөфтие.

Фото: yanarysh.ru

Реклама
Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: