Хезмәт

Корбан ите кайнаган суны түгәргә ярыймы? (сорау-җавап)

«Ислам динендә исрафны өнәп бетермиләр. Табибларыбыз еш кына майлы ризыктан тыелырган куша. Итле аш пешергәндә дә, беренче кайнап чыккан шулпаны түгәргә диләр. Корбан итен дә шулай иткән чак була бит. Бу гөнаһ һәм исрафка кермиме? Әлеге сорауга мулла ничек җавап бирер икән», - дип яза Казан шәһәрендә яшәүче Расыйха Закирҗанова.

Расиха ханымның соравына Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.
- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Корбан итенең суын һәм гомумән үзебез ашый алмаган башка ризыкларны хайваннарга бирү хәерлерәк. Хайваннарга бирү мөмкинлеге булмаганда бисмилләһ дип әйтеп, җиргә түгү яхшырак.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: