Корбанлык хайваннарның төрләре һәм калдыкларны юкка чыгару мәсьәләсе
Әгәр хайванның карыныннан яралгы чыкса, аның үсеш стадиясе исәпкә алына. Ул тулысынча формалашкан һәм тере булса, аны чалырга кирәк, әгәр формалашмаган яки үлгән булса, аны ашау тыела һәм аны чалу бернинди дә файда китерми.
Корбанлык сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланыла:
- дөяләр (бер яки ике өркәчле булулары мөһим түгел),
- сыерлар, үгезләр (яки буйволлар),
- сарыклар (яки кәҗәләр).
- Атлар корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый.
Хайваннар рөхсәт ителгән юл белән алынырга тиеш.
Югарыда саналганнардан тыш, һәрбер хайван үзенең билгеле бер яшенә җиткән булырга тиеш:
- дөя – биш яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
- сыер – ике яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
- сарык – бер яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк.
Корбанлык хайван сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланылмый:
- ике күзе сукыр яки бер күзе сукыр булса;
- һичьюгы бер аягы аксак булса, әгәр аның аксаклыгы күренеп торса һәм корбан чалу урынына хайван үзе килеп җитә алмаса;
- авыру, ябык булса;
- колагы яки койрыгы киселгән булса, яисә колагы яки койрыгының күп өлеше киселгән булса (әгәр күпчелек өлеше булса, рөхсәт ителә).
Корбанга чалу рөхсәт ителә, әгәр дә:
- тумыштан мөгезе булмаса, шулай ук мөгезе сынган булса (чөнки корбан чалу мөгез белән бәйле түгел),
- кастрацияләнгән булса,
- кычыту авыруы белән авырса (чөнки әлеге авыру хайванның тиресенә тарала).
Әгәр хайванны сатып алганда ул сәламәт булса, аннары аны корбан итеп чалу ярамый торган кимчелекләре ачыкланса:
- корбанлыкның хуҗасы бай булса – ул аны икенчесенә алыштырырга тиеш,
- әгәр ярлы булса – ничек бар шулай калдыра.
КОРБАННЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕ:
- корбан итен сатарга яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый;
- җәмгыять өчен корбанның файдасы күбрәк булсын өчен тырышырга, шуңа күрә:
- әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин);
- әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк,
- корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.
Әгәр хайванның карыныннан яралгы чыкса, аның үсеш стадиясе исәпкә алына. Ул тулысынча формалашкан һәм тере булса, аны чалырга кирәк, әгәр формалашмаган яки үлгән булса, аны ашау тыела һәм аны чалу бернинди дә файда китерми.
Хайванның тиресен:
- сәдака итеп бирергә;
- хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә;
- яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин.
Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телибез!
Чыганак: ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ сайты ; фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев