Хезмәт

Куныр авылында мөселман балалар сабан туе узды (+фото)

“Илнең киләчәге балалардан тора, ә аларның нинди булып үсүе – бездән”, - дип белдерә оештыручылар.

“Бик матур бәйрәм булды! Чын күңелдән балаларыбызга карап сөенеп утырдык. Барысы да булдыралар. Мәчеттәге мөслимә апаларына рәхмәт. Матур итеп догалар,сурәләр шигырьләр сөйләргә өйрәткәннәр. Тырышып хәзерләнгәннәр,күңелле уеннар оештырдылар. Бер бала да бүләксез калмады. Алып баручы Рәзүл Мөхәммәдиевка да ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Сабан туенда матур җырлар яңгырады, яңгыры да яуды, кояшы да кыздырды. Бәйрәм табын артында бик тәмле ботка, чәй, тәм-томнар белән сыйланып тәмамланды”, дип хәбәр итә әти-әниләр.

Фото: автор

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: