Хезмәт

Кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып

Бисмилләәһир рахмәнирраһим Аллаһы Тәгалә адәм балаларын гүзәл, күркәм, камил акыллы итеп бар кылган.

Аларга бу дөньяда яшәү өчен барлык нигъмәтләрне булдырган. Раббыбыз кешегә тән, җан, нәфес, фитри иман һәм акыл биреп бу дөньяга китерде һәм тормышыбызда дөрес яшәү өчен изге китабын Коръән-Кәримне иңдерде, шәригать хөкемнәрен бирде. Аллаһы Тәгалә безгә бу гүзәл дөньяда яшәү биреп, гаилә корып, балалар үстереп, тормыш белән ләззәтләнеп яшәргә, табигать белән хозурланырга, дөньяның төрле почмакларында яшәргә мөмкинлек биреп, бездән бары тик бер генә нәрсәне сорады, ягъни үзе кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә. Авырмы соң боларны үтәү?
I. Аллаһ Тәгалә кушканнар Аның фарызлары:
1. Аллаһны тану (инану). Аның барлыгына, берлегенә, кодрәтенә ышану.
2. Тәүлеккә биш вакыт намаз уку.
3. Зәкят (үзеңнең байлыгыңнан 2/40 өлешен ярлыларга, мохтаҗларга, ятимнәргә өләшү.
4. Елга бер мәртәбә Рамазан аенда 30 көн рәттән ураза тоту (сәламәт кешеләр өчен).
5. Байлыгы һәм сәламәтлеге булган һәр мөселманга гомеренә 1 тапкыр (Мәккәгә) Хаҗ кылу.
II. Аллаһы Тәгалә тыйганнар:
Хәрәмнәрдән тыелу (дуңгыз ите, аракы, барлык кешенең аңын томалый торган эчемлекләр, наркотиклар), гайбәт, яла ягу, кеше хакын ашау, кеше талау, үтерү, ришвәтчелек.
Кушканнарны үтәү авырмы соң? Юк. Боларны үтәүдә бернинди авырлыклар да юк, аның өчен иң беренче чиратта Аллаһка ышану, ахирәткә ышану, җәннәт һәм җәһәннәм барлыгына ышану кирәк. Әгәр дә без үлгәннән соң мәңгелек тормышка инанабыз икән, җәһәннәмнән курыксак, җәннәтләргә керергә теләсәк, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә тырышыр идек. Әле безнең күпләребезнең иманы зәгыйфь. Кайчан Аллаһны искә төшерәбез? Кайчан без авырыйбыз, кайчан я гаиләгә, я балаларга берәр төрле авырлык, кайгы-хәсрәт килсә. Шул вакыт без Аллаһы Тәгалә барлыгын хәтерлибез. Сәдака бирәбез, Коръән укытабыз, догалар кылдырабыз.
Ә кайчан яхшы яшибез, Аллаһ турында онытабыз, бу дөньяга мәңгегә килгән кебек яшибез. Сау-сәламәт, тормыш яхшы, гөрләп бара, борчу-мәшәкать юк. Ә бит бу дөнья безнең өчен вакытлы гына, без монда кунак, вакыт җитә һәм без бу тормышны ташлап, ахирәт дөньясына күчәбез һәм кыямәт көнендә Аллаһы каршында җыелып, шушы кыска гына яшәгән гомеребездә кылган эшләребез өчен җавап бирәчәкбез. Менә безгә бу турыда бервакытта да онытмаска кирәк. Бу дөньяда да әйбәт тормышта яшәп, ахирәткә дә әзерләнергә кирәк. Ә ахирәткә әзерләнү нәрсә соң ул? Ул әйткәнебезчә, Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу, игелекле эшләр, изге гамәлләр кылу, яхшылыклар эшләү, нәфесне йөгәнләү, булганына риза булып, Аллаһка шөкер итү. Чөнки Аллаһ Коръән-Кәримдә әйтте: «Ибраһим» сүрәсе, 7нче аять. «Минем биргәннәремә шөкер итсәгез, нигъмәтләремне арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, җәзам каты булыр», - диде. «Бер-берегезне гафу итегез, яхшылык эшләргә ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз», -диде. «Ширан» сүрәсе, 134нче аять.
Яхшылык эшлибезме, изге гамәлләр кылабызмы соң, ятимнәргә, мохтаҗларга, инвалидларга ярдәм кулы сузабызмы, авыруларга ярдәм итәбезме? Әйе. Эшлибез. Әмма ләкин барыбыз да түгел, әле барыбызда да мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, олы хисләр җитеп бетми, кеше кайгысы өчен кайгыра, кеше шатлыгы өчен шатлана белмибез.
Фән, техника алга китте, һәркайсыбызда кесә телефоны, төрле җирләрдәге туганнарыбыз белән сөйләшәбез, Компьютерлар кулланабыз, интернетка кереп төрле мәгълүматлар алабыз. Сайтлар ачып үзебезнең эшләребез турында сөйлибез, яхшы машиналарда йөрибез. Тормыш, Аллага шөкер, бик яхшы, олылар пенсия ала, газ кергән, йортлар әйбәт. Әмма әхлак ягыннан карасак, әхлагыбыз түбән, үзебездән яхшы яшәгән кешедән көнләшәбез, үчләшәбез. Зина кылу, никахсыз тормыш кору, дуңгыз асрау, ятимнәр, олылар, инвалидлар һәм пенсионерлар хакын үзләштерү зур гөнаһ икәнен аңламыйбыз. Ә бу зур гөнаһлар өчен Аллаһның кайнар уты, мәңгелек тәмуг газабы бары безне куркытмый, уйландырмый. Ә бит тәмуг бар, ул искитмәле котчыккыч урын. Анда кергән зур гөнаһлы кешеләр мәңге шунда калачак, мәңгелек утта яначак.
Намаз укыйбызмы соң? Ник укымыйсың дип сорасак, вакыт җитми, пенсиягә чыккач укырмын әле, диләр. Ә Аллаһы Тәгалә бар кешегә дә вакытны тәүлеккә 24 сәгать итеп биргән. Дөрес итеп файдалансаң эшләргә дә, гыйбадәт кылырга да җитә. Җир йөзендә 7 миллиард халыкның 2 миллиардтан артыгы мөселман, алар эшли дә, намазларын да укый бит, аларга да тәүлеккә 24 сәгать вакыт бирелгән.
Әле кайчан гына «Әй, мәчетләр булса иде, йөрер идек, намаз укыр идек, гает, җомга намазларында катнашыр идек», дип хыялландык. Аллаһка шөкер, хәзер һәр авылда мәчет бар, имамнар бар. Әмма күп вакыт мәчетләр буш тора, җомга намазларына килүчеләр саны аз, артмый, җомга намазы укыганда өйдә эшләп ятабыз, гөнаһ җыябыз. Хәтта олы кешеләр дә төрле сәбәпләр табып җомга намазына килми калалар. Монда инде вакытның туры килмәве, әбәт белән җомга намазы вакыты туры килмәү сәбәбе дә бардыр.
Ахыры бар.
Гаптерәис МӨҖИПОВ
Югары Шубан
мәчете имамы
Фото: http://www.islam.ru/content/obshestvo/5909

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: