Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кылган гамәлең үзеңә кире кайтыр

Аллаһ кешенең кылган гамәленең зурлыгына һәм кечкенәлегенә карамый. Ул кешенең шушы гамәлне нинди ният, нинди ихласлылык белән эшләгәненә карый.

Аллаһ Коръәндә әйтә: «Кем тузан бөртеге кадәр изгелек кылса, аны күрер. Һәм кем тузан бөртеге кадәр явызлык кылса, аны күрер». (әз-Зилзәлә сүрәсе)

Кеше нинди генә гамәл кылмасын, изгелекме, начарлыкмы, зурмы аның эше әллә бик кечкенәме, кылганы аның бу дөньяда һәм күбрәге Ахирәттә үзенә әйләнеп кайта, Әлеге аять иңгәнче Пәйгамбәребезнең сәхабәләре кылган вак гөнаһлар һәм изгелекләр өчен аларга шелтә дә, әҗер дә булмас дип уйладылар. Әмма бу аять аларның хата фикердә булуларын ачыклады. Бер генә эшләгән эш тә, бер генә әйткән сүз дә онытылмый һәм юкка чыкмый, ул языла һәм теркәлә, үлчәүгә куела.

Аллаһ кешенең кылган гамәленең зурлыгына һәм кечкенәлегенә карамый. Ул кешенең шушы гамәлне нинди ният, нинди ихласлылык белән эшләгәненә карый. Ул кешенең күңеленә, калебенә карап бәя бирә. Хәтта ихлас эшләнгән кечкенә генә бер изгелекне, Аллаһ зур бер гамәлгә кадәр күтәрә. Хәдистә килгәнчә, Аллаһ Адәм баласының кылган бер изгелеген уннан алып җиде йөзгә кадәр эшләгән итеп арттырып яза. Аллаһның исемнәре бар, шулардан: әш-Шәәкир — ягъни, Ул изгелек кылучы колына шөкерле булып, кылган изгелеген, изгелек белән аның үзенә ук кайтаручы. Һәм шулай ук әш-Шәкүүр исеме — ягъни, Ул изгелек кылучы колына шөкерле булып, кылган изгелегеннән караганда күпкә арттырып кайтаручы. Аллаһ ул кешегә, кылган изгелеге өчен әҗер-савабын, рәхмәтен, бәрәкәтен, ярлыкавын күпкә арттырып кире кайтара. Ә шулардан иң зурлары, Аның ризалыгы һәм җәннәте. Пәйгамбәребез әйтте: «Сезнең берегез дә үзегезнең кылган гамәлләрегез белән җәннәткә керә алмассыз», — диде. «Хәтта синдәме, әй Аллаһның рәсүле»? — дип сорадылар. Ул: «Хәтта мин дә, әгәр Аллаһ мине (сезне) рәхмәтенә алып, өстенлек бирмәсә», — диде. Бу нәрсә дигән сүз? Кеше үзенең кылган изгелекләрен, алар ничек кенә күп булмасын, җәннәткә алыштыра алмый. Чөнки алар барыбер җитмәячәк. Әгәр дә кеше Раббысының кушканнарын үтәп яшәсә һәм Аңа карышмаса, Ул аннан разый булыр һәм җәннәтенә кертер. Ә аның изгелекләрнең күплеге җәннәттә югаррак дәрәҗәгә күтәрелү өчен кирәк булыр. Аллаһ синнән разый булса, җәннәткә керерсең, һәм изгелекләрен күбрәк булса, анда дәрәҗәң югары булыр, азрак булса, түбәнрәк булыр. Шуның өчен изгелекнең бик кечкенәсе дә мөһим. Пәйгамбәребез әйтте: «Аллаһның ачуыннан ярты хөрмә биреп кенә булса да, хәтта бер җылы сүз әйтеп кенә булса да сакланыгыз», — диде. Пәйгамбәребез бу сүзләрне байларга түгел, ә мохтаҗларга әйтте. Әлбәттә ярты хөрмә белән тамак туймый, әмма Аллаһ хозурында бу ярты хөрмә бик авыр килер һәм зур садака булып язылыр. Шулай ук Пәйгамбәребез әйтте: «Бер генә изгелекне дә юкка санамагыз. Хәтта су алырга теләүчегә чиләк белән су алып бирү генә яки кардәшеңне якты йөз белән каршы алу гына булса да», — диде. 

Берәр изгелек кылгач, Аллаһтан берәр хәер сорап дога кылу яхшы булыр. Аллаһ безгә Коръәндә Муса пәйгамбәрнең кайссасын китерә. Ул Мисырдан китеп Мәдьян җиренә килгәч, үзләренең көтүләрен эчертүче халыкны күрде. Читтә ике яшь кыз тора, аларның да күпмедер хайваннары бар, алар үзләренекен эчерү өчен, көтүчеләрнең киткәннәрен көтеп торалар. Шунда Муса килеп бу кызларга су алып биреп сарыкларын эчерде. Шуннан читкә китеп агач күләгәсенә утырып: «Раббым! Синнән килгән һәрбер хәергә мин мохтаҗмын», — дип дога кылды (әл-Касас сүрәсе:24), Аллаһтан үзенә хәерләр сорады. Шуңа күрә берәр изгелек кылгач дога кылып куярга онытмаска кирәк.

Әгәр дә изгелек кылучы динсез икән, Аллаһ аның изгелегенә дә изгелек белән бу дөньяда кайтарыр. Аллаһ аңа байлык һәм сәламәтлек бирер, итагатьле балалар, гаилә бәхетен һәм башка хәерләр бирер. Аллаһ бер кайчан да изгелеккә изгелек белән кайтармый калмас. Әмма Ахирәттә динебездә булмаганнарга өлеш булмас һәм аның гөнаһлары да ярлыканмас, чөнки ул бу дөньяны гына теләде һәм Ахирәткә аның өметләре юк иде. «Кешеләрдән кайберләре: „Әй Раббыбыз! Бир безгә бу дөньяда диләр“, — диләр, әмма Ахирәттә аларга өлеш булмас». (әл-Бакара сүрәсе: 200).

Изгелек кылучы мөэмингә Аллаһ бу дөньяда да бирер һәм күп өлешен аңа Ахирәттә бирелер. Аллаһ аның гөнаһларын ярлыкар һәм аннан разый булыр. «Һәм алардан: „Әй Раббыбыз! Безгә бу дөньяда да яхшысын бир һәм Ахирәттә дә яхшысын бир һәм безне ут газабыннан сакла“, — диләр. Аларга эшләгән изгелекләреннән өлеш булыр, Аллаһ бик тиз хисап кылучы». (әл-Бакара: 201).

Изгелек кылучы кылган изгелегенең кайбер нәтиҗәсен бу дөньяда инде күрер, әмма күбрәге аңа Ахирәттә булыр. Коръәндә һәм хәдисләрдә шуңа төрле мисаллар китерелә.

Пәйгамбәребездән килгән озын, мәшһүр хәдистә, өч кеше юлга чыгалар. Кич белән алар төн кунарга дип тау куышына керәләр. Әмма тау башыннан җимерелеп төшкән таш, тау куышын каплап куя һәм алар бикләнеп калалар. Шунда алар киңәшләшеп үзләренең кылган ихлас изгелекләрен искә алып, шулар аркылы Аллаһтан ярдәм сорарга карар кылалар. Аларның берсе, ата-анасын зурлап, аларны хөрмәт итеп яшәгән. Шул изгелеге белән Аллаһтан ярдәм сорый һәм таш бераз күчә. Икенчесе, аңа эшләгән эшчегә хезмәт хакын сөйләшкән күләмнән күпкә арттырып түләгән. Ул шул изгелеге аркылы Аллаһтан ярдәм сорыган һәм таш тагын бераз күчә, әмма әле чыгарлык булмый. Өченчесе, зина кылам дигәндә бу гөнаһтан Аллаһ өчен тыелып калган. Ул шуның өчен Раббысыннан котылу сораган һәм таш тәмам күчеп, Аллаһ аларны бу тоткынлыктан коткара.

Шулай ук әл-Кәһф сүрәсендә Аллаһ безгә Муса пәйгамбәр һәм Хидыр исемле изге кеше белән булган кыйссаны китерә. Болар икесе бер авылга җикәч, халык боларны кунак итәргә теләмичә аларны кагалар. Әмма шуңа да карамастан Хидыр бер өйнең аварга әзер булган коймасын төзәтеп куя. Муса аптырап бу эшне сәбәбен сорагач, Хидер аңа: «Бу, шушы авылдагы ике ятим балаларның коймасы һәм бу койма астында аларга дип хәзинә яшерелгән. Аларның аталары изге кеше иде. Һәм синең Раббың, аларның җитлегеп, шушы хәзинәләрен Раббыңның рәхмәте белән табып чыгаруларын теләде. Мин моны үз теләгем белән эшләмәдем...», — дип бу эшнең сәбәбен аңлата. (әл-Кәһф сүрәсе: 82). Бу сабыйларның аталары изге кеше булу сәбәпле, Аллаһ аның балаларынана да рәхимле булды һәм ярдәменнән калдырмады. Безнең һәрберебезнең тормышында да, изгелек кылганнан соң, берәр уңай үзгәрешләр булганын хәтерлибездер.

Аллаһ әйтә: «Һәм кем Алаһтан (куркып, гөнаһлардан) сакланса, Ул аңа чыгу юлын күрсәтер һәм ул уйламаган җирдән аңа ризыгын бирер... », — диде. 

Шулаһ ук Аллаһ әйтә: "Һәр мөэмин ир яки хатын булсын, изге гамәл кылса, Без аны күркәм тормыш белән яшәтербез. Һәм һичшиксез, алар кылган нәрсәләрнең әҗерләрен иң күркәме белән бирәчәкбез".(ән-Нәхл сүрәсе: 97).

Марат Сәйфетдинов,
Балтач үзәк мәчете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев