Кылычтан котылган галим яки укылмый калган бердәнбер намаз
Аның исеме Хәсән ибн Йәсәр була. Ул пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хатыннарының берсе булган Үммү Сәләмәнең йортында тәрбияләнеп үсә. Кече яшьтән үк белемле сәхабәләрдән динне өйрәнә һәм пәйгамбәребезнең хәдисләрен риваять кыла.
14 яше тулгач, ул әти-әнисе белән Басрага күченә һәм шуннан бирле аны Хәсән әл-Басри дип йөртәләр. Басраның зур мәчетендә ул пәйгамбәребезнең иң мәшһүр сәхабәләреннән тәфсир, хәдис, фикһны, гарәп теле нечкәлекләрен һәм башка фәннәрне өйрәнгә. Күпмедер вакыттан соң ул Басрада фикһны иң яхшы белүче галим булып таныла. Аның вәгазьләрен тыңлау, үзләрен борчыган сорауларга җавап алу өчен аның янына төрле тарафлардан халык агыла башлый. Хәтта аның турында әмирләр дә сораштыра башлый.
Халид ибн Сафуан шундый бер вакыйга турында искә ала: “Бервакыт мин мөселманнарның әмире Мәсләмә ибн Габдил-Мәликне очраттым. Ул миннән Хәсән турында сөйләвемне үтенде. Мин аңа әйттем: “Аның турында миннән сорап, дөрес эшләгәнсең, чөнки мин аның күршесе һәм һәрвакыт аның дәресләрендә катнашам. Һәм мин аның турында шуны әйтә алам: әгәр дә Хәсән берәр изге эшкә өндәсә, ул бу эштә үзе башкаларга үрнәк була. Әгәр берәр гөнаһтан тыелуга чакырса, үзе бу гөнаһтан иң каты сакланучылардан булды. Ул беркайчан да кешеләрдәге кием-салым һәм мал-мөлкәткә кызыкмады һәм үзендә булдырырга омтылмады. Кирәк-яракларын ул беркайчан да кешеләрдән сорамады, киресенчә, кешеләр һәрвакытта аңа һәм аның белеменә мохтаҗ булдылар”. Һәм шуннан соң әмир әйтте: “Араларында мондый кеше булганда, бу халык беркайчан да адашмас”.
Гыйракта әмирлек бер гаделсез кеше кулына күчкәч, күп кешеләр аның җәбер-золымына дучар булалар. Бу вакытта бары Хәсән һәм тагын бер-ике кеше генә әмирдән курыкмыйча халык алдында һәм әмирнең үзе каршында да хак сүзне сөйләүчеләрдән булалар. Бервакыт әлеге әмир үзенә биек итеп патша сарае төетә. Төзелеш тәмамлангач, бу вакыйганы тантаналы билгеләп үтәр өчен, ул халыкны җыярга куша. Хәсәннең дә шушы халык җыелу форсатыннан файдаланып каласы килә. Ул килеп җиткәндә кешеләр бу бинаның биеклегенә һәм искиткеч матур итеп бизәлүенә сокланып, бина тирәли әйләнәләр иде.
Шул вакыт Хәсән халык алдына чыгып вәгазь сөйли башлады. Бу вәгазьдә халыкны таң калдырырлык шундый эчтәлектәге сүзләр дә бар иде: “Явызларның-явызы төзеткән шшы бинаны күрергә дип җыелдык. Ләкин Фиргавен аннан зур һәм биегрәк итеп төзеткән иде. Әмма Аллаһы Тәгалә Фиргавенне дә һәлак итте, ул төзегән бинаны да юкка чыгарды. Әгәр дә әмиребез күк әһелләренең аны ничек күрә алмаганнарын һәм җир әһелләренең тыштан гына үзен хөрмәт итеп кыланганнарын белсә иде”...
...Икенче көнне әмир үзенең хезмәтчеләренә көчле нәфрәт белән җикеренде: “Ничек берегез дә шул бәндәгә каршы җавап таба алмады. Аллаһ белән ант итәм, хәзер үк сез куркакларның алдында мин аның башын чаптырачакмын”. Шуннан соң ул Хәсәнне алып килергә боерды. Хәсән килеп керешкә кылычлы палачны күрде һәм кешегә ишетелмәслек итеп, иреннәрен генә кыймылдатып, нәрсәдер әйтеп куйды. Һәм берни дә булмаган кебек, тыныч кыяфәттә әмиргә якынайды. Шулчак әмирнең йөзе үзгәреп, ачуы басылып киткән кебек була. Алай гына да түгел, ул аны ачык йөз, түбәнчелек белән үз янына утырта, дини мәсьәләрләр турында сораштыра һәм дусларча саубуллаша. Хәсән артыннан чыккан әмирнең сакчысы: “Сине бит әмир кунак итеп түгел, башка ният белән чакырткан иде. Кылычлы палачны күргәч, иреннәреңне селкетеп куйганыңны күрдем, шул чакта нәрсә дип әттең син?” – дип сорый. “Мин Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иттем: “Раббым, син ничек итеп Ибраһим пәйгамбәргә утны салкынча һәм имин кылган булсаң, миңа да моның ачуын шулай зарарсыз кыл” дип әйттем”, – ди Хәсән.
Халык Хәсәнне гомер буе шулкадәр хөрмәтли, хәтта ул вафат булган көнне, бөтен халык аның җирләүдә катнашу сәбәпле, Басра шәһәре мәчетендә икенде намазы укылмыйча кала. Әлеге мәчет төзелгәннән бирле укылмый калган бердәнбер намаз була ул...
Гомәр хәзрәт Гомәров
(Кыскартып бирелде. Язмада “Тәбигыйннар тормышындагы чагылышлар” китабыннан алынган вакыйгалар китерелде)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев