Хезмәт

Кыямәт көнендә иң авыр сорау нинди булачак?

Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Кыямәт көнендә Аллаһының коллары дүрт әйбер турында соралмыйча бер адым да атлый алмаслар.

Алар түбәндәгеләр: үзеңнең тормышыңны ничек үткәрдең һәм яшьлегеңне нинди максатларда сарыф иттең, нинди юллар белән мал таптың һәм аны нәрсәләргә сарыф иттең, белемеңне нидә кулландың» (Тирмизи). Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Һәрбер кеше - көтүче, һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен соралачак. Идарәче - көтүче, һәм ул үзенең көтүе өчен соралачак. Ир-ат - көтүче, һәм ул үзенең гаиләсе өчен соралачак. Хатын-кыз - көтүче, ул үзенең балалары өчен соралачак. Кол - көтүче, һәм ул үзенең хуҗасының милке өчен соралачак. Һәрберебез көтүче түгелмени? Һәрберегез үзенең көтүе өчен җавап тотачак» (Бохари, Мөслим).
 

Догалы йорт

Фото: vk.com

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: