Хезмәт

Үлеп терелү

Ахыргы сәгать җиткәч, быргыга өргән каты тавыш була һәм җир йөзендәге барлык җан ияләре һәлак була. Зур биек таулар да, бу көннең катылыгына чыдый алмыйча, тузанга әйләнә.

Бу дөньяның башлангычы булган кебек, аның ахыры да булачак. Коръәндә әйтелгәнчә, бу көн кыямәт көне (басып тору көне) дип атала. Ахыргы сәгать җиткәч, быргыга өргән каты тавыш була һәм җир йөзендәге барлык җан ияләре һәлак була. Зур биек таулар да, бу көннең катылыгына чыдый алмыйча, тузанга әйләнә. Бу көннең куркынычлыгыннан аналарның балалары төшә һәм кечкенә балаларның чәчләре агара. Табигатьне тотучы законнар юкка чыгар һәм җир тип-тигез булып калыр. Бу көн җомга көнне башланыр. Шуннан соң икенче тапкыр быргыга өрү булачак һәм мәетләр каберләреннән кубарылып, Аллаһ каршына китерелерләр. Пәйгамбәребез әйтте: “Ике быргы арасында 40 ел узар. Һәм күктән су явар, шул су белән мәетләр яшелчәләр кебек үсәрләр. Кешенең, үлгәч, бөтен җире череп юк булыр, койрык очындагы сөяктән башка. Шушы сөяктән кыямәт көнендә кеше яңадан җыелыр” (Бохари һәм Мөслим китерәләр).

Умыртка сөягенең иң ахырында бер сөяк бар, русча “копчик” дип атала. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, ул череми һәм утта янмый. Аллаһ бу “орлык”ны үсемлек орлыкларын саклаган кебек саклый. Әгәр кеше, хайван яки кош үлән, җиләк-җимеш ашасалар, ашказаны аларның орлыкларын эретми, алар имин килеш чыгып китәләр һәм яңадан үсәләр. Аллаһ та кешене менә шушы орлыктан (күзәнәктән) кире җыячак.

Бервакыт Пәйгамбәребез янына, кулына черегән сөякләр тотып, Убәй ибн Хәләф исемле бер мөшрик килә һәм, Аллаһ бу сөякләрне ничек тергезә алсын инде дип, аннан көлә. Шушы вакыйгадан соң Аллаһ бу хакта аять иңдерде һәм әйтте: “Әллә ул кеше белмиме, ничек итеп без аны бер тамчыдан бар иткәнебезне. Шулай булса да ул ачык рәвештә безнең белән бәхәсләшә. Ул безгә мисал китермәкче була, ә үзенең нәрсәдән бар ителгәнен оныта һәм әйтә: “Кем тергезер соң бу черегән сөякләрне?” – дип. Әйт аңа: “Бу сөякләрне кем беренче тапкыр бар итте, шул Зат аларны тергезер, Ул барлык мәхлуклар хакында белүче (Йәсин: 77-79).

Аллаһ Коръәндә хәтта кешеләрнең бармак эзләренә кадәр җыячагын вәгъдә итә: “Кыямәт көне белән ант итәм. Кыямәт көнендә кылган эшләреннән үкенүче кеше белән ант итәм. Әллә кеше уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен без җыя алмабыз дип? Әләбәттә, җыярбыз. Без аның хәтта бармакларын да җыярга кодрәтлебез”. (Кыямәт: 1-4).

Эш шунда ки, һәр кешенең бармак башында үзенә күрә бер эз, рәсем бар. Бармак эзләре яралгы ана карынында булганда, дүртенче айга инде формалашып бетә. Шулай итеп, Аллаһ һәрбер кешегә аның шәхесен белдерүче тамга сала. Күп тикшеренүләрдән соң галимнәр шундый нәтиҗәгә килә: “Беркем дә җир йөзендә бер үк төрле бармак эзләрен таба алмаячак”. Ягъни бу эз, рәсем уникаль, безнең заманда яшәүче һәм безгә хәтле яшәгән һәрбер кешенең бармак эзләре үзенчәлекле. Кыямәт көнендә Аллаһ безнең тәнебезне яңадан җыйганда бу индивидуаль тамгабызны да кире кайтарачагы хакында белдерә.

Аллаһ Коръәндә кыямәт көнендә кешенең кабат терелүенә үле җирнең терелүе белән мисал китерә. Берничә ел яңгыр күрмәгән, 70 градус эсселек астында яткан җир яңгыр явып китү белән терелә, үләннәр чыга башлый, чәчәкләр ата. Нәкъ шушы үле җир кебек, сез дә терелеп, каберләрегездән кубарылып чыгарсыз дип, Аллаһ безгә вәгъдә итә.

Без, кешеләр фикерләсен өчен Аллаһ янә сораулар бирә: “Без күкне һәм җирне юкка гына бар итмәдек, кәферләр генә шулай уйлыйлардыр... Без иман китереп изге гамәл кылучыларны җир йөзендә бозыклык таратып йөрүчеләр кебек кылыйкмыни? Яки явызлыклардан тыелучыларны гөнаһка чумган явызлар белән бер тигез кылырбызмы?” (Сад: 27-28). Юк, Аллаһ гадел зат, Ул, әлбәттә, мондый гаделсезлекне булдырмас. Аның өчен кыямәт көне бар. Бу көндә гадел үлчәү куелачак, тузан кадәр генә дә изгелек һәм явызлык та качып кала алмас.

Ничек кенә карасаң да, үлгәннән соң Аллаһ каршында җавап тоту булачагына ышанган кеше берни дә югалтмый. Ул ышанмаучы кебек дөньяның барлык матурлыкларыннан да файдаланып яши. Шуңа өстәп, ул үзенең тормышын бер тәртипкә сала, гөнаһлар, явызлыклар кылудан тыела, Аллаһ каршына кайтырга әзерләнә һәм шул сәбәпле үзен күп хаталардан саклап кала. Әгәр инде ышанмаучы кеше үзенең ышанмавында хаталанса, ул иң бәхетсезләрдән булачак, ә аның “рәхәт” тормышы, алган ләззәтләре үлүе белән юк була, ләкин мәңгелек хәсрәте кала...

Марат СӘЙФЕТДИНОВ.

Фото: pixabay.com/ru

 

Реклама
Теги: ислам
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: