Хезмәт

Үлгән кеше: “Карагыз, карагыз, бер көн сез дә шушы сурәткә керерсез”, – дип үпкәләп ятыр ди.

Без еш кына “үкенечле үлем” дип сөйләшәбез. Күбебез яшьли үлемне үкенечле үлем дип саный. Бу шулаймы соң?

Бу дөньяда без күрәбез, ис сизәбез, тәм тоябыз, катыны, йомшакны аерабыз һәм шушы хисләребезне канәгатьләндерү өчен яшибез. Әмма җан тәннән аерылгач, бу кыйммәтләр кыйммәт булудан туктый, чөнки тән инде юк, күз дә юк, колак та, авыз, борын да. Күңел күзе белән җан гына калды. Кыйммәтләр үзгәрде, әйткән яхшы сүзләрнең, кылган изге гамәлләрнең кыйммәте генә калды. Бу дөньяда калучыларның да кылган догаларының гына рәхәте безнең җаныбызга ирешә.

Без – адәм балалары, шуны да аңламыйбыз: безнең үлгән кешене нәрсәгәдер төрәсебез, киендереп күмәсебез килә. Ул инде аңа кирәк түгел, аның тәне инде сизми. Музыка уйнатмакчы булып, оркестр китерәбез, веноклар эшләтәбез ... – ул әйберләрнең инде үлгән кеше өчен кыйммәте калмады. Кулларыбызны күтәреп: “ Йә, Раббым, белеп һәм белми кылган гөнаһларын ярлыка, урыннарын җәннәттә кыл”, – дип дога кылырга кирәк. Ә без ул эшне эшләмибез, кирәкмәгән әйберләр белән кыенлык тудырабыз, мәетнең дә рухын рәнҗетәбез.

Бүген чиратка басып, үлгән кешенең йөзен карау гадәте модага кереп бара. Кешенең якты истәлеге калсын өчен, аның матур вакыттагы йөзен хәтерләп калырга кирәк. Исән вакытта аралашып, күрешеп яшәргә кирәк. Аның үлгән, сулган йөзен күреп калудан ни файда? Үлгән кеше: “Карагыз, карагыз, бер көн сез дә шушы сурәткә керерсез”, – дип үпкәләп ятыр ди. “Теләнеп яшәү, авыру, бурычка алу, көнчелек, үлгән кешенең йөзен карау гомерне кыскарта”, – дигән сүзләр дә бар. Бу сүз хак булырга тиеш.

Үлгәннәрне дә каберлеге өстенә “чүп” тутырып “хөрмәтлибез”. Ул куйган веноклар, ясалма чәчәкләр көннәр үтү белән нәрсәгә әйләнә соң? Үлемне җанның тәннән, ягъни матди дөньядан аерылу икәнен аңлап эш итү кирәк. Дөнья матурлыклары, байлыклары дөнья өчен генә, ә рух өчен рухи байлык, дога кирәк.

Без еш кына “үкенечле үлем” дип сөйләшәбез. Күбебез яшьли үлемне үкенечле үлем дип саный. Җан тәннән аерылганда, иман җаннан аерылса, менә бу үкенечле үлем була. Имансыз китүдән дә зур бәхетсезлек юк. Чөнки ул кешенең урыны – мәңгелек җәһәннәм. Имансыз үткән кешегә бу дөньяда калучылар догасы да ирешми. Аллаһка ышанмау, төрле көфер сүз сөйләү, фарызны инкарь итү, хәрамны хәләл дип әйтү имансыз үтүгә сәбәп була. Аллаһ Раббыбызның: “Биш вакыт намаз иясен иман белән үткәрермен”, – дигән вәгъдәсе бар. Үкенечле үлем белән үлмәс өчен, ягъни имансыз китмәс өчен иң элек биш вакыт намаз иясе булырга кирәк.

Аллаһ Раббыбыз: “Биш вакыт намаз укымаган кешене теләсәм – иман белән үткәрермен, теләмәсәм – юк”, – дигән. Бу вакытта инде үлгән вакытыңда иманыңны шайтанга сатып, дөньядан үтүең бар. Ул очракта синең рухың өчен күпме генә дога кылсалар да, сәдака бирсәләр дә, берсе дә файда бирми. Хәтта дөньяда кылган яхшылыклар булса да, дөньяда матур итеп искә алу өчен генә кала, савабы ахирәткә ирешми. Шуңа күрә Аллаһның үзен дә, фарызларын да, хәрам дигән әйберләрен дә инкарь итәргә ярамый.

Һәркайсыбызга Аллаһ Раббыбыз хәерле гомерләр биреп, Үзенең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләребезне, бу вакытлы дөньядан мәңгелеккә иман әһеле булып күчүләребезне һәм Аллаһның җәннәтләрендә очрашуларыбызны насыйп итсә иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев.

 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: мәет
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: