Хезмәт

Җәлил хәзрәт Фазлыев лекториядә катнаша

20 майда "Islamica" лекториясе кысаларында баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясый. Хәзрәт "Ислам әхлагы һәм бүгенге җәмгыять кыймәтләре" темасына сөйләячәк.

Лекция 16:00 сәгатьтә башлана.
Атна саен үткәрелелүче лекториянең максаты - киң җәмәгатьчелекне танылган ислам әһелләре белән таныштырудан гыйбарәт. Алар арасында динне өйрәнүче фәнни хезмәткәрләр дә, дини эшчәнлек алып баручылар да бар.
Лекторлар белән очрашу КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара багланышлар институтының яңа ачылган исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгендә (Казан, Пушкин урамы, 1) уздырыла. дип хәбәр итә интертат.ру.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: