Хезмәт

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Сакал йөртү әдәбе турында».

Җәлил хәзрәт, соңгы вакытларда сакал йөртү мәсьәләсен еш күтәрәләр. Бу, һәркемнең үз эше булса да, андыйларның сакалына, кара киеменә карап, тиз генә кайсы дин кешесе икәнен чамаларга кыен.

Ә бит әбиләребез, бабайларыбыз үзләренең тышкы кыфәтен мөселман диненең бер өлеше дип караганнар. Сезнең моңа карашыгызны беләсебез килә иде.
Әгуузе билләһи минаш-шайтан-иирраҗиим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим!
Газиз дин кардәшләрем, әссәләмммүгәләйкүм үә рахмәтул-лаһи үә бәракәәтүһ.
Динебездә булган хәдисләрдә сакал йөртү турында әйтелгән. Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.) нең «Сакалны озын йөртегез, мыекны кыска йөртегез», дигән хәдисе бар. Шушы хәдисне үтибез, диеп безнең яшьрәкләребез сакал мәсьәләсенә артык егылып киттеләр. Һәр кәвемнең яшәү урыны бар, без православие динендәгеләр белән янәшә яшибез. Кайсы кавемгә охшасаң, шул кавем белән кубарылырсың, дигән гыйбәрәгә таянып, безнең татар халкы элек-электән христиан динендәгеләргә охшамас өчен, гасырлар буе үзенең тән, кием һәм ашау әдәбен булдырган. Сакал йөртү әдәбе буенча исламда катгый хәдис тә юк.
Катгый хәдис булса, мөселман дөньясында, сакал йөртүнең бердәм кагыйдәсе булыр иде, ә ул юк. Төрекмән бер төрле, үзбәк икенче төрле, чит илләрдә яшәүчеләр тагын бер төрле йөртә, төрекләр бөтенләй йөртми дә. Сакал буенча, аның сәвабы турында 7 хәдис бар, ә чалма чалу, чалмалы килеш намаз уку турында (мин башта 116 дип йөри идем), хәдисләрнең 200дән артык икәне ачыкланды. Чалма киеп уку турында шуның кадәр хәдис булуга карамастан, яшьләр киресенчә, яланбаш намаз укырга омтылалар. Ә сакалга, нәрсәгәдер игътибар артык зур.
Тарихтан карасак, татар авылларына килгән чукындыручыларны «сакалбайлар» килә, дип сөрән салып, каршы алганнар һәм качу ягын караганнар. Яулыкны да бит өчпочмаклап бәйләргә ярый, әмма башка милләт хатын-кызларына ошамас өчен дип татар хатын-кызлары аны җәеп бәйләгәннәр. Күршедә яшәүче халыкларга охшамас өчен, хәттә аларның ризыкларын да өстәлгә куймаганнар. Тастымал җыюның, киемнәргә сәдап тагуның да үзенең кагыйдәсе булган. Бу очракта, әйткәнемчә, татар халкы, бүтән кавем белән кушылмас өчен, шулай үзен-үзе саклаган. Элек-электән без, татар-мөселманнар, башка халыклар уртасында аерым утрау кебек көн күргәнбез. Урамнан барганда, «әнә мөселман егете килә, әнә мөселман кызы атлый», дип элеккеге заманнарда аларның киенүләреннән белеп булган. Хәзер, тышкы кыяфәттән, намаз укучы мөселман икәне танылмый. Хәнәфи мәсхәбе буенча сакалның учтан чыгып торуы мәкрүһ саналганын да искә төшерергә кирәк.
Сакал йөртү әдәбе, тән чисталыгы, чәчне үстерү тәртибе - болар барысы да безне бүтән кавем белән кушылудан саклаган. Миңа үпкәләмәсеннәр, карадан киенгән кызларыбызның тышкы кыяфәтенә карагач, әллә Раифа монастырыннан чыкканмы, әллә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укучысымы, һич аңлап булмый. Бүген ашауда, киемдә, сөйләшүдә аермалык булмау катнаш никахларга китерә дә. Соңыннан «кызым бүтән милләт кешесенә чыкты», «малаем әллә кемгә өйләнде», дип лаф орабыз, зарланабыз. Ә моңа дөрес тәрбия бирмәгән бары үзебез гаепле һәм сәбәпче.
Фото: http://islam-today.ru/veroucenie/kakim-dolzno-byt-povedenie-nastoasego-musulmanina/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: