Бүген дингә килүчеләребезнең байтагының тизрәк күбрәк савап эшлисе килә. Бу - табигый да. Чөнки күпме гомеребез намазсыз, хәрамнардан тыелмыйча заяга үткән. Күпме гомеребез калгандыр - белмибез. Шуңа күрә әүвәлге гөнаһларыбызга да кәффәрат булырлык (арынырлык) изгелекләр эшлисе килә.
Гөнаһлардан тыелып, нәфесеңне җиңеп яши алуның ләззәтен дини кеше генә аңлый. Динсезгә аны күпме генә төшендерсәң дә аңлый алмый. Бүген мәчетләрнең буш торуының да бер сәбәбе шул. Динсез кеше мәчеттә намаз укуның тәмен тоя алмый. Андый кешене мәчеткә намазга чакыру, аның савабын аңлату сукырга - табигать матурлыгын, чукракка кош сайравының гүзәллеген төшендергән кебегрәк.
Пәйгамбәребез (с.г.с.) заманында да сәхабәләр: «Йә, Рәсүлуллаһ, безгә саваплы гамәлләрне санап күрсәт», - дип бик еш үтенә торган булганнар. Чөнки аларның да җаһилияттә (наданлыкта) үткәргән гомерләре шактыйга сузылган. Балигъ яшькә җиткәч, мөселман булып яшәүчеләрнең дә теләкләре күбрәк изгелек кылу гына булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.с.) беренче чиратта иман китерү, намаз уку, зәкят бирү, ураза тоту, хаҗга бару гамәлләрен санап күрсәткән. Чөнки иң зур савап - фарыз гамәлләрне үтәүдә. «Фарызларны үтәгәннән соң тоткан нәфел уразаларыгыз уттан пәрдә булыр, биргән нәфел сәдакаларыгыз, су утны сүндергән кебек, гөнаһларыгызны бетерер», - дип аңлаткан. Нәфел намазлардан иң саваплысы дип төн уртасы узганнан соң таң беленгәнчегә кадәр үти торган, ике ракәгатьтән 12 ракәгатькә кадәр булган тәхәҗҗүд намазын атаган. Аннан соң Пәйгамбәребез: «Әти-әниләргә итагать кылыгыз», - дип боера.
Әти-әнисенә күркәм мөгамәләдә булмаучыларның нәфел уразасы, нәфел сәдакасы, нәфел намазлары кабул булмас, дигән хәдис тә бар.
Болардан соң Расүлуллаһ җиһадны телгә ала. Җиһад ул - илгә, дингә куркыныч янаганда кулга корал алып илне саклау, кирәк икән - бу эш өчен үзеңнең гомереңне дә кызганмау. Ләкин моны Пәйгамбәребез (с.г.с) «кече җиһад» дип атый. Ә иң зур җиһад ул - үзеңнең нәфесең белән көрәшү һәм башкаларны дингә өндәү. «Берәү яман гадәтләреннән арынса, һиҗрәт кылучы кебек савап алыр, берәү нәфесен җиңсә, җиһад кылучы савабын алыр», - дигән Пәйгамбәребез (с.г.с.). Имам Әбү Хәнифә белән имам Мәлик гыйлем алуны да җиһадка тиң дип санаганнар. Бәдер сугышыннан кайт¬канда, Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кече җиһадны җиңдек, инде олы җиһадны җиңә алырбызмы?» - дигән. Сәхабәләр: «Бу сугыштан да олы җиһад - ул нинди җиһад?» - дигәннәр.
«Ул - безнең нәфесебез белән көрәшү», - дигән Рәсүлебез.
«Йә, Расүлуллаһ, инде гомерне дә корбан итүдән дә саваплырак гамәл юктыр», - дигәч, Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Әле бер гамәл калды, телегезне тыйсагыз, иң зур савапка ирешерсез, сезнең телегез сезне борыныгыздан өстерәп тәмугка алып баручы», - дигән. Шулай ук: «Кем иман китерсә һәм Ахирәт көненә ышанса, матур сүзләр генә сөйләсен, яисә дәшми торсын», дигән хәдис бар.
Безгә телебез Аллаһны зекер итәр, Коръән укыр, Аллаһның колларын туры юлга өндәр, Хак Тәгаләдән үзеңнең дөнья вә Ахирәт хаҗәтләреңне сорар өчен бирелгән. Әгәр без Аллаһның безгә биргән шушы олы нигъмәте - телебезне Ул кушканча файдалансак, әлбәттә, шөкранә кылучылар булырбыз. Башкаларга яла ягып, ямьсез сүзләр сөйләр өчен куллансак, тәмугка керүебезгә сәбәпче була. Иң явыз дошманнарыбызның берсе тел икән, әйдә булган акылыбызны, ихтыяр көчебезне җыеп, аны җиңик. Берәү әйткән бит: «Картайган саен, әгъзалар, буыннарның хәле китә, кызганыч ки, аларның куәтләре нәфескә һәм телгә күчә», дип. Бу да иман зәгыйфьлегенең бер мисалы. Картайган саен, кешенең тәкъвалыгы артырга тиеш. Картаю ул - Аллаһ белән очрашуга якынаю. Акыллы кеше кем белән булса да очрашырга барганда, бүләк әзерли. Ә Аллаһ каршында изге гамәлләр генә кыйммәткә ия.
Әгәр телебезне җиңә алмасак, ул безгә баш булачак һәм утка салачак. Имам Газали хәзрәтләре телне сигез төрле эштән тыярга киңәш иткән. Иң беренчесе: телне ялганлаудан саклау. Уйнап та ялганларга ярамый, гадәтләнеп китүең бар. Ялган - иң зур гөнаһларның берсе. Кешеләр сине ялганчы дип санасалар, намуслы адәм дип санамаслар, сиңа ышанычлары бетәр һәм нәфрәт белән карарлар. Беребез дә алданырга теләмибез, алдаган кешене дошман күрәбез, сине алдамасыннар дисең икән, үзең дә телеңне ялганнан тыярга тиеш. Үзебезнең башка кимчелекләребезгә дә чит кеше күзлегеннән карыйк. Кешеләрнең начар гадәтләре бездә никадәр чиркану хисе уятса, безнең начар гадәтләр дә башкаларда шундый ук тәэсир калдыра. Кызганыч, без бик күпләрнең кимчелекләрен күрәбез, үзебезнекен генә игътибарга алмыйбыз. Ялган да шундый начар гамәлләрнең берсе. Ике дошманны дуслаштыру өчен, илнең, гаиләнең бөтенлеген саклау өчен ялган рөхсәт ителсә дә, башка очракларда - катгый хәрам. Зур гөнаһтан котылыйк дисәк, телне ялганнан саклыйк.
Икенчесе: буш вәгъдә бирү. Бүген бик күпләр буш вәгъдә биреп, ялган абруй казанмакчы була. Күп кенә сәясәтчеләрдә, җитәкчеләрдә бу сыйфат бар. Бигрәк тә депутатларыбыз сайланган вакытта халыкка теләсә нәрсә ышандыралар. Хәтта сабый балаларга биргән вәгъдәбезне дә онытырга ярамый. Әлбәттә, ялган вәгъдә бирмәскә кирәк, шулай ук үтәргә көчең җитмәгән вәгъдә бирү дә кирәк түгел. Вәгъдә бирелсә, никадәр генә кыен булмасын, аны үтәү - намус эше. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.с.): «Әгәр кешенең сөйләгәне ялган булса, вәгъдә биреп тә үтәмәсә, әманәткә хыянәт итсә, болар - икейөзлелек, монафикълык сыйфатлары, хәтта ул кеше намаз укыса, ураза тотса да», - диде.
Өченчесе: гайбәт. Мәгълүм ки, гайбәт бик зур гөнаһ булып тора. Гайбәт ул - кешеләрнең кимчелекләрен башкаларга сөйләү. Хәтта сүзләреңдә хаклык булса да, бу гамәл - гөнаһ. Кешенең кимчелекле якларын күрәсең икән, аның өчен дога кыл, тәүфикъ сора. Тагын да саваплы буласың килсә, үзеңдә дә шундый кимчелек юкмы икән, фикерлә, үзеңне тикшер, төзәлергә тырыш. Сиңа кимчелекле кеше ошамаган кебек, кемнәрдер сине дә ошатмыйдыр бит. Коръәндә Аллаһ Раббыбыз гайбәт сөйләүне үлгән кеше итен ашау белән чагыштыра, нинди чирканыч. Әмма бүген ике-өч кеше бергә җыелсак, безнең авыз йә ашау, йә зарлану, йә кеше сөйләү белән мәшгуль. Үзебезне мондый зур гөнаһтан тыю өчен бераз фикерләп карыйк. Кайда да булса, кемдә булса синең кимчелекләреңне башкаларга сөйли икән, бу эш сиңа ошыймы? Әйе, беребез дә үзен сөйләгәнне яратмыйбыз. Яратмыйбыз икән, үзебез дә башкаларны сөйләмик. Аллаһ мизанны куйды, Аның мизаны гадел. Кемдер башкалар турында никадәр начар сүз сөйләсә, үзе дә шулкадәр үк ишетәчәк. Колакларыбыз матур сүз ярата икән, телебез дә матур сүзләр сөйләсен.
Әгәр син үзеңне тикшереп, үзеңнең тормышыңда, гадәтләреңдә, дини гамәлләр үтәвеңдә кимчелек күрмисең икән, бу әле син кимчелексез дигән сүз түгел. Бу әле безнең ахмаклыкны гына күрсәтә торган галәмәт. Ә бит ахмаклыктан да зур кимчелек юк. Әгәр без дөрес юлда икәнбез, Аллаһның безгә биргән иң беренче бүләге һәм рәхмәте: Ул безгә җитешсезлекләребезне, кимчелекләребезне танып, тәүбәгә килергә ярдәм итә. Ул вакытта инде безнең кеше кимчелеген тикшерергә һәм сөйләргә теләк тә булмый, вакыт та калмый. Чөнки без Аллаһның безгә әманәт итеп биргән вакытын үзебезнең кимчелекләрне төзәтү өчен исраф итәбез.
Дүртенчесе: телне кирәкмәгән бәхәстән саклау. Юк-барга бәхәсләшергә ярату - ул безнең ахмак булуыбызга дәлил булып тора. Пәйгамбәребез: «Үзенең хаксыз икәнен белеп, бәхәстән туктаган кеше - саваплы, Аллаһ аңа Җәннәт кырында урын бирер, хаклы булып та мәгънәсез бәхәстән тыелса, икеләтә саваплы, Аллаһ аңа җәннәт түреннән урын бирер», - диде. Чөнки файдасыз бәхәстә җиңүче юк. Әгәр син акылсыз кеше белән бәхәсләшәсең икән, аның сиңа зыян салуы бар. Акыллы, хөрмәтле кеше белән бәхәсләшәсең икән, аңарда сиңа карата тискәре фикер уянуы бар.
Бәхәстә юл куя белмәү - ул үзебезне гөнаһсыз дип, хаклы дип, хатасыз дип, барын да белүче дип санаудан азат түгел икәнне, ягъни бик үк дөрес булмавыбызны, тулып җитмәвебезне күрсәтә. Бәхәстә җиңүче - ул юл куючы.
Юл куючы - ул нәфесен, мин-минлеген җиңүче. Кызганыч, кайвакыт шуңа да акылыбыз җитми һәм без шайтан коллары булабыз. Шайтан безгә: «Син үзең белгәнчә аңлат, бирешмә, чигенмә», - дип, «акыллы» нәсыйхәтләрен биреп тора. Һәм безнең фикер тарлыгы, яхшыга өндибез дигән купшы уй булып, гөнаһка этәрә. Бер үк шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, аңа өстен чыгарга юл куймыйк, мәгънәсез бәхәстән шайтан гына ота, ул гына куәт ала. Үз сүзеңне таныту ул - бәлки, яхшыдыр, әмма иң элек син күркәм сүз, яхшы вәгазь белән кешедә хакыйкатьне тану теләге уятырга тиеш. Әгәр бу эшне булдыра алмыйсың икән, хакыйкатьне аңлатырга тырышу җәнҗал белән, тавыш белән тәмамланырга мөмкин, әлбәттә инде, зыяны файдасыннан күбрәк була. Бәхәсләшергә яратучы өчен иң зур дәгъвәт - дәшми тору. Бәхәсләшергә яраткан яки бәхәсләшергә өйрәткән галимнәрдән, арысланнан качкан кебек, читләшү хәерле. Юк-бар бәхәс ул кешеләрнең дә, Аллаһның да нәфрәтен уята.
Бишенчесе - мактану. Бер акыл иясеннән: «Нәрсә ул шелтәгә лаеклы дөреслек», - дип сораганнар. Ул: «Кешенең үз-үзен мактавы», - дип җавап биргән.
Аллаһ Раббыбыз кешегә төрле сәләт, төрле байлык, төрле дәрәҗә биргән. Әлбәттә, бу синең булдык¬лылыгың түгел, бу - Аллаһның сине сынавы. Нәрсәгә ирешсәк тә, нинди генә биеклекләргә күтәрелсәк тә, «мин булдырам бит», дип мактанырга тиеш түгелбез. Бигрәк тә мактану гадәткә кереп китә күрмәсен. Белеп торыйк, мактану ул кешеләр алдында дәрәҗәне төшерә, башкаларның һәм Аллаһның ачуын чыгара. Берәр кешенең мактанып утыруы, хәтта якын дустыбызның да шулай сөйләве безгә ошыймы? Юк бит, ачуны чыгара, саруны кайната, кайвакыт косасы килә башлый. Белеп торыйк: безнең мактануыбыз да башкаларда шундый ук хис уята. Мактанчык кеше яныбыздан китү белән, аны гаепләргә ашыгабыз. Истә тотыйк: әгәр мактансак, безне дә шул ук хәл көтә. Диңгез иң түбәндә булса да, барча сулар аңа омтыла. Әгәр без дә үзебезне түбәнчелекле итеп тота алсак, башкалар да безгә таба омтылыр. Дингә чакыруны да үзеңне түбәнчелекле итеп тотудан башлау кирәк.
Байлык та, дәрәҗә дә вакытлы, Аллаһ ризалыгы өчен кылган гамәлләребез генә мәңгелек һәм Кыямәт көнендә дә кыйммәтен югалтачак түгел. Шуңа күрә ниндидер уңышка, дәрәҗәгә ирешкәнбез икән, мактанганчы: «Йа, Раббым, мине шөкер кылучылардан кыл һәм бу имтиханны Үзеңә муафыйк гамәлләр белән үтеп чыгуны насыйп кыл», - дип дога кылыйк.
Алтынчысы - кеше хурлау һәм сүгү. Аллаһ яралт¬кан нәрсәне: азыкмы ул, хайванмы ул, кешеме ул - сүгүдән, хурлаудан сак булыйк. Бигрәк тә кемне дә булса: «син кяфер», «син мөшрик», «син монафикъ» дип атаудан сак булу кирәк.
Бу - бик четерекле һәм авыр эш. Хакыйкатьтә, кеше күңеленең серләрен белүче Аллаһ кына. Берүк, Аллаһ Тәгалә белән Аның коллары арасындагы серләрне тикшереп, бәя биреп харап була күрмик.
Кыямәт көнендә беребездән дә: «Нишләп син фәлән кешене сүкмәдең, хурламадың», - дип сорау булмаячак. Хәтта үз гомеребездә бер мәртәбә дә Иблисне сүкмәсәк тә, гаеп итүче булмас. Ә инде Аллаһ яралткан нәрсәдән ризасызлык белдерсәк, аны хурласак, әлбәттә, моның өчен сорау булачак. Аллаһ яралткан бер генә нәрсәне дә шелтәләргә, хурларга ашыкмыйк. Хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.с.) дә үзенә ошамаган ризык турында да начар сүз әйтмәгән. Ошамаса - ашамый торган булган, бернинди кимчелекле сүз дә әйтмәгән, берәүне дә гаепләмәгән.
Җиденчесе - кеше каргау. Шулай ук Аллаһ яралт¬кан нәрсәне каргап дога кылсаң - гөнаһ. Кемдер сине урынсызга рәнҗеткән, үпкәләткән икән, Аллаһ хөкеменә тапшыр.
Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кемдер үзен рәнҗеткән өчен рәнҗетүчене каргап, гел дога кылса, Кыя¬мәт көнендә рәнҗетүченең рәнҗетелгән кеше алдында өстенлеге булыр», - диде. Бер кеше берәүне урынсызга каргаса, ул каргыш күккә менәр, күк кабул итмәс, җиргә төшәр, җир кабул итмәс, уңга-сулга барыр да, иясенә кайтып керер. Шуңа күрә кеше каргаудан аеруча сак булу кирәк. Урынсызга буш рәнҗетүчеләр Кыямәт көнендә дәрәҗәбез күтәрелүгә сәбәпче булалар.
Күп кешеләр: «Бозганнар, бозым кергән», - дип борчылып йөриләр, авырыйлар, әмма аның урынсызга кеше каргау, кешенеме, берәр башка мәхлукатнымы урынсызга рәнҗетү, үпкәләтү нәтиҗәсе түгелме икән, дип уйлап та карамыйлар. Үзең урынсызга рәнҗеткән кешене исеңә төшер, гафу үтенеп, бәхиллеген сора, шифаның башы шунда булыр. Алай эшләмәсәк, кылган изгелекләребез Кыямәт көнендә бер урынсызга рәнҗеткән кешегә күчәчәк.
Сигезенчесе - кешеләрнең төрле кимчелекле якларын әйтеп мыскыл итү. Уйнап та, шаярып та кешеләрнең кимчелекләреннән көләргә ярамый. Кемнеңдер кимчелекләреннән көлү безгә яки тирәдәгеләребезгә кәефне күтәрү кебек тоелса да, ул кемнеңдер күңелендә үпкә, сагыш, борчу, ачу уятырга һәм үзара мөнәсәбәтне өзәргә мөмкин. Кешеләрдән көлү ул - дәрәҗәне төшерә, намусны пычрата, калебне каралта. Шаярып та бу эшне эшләмәү хәерле.
Әлбәттә, иң күп кимчелек үзебездә. Һәркайсыбыз үз кимчелекләребезне төзәтергә тырышсак иде. Бу, билгеле, башкаларның кимчелеген төзәтергә тырышудан күпкә саваплы һәм безне Җәннәткә илтә.
Аллаһ Раббыбыз һәркайсыбызга үзебезнең иң зур дошманнарыбызның берсе булган телебезне җиңәргә куәт бирсә иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, Җәннәтләрдә очрашуларыбызны насыйп итсә иде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе
Нет комментариев