Хезмәт

Локман Хәкимнең Коръәндә әйтелгән нәсыйхәтләре

Локман Хәким хикмәткә ия булгач үзенең хатынын һәм балаларын бер Аллаһны гына танырга чакыра. Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм): "Һәр яхшы сүз - садака" - диде.

Ә инде иң күркәм һәм иң яхшы сүз "Ләә иләәһә илләллаааһ" кәлимәсе, шул сүз генә җәннәткә гарантия булып тора. "Сәдаканы үзеңнән һәм гаиләңнән башла" дигән хәдис бар. Үзең Аллаһны таныгансың икән, хикмәт белән, сабырлык белән хатыныңны, балаларыңны Аллаһны берләргә (берлеген танырга) һәм зурларга өйрәт. Күп вакыт иң якыннарыңны өндәү читләрне өндәүгә караганда авыррак. Чөнки алар синең хакта башкалар белмәгәнне дә белә.
Локман Хәким улына нәсыйхәт кылып әйтте: "Ләә түшрик билләәәһ, иннәшширкә ләзульмүн газыйм", - ягъни, "Син Аллаһтан башка (уйдырма) иләәһка табынма. Хактыр ки, күп иләһләргә табынудан да зур гөнаһ юк" (Локман сүрәсе, 13 аять).
Һәркемнең бәхетле буласы килә, һәркем бәхетне үзенчә эзли. Әмма иң зур бәхет - Аллаһны тану һәм тормышыңны Ул кушканча көйләү икәнен онытып җибәрә. Берәү бәхетне - дөнья малында, берәү - чибәрләрдә, берәү - дәрәҗәдә, берәү исерткечтә эзли, ләкин алар вакытлы һәм кеше теләгенә ирешсә дә, канәгатьлек кичерә алмый - югалтудан курка. Пәйгамбәребез (с.г.в): "Исерткеч эчү потларга табынудан яман", - диде.
Өендә күлмәген ямап утырганда Хуҗа Насретдинның энәсе төшеп китә. Эзли, эзли, таба алмагач ишек алдына чыгып эзли башлый. Аның энә эзләвен белгәч, берәм-берәм килеп күршеләре дә эзләшә башлыйлар. Бишенче күршесе килгәч: "Син ул энәне кайда югалттың соң?" - дип сорый. Хуҗа: "Өйдә югалттым", - дигәч, күршеләре гаҗәпләнеп, бертавыштан: "Алайса нигә ишегалдында эзлисең?" - диләр. Хуҗа: "Монда яктырак бит", - дип җавап бирә...
Аллаһ Раббыбыз хакыйкый бәхетне дин эченә яшерде. Кем Аллаһны таныды - Ул кушканнарны үтәп, тыелганнарыннан тыелып, тормышын көйләде - бәхеткә иреште. Күңеле буш түгел - күңелендә Аллаһ. Ул белә - Аллаһ үзенең сөекле бәндәсен беркайчан да ташламый, мәңгелек сәгадәт-җәннәт аны көтә. Күп мәчетләр төзелде, Аллаһны танып, Ул кушканча яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар, ләкин әле күпләрнең күңелендә Аллаһка урын юк. Аллаһ телләрендә генә. Әмма күңел буш тора алмый. Бүген җәмгыятебез шул бушлыкны исерткеч эчемлекләр, төрле мәгънәсез күңел ачулар белән тутырмакчы була - барып чыкмый, махмырдан тилмергән кеше кебек аңгы-миңге яшәвен дәвам итә. Локман Хәким, акыл иясе буларак, улын Бер Аллаһны гына танырга, Аңа гына гыйбадәт кылырга, берәүне дә Аңа ширек кылмаска (Аллаһтан башка нәрсәләргә табыну иң зур гөнаһ һәм көферлек) чакыра. Тормышыңда килеп чыккан уңайсызлыклар, читенлекләр өчен кемнедер гаепләп, сүгеп, карганып йөрисең икән - бу да ширекнең бер төре. Авыру-сырхау, бәла-каза да Аллаһның нигъмәте, сабыр итүчеләрне Аллаһка якынайта, әҗер җәннәт була.
Коръәни-Кәримнең "Әл-Бәкара (Сыер)" сүрәсендә яһүдләрнең алтын бозауга табынулары турында укып, гаҗәпләнеп калабыз. Аларны гаепләп вәгазьләр сөйлибез. Ул алтын бозауны һәркемнең өендә булган әйберләрдән койганнар, ягъни матди байлыктан. Бу аятьләр белән Аллаһ Раббыбыз безгә, ахирәтне онытып матди байлык артыннан гына кууның никадәр начар икәнлеген күрсәтә. Бүген кайберләребез кешеләр шаккатарлык өйләр төзи, бу ташка табыну түгелмени? Берәүнең максаты кешедә булмаган машина алу, ул моның өчен бар нәрсәгә әзер. Бу тимергә табыну түгелмени? Татар халык шагыйре Габдулла Тукай да:
Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап;
Җан сатабыз әллә нинди вак "тиеннәргә" карап - дип язды.
Кемдер кеше хакына кереп, алдап-йолдап акча җыя, бу сүрәткә табыну түгелмени?
Әлбәттә, булдыра алсаң, яхшы өйләр дә салырга, яхшы машиналарда да йөрергә, матур киенергә дә кирәк, ләкин болар хәрам юл белән, гамәл-гыйбадәтләр кылмыйча табылырга тиеш түгел.
Пәйгамбәребезгә (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) бер кызны хатынлыкка тәкъдим итәләр, иң зур өстенлеге итеп "аның бер тапкыр да авырганы юк" диләр. Рәсүлүллаһ (салләллаһү галәйһи үә сәлләм): "Алайса ул Аллаһның сөекле бәндәсе түгел", дип баш тарта, "Аллаһ авыруны яраткан кешесенә генә бирә", ди.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: