Хезмәт

Локман Хәкимнең төрле китапларда искә алынган нәсыйхәтләре (дәвамы)

Локман Хәкимнең төрле китапларда искә алынган нәсыйхәтләре

- Байлар янына сирәгрәк йөр - үз тормышыңа канәгатьсезлек аларга карата көнчелек уянуы бар.
- Мохтаҗларның, авыруларның хәлен еш бел - шөкранә хисең артыр. Параличланган кеше бер сәҗдәдә маңгаен җиргә тидерер өчен, бер мәртәбә мәчеткә барыр өчен бар байлыгын бирер иде. Сукыр кеше Коръәнне ачып укыр өчен бернәрсәсен дә кызганмас иде. Сәламәт кешеләргә бу эшләрне эшләр өчен бер тиен дә кирәк түгел - ник кадерен белмибез? Бер көн килер - соң булыр...
- Таңда әтәч кычкыргач, йокыңнан тор, намазыңны укып хәләл кәсепкә кереш. Әтәчтән дә ялкау булма. «Сезнең хәерлегез - дөньясы дип ахирәтне куймас, ахирәте дип дөньясын куймас, икесен дә тигез күрер һәм башкаларга йөк булмас» (хәдис).
- Тәүбәңне икенче көнгә калдырма - үлем кайчан киләсен белмисең. Гөнаһлы кешенең гөнаһы - гөнаһ кылганнан соң тәүбә кыйлмыйча, тәүбәсен кичектерүдә. Үлем килгәч, тәүбә капкасы ябыла.
- Әдәпле, хикмәтле, тәкъва, галимнәр белән аралаш, аларны тыңла. Чиста күңелле кешеләр белән аралашу, аларны тыңлау - яңгыр коры җирне терелткән кебек, күңелеңне терелтер. Хикмәтне кайдан тапсаң - шуннан ал, хикмәт ярлы кешене дә патшалар белән аралаштыра.
- Белгән гыйлемнәреңне тормышта дөрес итеп кулланырга өйрәнмичә, яңа гыйлем артыннан чапма. «Гыйлеме булып та, аны куллана белмәгән кеше - китап төягән ишәккә охшаш» (хәдис). Ишәк өстендә китап күбәюдән берәүгә дә файда юк, ишәкнең йөге генә арта.
- Дөнья ул - диңгез. Бик күпләр анда батып үлделәр. Исән каласың килсә, тәкъвалык, канәгатьлек көймәсенә утыр. Дөнья белән ахирәт ике бертуган кызлар кебек. Икесенә берьюлы никахланып булмый. Берсе белән бәхетле булыйм дисәң, икенчесеннән ваз кичәргә кирәк.
- Аллаһны искә алучыларны, Аллаһ турында сөйләүчеләрне ишетсәң - ул җирдән китмә. Аллаһ аларга рәхмәт күзе белән караганда, сиңа да өлеш чыгар.
- Буш сүз, гайбәт сөйләүчеләр янында торма, күңелең каралыр, тупасланыр, изге гамәлләрең бетәр. Аларга Аллаһның газабы килгәндә сиңа да өлеш чыгар. Сүзеңне өч иләк арасыннан үткәреп әйтү кирәк. Беренчесе - дөреслек иләге, әйтәсе сүзең дөресме? Телнең иң зур афәте - ялган. Икенчесе - файда иләге, әйткән сүзеңнең берәр кешегә файдасы бармы? Өченчесе - матурлык иләге, әйтәсе сүзең матурмы?
- Ризыгыңны тәкъва кешеләр белән бүлеш. Синең ризыгыңны ашагач, алар изге гамәлләр кылырлар, сиңа да өлеш чыгар.
- Эшеңне тәкъва, хикмәтле тәҗрибәле кешеләр белән киңәшләшеп эшлә һәм Аллаһка тәвәккәл кыл.
- Телеңне истигъфарга гадәтләндер. «Әстәгъфируллаһ, Әллааһүммәгъфирли»ләрне еш әйт. «Көнгә ким дигәндә 70-100 мәртәбә истигъфар әйтегез» (Хәдис).
- Кирәк-кирәкмәскә бурыч алудан саклан. Бурыч ул - көндезләрен кимсенү, төннәрен - авыр уйлар. Күпләр, барына канәгать булмыйча, баю нияте белән бурыч (кредит) алып, хәерчелек җимешләрен татыйлар. (Бер әби базарда дару үләннәре сата икән. Бер сатып алучы: «Боларның файдасы бармы?» - дип сораган. Әби: «Нишләп булмасын, узган ел малайга машина алдык, быел кияүгә алырга җыенабыз», - дигән.) Шуның кебек, кредитның да файдасы бирүчегә генә. Аллаһ Раббыбыз да аны хәрәм кылган.
- Бар нәрсәне онытып дөнья кума, бервакыт дөнья сине куар. Мөмкинлегең булып та, хәләл кәсебеңне ташлама, ялкаулык тәкъвалыкка керми. «Кеше ашаган ризыкның иң хәерлесе һәм иң файдалысы - маңгай тирен түгеп тапканы» (Хәдис).
Тормышыңны Аллаһ кушканча алып бару, хәләл кәсеп белән шөгыльләнү - кояшка таба бару кебек. Бу очракта дөнья күләгә кебек синең артыңнан бара, борчылма, бер кая да китми. Гамәл-гыйбадәтсез, хәрәм юл белән дөнья куу - кояшка арканы куеп бару кебек. Бу очракта күләгә алдан бара, нинди генә тизлек җыйсаң да, куып тота алмыйсың, хәлең бетеп егылуың мөмкин. Әле җитмәсә, җәннәтне дөнья малына алыштырып, җәһәннәмне кәсеп итәсең. Моннан да уңышсыз, мәгънәсез сәүдә буламы?
- Гыйлем алсаң, ахмаклар белән бәхәсләшер өчен, кешеләр арасында дан казаныр өчен генә алма. Барысын да белеп, күреп торучы Аллаһ бар. Аның каршысына баскач кыен хәлгә калуың бар. Бар кешене дә алдап була, Аллаһны гына алдап булмый.
- Ахмакларга нәсыйхәт биреп вакытыңны үткәрмә. Бер нәсыйхәт биргәч ахмак икәнен аңласаң, дәшмәвең булыр нәсыйхәт.
Гайсә (г-м) чаба икән: «Нәрсәдән куркып чабасың?» - дигәч: «Ахмактан», - дип җавап биргән. «Син күзсезләрне күзле итүче, авыруларны терелтүче, ни өчен ахмактан курыктың?» - дигәч: «Әйе, мин Аллаһның рәхмәте белән "Исме Әгъзәм" догасы укып күзсезләрне күзле иттем, күп авыруларны терелттем, чөнки алар авыруларын беләләр, дәвалану өчен Аллаһтан сәбәп эзлиләр иде. Ахмак ул - үзен галим дип санаучы надан, үзенең кимчелеген белми дә, күрми дә, аңа ничек ярдәм итеп булсын, зыянын сала күрмәсен дип качам», - дигән.
Авыру - гөнаһларын танып, үкенеп тәүбә кылучыларга гөнаһларыннан арыну өчен бирелгән Аллаһның нигъмәте, алар дөньялыкта тилмерәләр, сабыр итүчеләрне җәннәт көтә. Ахмаклык - тәкәбберләргә бирелгән Аллаһның ләгънәте. Алар үз кимчелекләрен күрә, төзәлә алмыйлар, башкаларның юк кына кимчелекләрен купайтып сөйләп, тирә-яктагыларны тилмертәләр. Мисалы, Адәм (г.с.) нәфесенә кереп хаталанды, тәүбә кылды. Иблис, тәкәбберләнеп, гөнаһ кылды, бүгенге көнгә кадәр тәүбә кыла алмый, кешеләргә зыян китерә, югыйсә, гыйлеме дә җитәрлек, Аллаһны да күргән. Гыйлем чиста күңелле кешегә генә файда китерә, ягъни файдалы гыйлем була. Моның мисалы татар халкының фикер иясе, мәгърифәтче К.Насыйриның «Әбугалисина» әсәрендәге баш геройларында чагылыш таба. Әбугалисина белән Әбелхарис икесе дә бер үк мәгарәдә, бер үк китаплардан бер ел буе гыйлем ала. Әбугалисина кешеләргә яхшылык кылучы (олуг галим, зыялы) булып җитешә, ә Әбелхарис начарлык юлына кереп китә.
Әбу Ләһәбләр, Әбу Җәһилләр дә хәтта пәйгамбәребез (с.г.в.)не күрделәр, аның вәгазь - нәсыйхәтләрен ишеттеләр, тәкәбберлекләрен җиңеп, үзләрен үзгәртә алмадылар. Бүген күп кенә мәчеткә йөрмәүчеләр имамнарны гаепли. Күңелеңдә тәкәбберлек чире булса, пәйгамбәр дә ярдәм итә алмый. Андый кешеләр турында Аллаһ Раббыбыз Коръәни - Кәримдә («Бәкара (Сыер)» сүрәсенең 171 аяте): «Суммүм бүкмүн гүмйүң фәһүм ләә йәгкыйлүүүн», - диде, ягъни: «Алар чукрак, телсез кебек (хакыйкатьне ишетмәсләр, күрмәсләр). Шуңа күрә аларның башы уйлар дәрәҗәдә түгел.
- Яхшы кешеләр янында үзеңне түбәнчелекле тот. Су чокырга җыелган кебек, хикмәтне дә Аллаһ үзен түбәнчелекле тотучыларга бирә.
- Юньсезләр белән дуслашма. Черек алма янына бер түгел, бер дистә яхшы алма куйсаң да ул яхшырмый, яхшылары бозылырга мөмкин.
Су буенда чаян елап утыра икән. Ташбака аннан елавының сәбәбен сорагач, «Йөзә белмим, су аркылы чыга алмыйм», - дигән. Ташбака чаянга яхшылык эшләмәк булып аны аркасына утырткан һәм суга кереп киткән. Елга уртасында тык-тык иткән тавыш ишетеп, чаяннан сораган: «Син нишлисең?» Чаян: «Сине чагарга тырышам, булдыра алмыйм, кабыгың комачаулый», - дигән. Ташбака: «Мин сиңа яхшылык эшлим, ә син ни өчен мине чагарга телисең?» - дигән. «Мин башкача булдыра алмыйм», - дигән чаян. Шуннан соң ташбака, башкаларга зыян салмасын дип, чаянны елга уртасында ташлап калдырган.
- Үткәннәргә үкенеп гомереңне үткәрмә, кулыңнан ычкынганны кайтарам дип азапланма. Сиңа насыйп - сиңа, сиңа насыйп булмаганны куып тота алмыйсың. Үзеңә бирелгәнне кулыңнан ычкындырма, шөкер ит. Күп вакыт кулыбыздагының, яныбыздагының кадерен белмибез, югалткач - үкенеп елыйбыз. Исән чакта, бергә чакта бер-беребезнең кадерен белик. «Үлем килүдән элек - яшәвеңне, картлык килүдән элек - яшьлегеңне, ярлылык килүдән элек - байлыгыңны, мәшәкатьтән элек буш вакытыңны Аллаһтан ганимәт дип бел» (хәдис).
- Балаларыңның сөенечен күрим дисәң, аларны игелек кылудан тәм табарга өйрәт. «Әти-әнинең балага калдырган иң зур мирасы - яхшы тәрбия» (Хәдис). Байлык белән генә бала тәрбияләп булмый, вакытыңны да бирергә кирәк, нәтиҗәсе күбрәк булыр. (Бер бала әтисеннән: «Әтием, син көненә ничә сум акча эшлисең?» - дип сораган. Әтисе: «Биш йөз сум», - дип җавап биргән. Көннәрдән беркөнне әлеге бала әтисеннән ике йөз сум акча сораган. Әтисе: «Ул сиңа нәрсә өчен кирәк?» - дигән. Бала кеше: «Мин тырышып өч йөз сум акча җыйдым, син ике йөз сум бирсәң, биш йөз сум була. Шул акчаны сиңа бирер идем дә, бер көн буе минем белән булуыңны теләр идем», - дигән.) Тәрбия кылганда балаларга тиешле шелтә бирү, күпмедер җәза бирү (наказание) корылык вакытындагы яңгыр кебек кирәк.
- Юлга чыксаң, әзерләнеп, кирәкле әйберләреңне җыеп чык (тиешле кием, энә-җеп, савыт-саба, дарулар, бераз ризык). Үзеңә кирәк булмаса, иптәшләреңә кирәк булуы бар. Иң элек яхшы иптәш тап. Кайвакыт юлда туктап каласың, су яки бензин алыйм дисәң - чиләк, казып чыгарыйм дисәң - көрәк, тарттырыйм дисәң бау булмый. Аптечканы да юл инспекторларына күрсәтү өчен генә йөртәбез, югыйсә, ул аларга түгел, безгә кирәк.
- Гел йөзеңне чытып, зарланып йөрмә. Син зарланганга, кайгыңны сөйләгәнгә дусларың (якыннарың) борчылыр, ә аларны нигә борчырга? Дошманнарың сөенер, ә аларны нигә сөендерергә? Ләкин күпме генә зарлансаң да, хәсрәтең дә, авыруың кимемәс. Шат күңелле, ачык йөзле бул, барына канәгать бул - бәхетле тормыш кичерерсең.
- Кеше кулындагыга кызыкма. Кирәк әйберне иң элек Аллаһтан сора. Ул бер хәерле бәндәсе аркылы сиңа сәбәбен чыгарыр һәм син сөенеч табарсың,теләгеңә ирешерсең.
- Теләгең кабул булмаса - кайгырма. Кайвакыт теләк кабул булмау, кабул булудан хәерледер. Безгә нәрсә кирәген без белмибез. Аллаһ - белүче. Бер елан биетүче елан сатып алган, кичтән еланын урлаганнар. Еланым табылсын иде дип төне буе дога кылган. Иртән ишетә - бер каракны елан чагып үтергән. Елан биетүчегә, алдап, чага торган елан саткан булганнар. Шуннан куанып: «И, Раббым, рәхмәт Сиңа, әле дә ярый без җүләрләрнец бар теләген дә кабул итмисең», - ди икән.
- Яхшылыкны да тиешле кешесенә эшлә. Аның белән файдалана белмәүчегә эшләсәң - яхшылыгың әрәм булыр, юкка чыгар. Төпсез кисмәккә су тутырган кебек, бу дөньяда да югалтуга дучар булырсың, Ахирәттә дә әҗерен күрмәссең.
- Саран да булма, исраф та кылма - үзеңне яхшы хис итәрсең, «һәр исраф - хәрәм» (хәдис). Тиешле урынга мал сарыф итү, сәдака бирү - исраф түгел, ә шлангадан су сибү кебек. «Су әзрәк китсен», - дип шланганы кыссаң, суның килүе дә кими.
Әйтәләр ки, Локман Хәким улына бер капчык гәрчич орлыгы санынча нәсыйхәт кылган. Аларны санап-язып бетерү мөмкин түгел. Монда аларның кайберләре. Китерелгән нәсыйхәтләр һәркайсыбызга дөрес нәтиҗә ясарга, хаталардан сакланырга ярдәм итсә иде.
Фото: http://islamicstore.ru/islamskaya-pedagogika/110-lokman-khkim-nsyjkhtlre.html

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: