Хезмәт

Меңнең берсе – хәләл. Анысы да бездә

“Фасоль” кибетләр челтәренең бүгенге көндә Рәсәй буенча меңнән артык кибете бар. Шуның фәкать берсе хәләл азык-төлек сатуга көйләнгән. Анысы да бездә. Нормада. Шәхси эшмәкәр Гөлсем Миннебаеваныкы.

–Гөлсем апа, хәләл кибет булдыру күптәнге хыялыгыз идеме?
–Без инде бу адымга күптән әзер булсак та, болай да озаграк килдек. Кибетебездә 2006 елдан бирле аракы, сыра, тәмәке сатмый идек, товарны да күбесенчә хәләл ризыклар сата торган базалардан алдык. “Фасоль”леләр белән эшләргә ниятләгәч тә, төп шарт итеп хәләл азык-төлек сату мәсьәләсен куйдык. Шул вакытта ук ризалашмадылар, билгеле. Кабат-кабат хатлар язып, Мәскәүләрдән рөхсәт алып кына уртак фикергә килдек. Шулай булуы аңлашыла да. Бу кибетләр бит 250 илдә, дөнья стандартлары буенча эшләүче данлыклы “Метро” кибетләр челтәренең бәби кибетләре, кечкенә, өй янындагы кибетләре дип тә йөртелә. Килешүдә күренгәнчә, без алардан ай саен шактый күләмдә товар алырга тиеш. Аракы, сыра, тәмәкедән башка ул планны тутыра алмаслар дип тә шикләнделәр булса кирәк. Әмма, шөкер, эшли башлауга бу шикләре таралды инде.

–Ә үзегез клиентларны югалтмабызмы дип курыкмадыгызмы? Ни дисәң дә, юл өстендәге кибет буларак, сезгә райондашлар гына түгел, юлаучылар да күп керә.
–Мондый уй килеп тә карамады дисәм дә, ялган булмас. Әйткәнемчә, моңарчы да бит инде кергән кешеләр бездә аракы-сыра юклыкны күрә иде. Аңа карап ул чакта да сатып алучыларыбыз аз булмады, канәгатьсезлек белдереп чыгып китүчеләр дә булмады. Хәзер инде тышка ук хәләл дип язып куйгач, кешеләр белеп керә, бөтен төрле ризыкны шикләнмичә-икеләнмичә сатып ала. Бәяләре, сыйфатына да зарланган кешеләр юк. Даими безгә йөрүчеләр дә күп, сез әйткәнчә, юлаучылар, башка регион кешеләре дә керә. Мондый кибеткә ихтыяҗ булган икән, дибез. Әлфия Хуҗина җитәкчелегендәге биш кешелек бу коллективыбыз, кызларыбыз да бик әйбәт. Иң стажлысы Рузалия Зыятдинова 2001 елдан – кибет ачылганнан бирле эшли, һәркемне ачык йөз белән каршы алып, якын кешеседәй озатып кала. Илгизә Закирова, Люда Афанасьева, Раилә Фаризовалар да үз эшләренең осталары. Сатып алучыларыбыздан: “Сезгә кергән саен керәсе генә килеп тора”, – дигән сүзләрне ишетүе бик рәхәт. Менә шушы кызларның уртак тырышлыгы инде ул. Бу юнәлешкә күчүдә бик күпләрнең хезмәте керде. Яңа кибет ачу белән бер булды ул, эш-мәшәкатьләрне бергәләп җиңә алсак та, товар белгечебез Рәсимә, баш хисапчыбыз Галиналарны аерым мактап китәсем килә.

–Хәләл-хәрам... бу күпләрне борчый торган, мәңгелек тема. Сездән дә бер нәсыйхәт ишетәсе килә.
–Әлеге кибетне ачкан чакта Җәлил хәзрәт Фазлыев уйландырырлык сүзләр әйткән иде: “Килгән бәла-казага түзгән кешегә 300 дәрәҗә савап булыр, бер фарызны үтәгән кешегә 600 дәрәҗә савап, ә бер хәрамнан тыелган кешегә 900 дәрәҗә савап язылыр”. Шушыннан да аңлаешлы, мәгънәле итеп әйтеп булмыйдыр. Күп көч түгеп, тырышып тапкан хәләл акчаларыбызны хәрамга түгел, хәләл ризыкка тотсак, үзебезне гөнаһтан сакласак иде. Хәләл ризык белән, бердән, сәламәтлегебезне кайгыртырбыз, икенчедән,  Аллаһы Тәгалә каршында хәерле булырбыз.

 

 

Реклама
Теги: кибет
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: