Мәет юган суны кая ташларга?
Күптән түгел якын туганыбыз вафат булган иде. Аны соңгы юлга озатканда бик күп йолалар үтәргә туры килде. Бу уңайдан берәү бер төрле киңәш бирә, берәү алай эшләргә ярамый ди. Каршылыклы да, аптырап, югалып та каласың.
Хөрмәтле редакция!
Күптән түгел якын туганыбыз вафат булган иде. Аны соңгы юлга озатканда бик күп йолалар үтәргә туры килде. Бу уңайдан берәү бер төрле киңәш бирә, берәү алай эшләргә ярамый ди. Каршылыклы да, аптырап, югалып та каласың. Менә шул сорауларга газета аша имамнарыбызның төпле фикерен беләсе иде. Мәсәлән, мәрхүмнең җәсаден юарга кабыкка салгач, шундагы берничә кешегә генә булса да, сәдака бирергә кирәк, мәет көтә икән диләр, моны бөтен кеше дә белми дә, башкармый да. Шулай ук юган суны ни өчен аерым чокыр казып түгәргә, күмәргә, ул урынга махсус билге кадап куярга кирәк? Һәм ни өчен анда басарга ярамый (янәсе, ул урынга утырсаң, бассаң, аякларың сызлаучан була)? Мәет юарга өр-яңа сабын, керләрен юарга башланмаган кер юу порошогы сораучылар хаклымы? Мәет керен өч тапкыр юарга кирәк, чайкагач, аларны уң ягы белән генә эләсе, кер юган-чайкаган суларны да агызырга ярамый, махсус чокырга күмәсе диләр. Мәет чыккан йорттан өчесен үткәрмичә, әйбер алып китәргә ярамый, хәтта үзең биреп торган, әйтик, эскәмияләрне дә өчесе үткәнче көтеп торасы дип, әллә нинди ырымнар белән куркыталар (янәсе, алып китсәң, синең йорттан да мәет чыга). Мәрхүмнең өчесен, җидесен үткәрү турында бәхәсләр юк, ә менә илле бере, илле икесе турында фикерләр төрле. Дөресе кайсы көнне үткәрү? Бу көнне мәетнең ите сөягеннән аерыла, аңа бик авыр була дип, махсус дога укырга кирәк диючеләр дә бар. Мәет ашларының берсендә чынаяк, кашык, тәлинкә ише савыт-саба өләшергә кирәк дип тә киңәш бирделәр. Алар ни дәрәҗәдә хаклы? Шулай ук чардуганны буяганда да эчке якларын кабер өстенә кереп басып буясаң, мәет рәнҗи диләр (инде буяган пумаладыр, буяу савытларын курыкмыйча алып кайтырга өйрәнеп киләбез шикелле, шулай да, калдыручылар да юк түгел). Тагын бер соравым: иске, тузган кабер ташларын нишләтергә? Яңага алыштырырга теләүчеләр еш кына нишләтергә белми: ватаргамы, алып кайтып, чүплеккә җибәрергәме яки...
Галия N.
(дөрес исемем һәм авылым редакция өчен генә)
Бу сорауларга Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Элек хәзерге кебек юынтык суларны ташлый торган махсус урыннар булмаган, шунлыктан мәет юган суны читкәрәк, аерым урынга ташлаганнар. Шул гадәт әле дә дәвам итә. Хәзер гадәти канализация чокырына китсә дә, куркыныч түгел. Мәет юарга өр-яңа сабын, порошокка килгәндә, бу дөрес түгел, чөнки мәет юганда төп кагыйдә исраф кылмау. Элекке вакытта безнең бабайларыбыз чалма киеп йөргән, чалма әнә шул кәфенлек озынлыгындагы күлмәк. Хатын-кызларның да үз күлмәге кәфенлеккә бара торган булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) әйтә: “Мәетләрегезне ак кәфенлеккә киендерегез”. Шулай булгач, ак кәфен иң мөһиме, калганын исраф итү кирәкми. Димәк, сабын-порошоклар өр-яңа булмаса да, бернинди кимчелек юк. Мәет юуучыларга сәдакә бирүгә килгәндә, бу сәдакәне мәет көткәнгә түгел, авыр хезмәтләре өчен юучыларга хезмәт хакы итеп бирергә мөмкин. Алдыннан бирергә дигән таләп юк, юып бетергәннән соң бирү кирәк. Кайберәүләр мәет чыккан йортта кырыгына кадәр утны сүндерергә ярамый икән дип тә шикләнә, бу да дөрес гамәл түгел, бернинди нигезе дә юк. Мәет өйдән чыгып китү белән бу йорт инде аныкы түгел, варисларныкы. Ул йортта беркем кунарга калмаска да мөмкин, мәет чыккач, кырык көн ут сүндерми сакларга түгел, бу йортта яшәүче исән чакта аның хәлен белергә, янында торырга кирәк. Шулай ук мәеттән калган бар әйберне дә кулланырга, файдаланырга ярый. Әйтик, киемнәре тузмаган, киярлек икән, пычрак булса, юып, чиста-аруларын шул килеш тә кияргә ярый. Мәет ашларында, башка ашларда сәдака-әйбер таратуга килгәндә, динебездә игелек кылу чаралары бик күп. Иң олысы намаз уку, аннан коръән уку, сәдакә бирү. Без мәет ашларында коръән укып, әрвахка дога кылабыз, рухы ярлыкансын дип, аңа багышлап, сәдака бирәбез, таратабыз. Әгәр аш өстәлендә ятимнәр, мохтаҗлар утыра икән, кулларына таратабыз, андыйлар булмаса, йорт хуҗасы таратып чыга да, уртага җыябыз. Сәдака итеп ниндидер әйбер бирү шарт түгел. Ул кирәкле әйбер икән – мөмкин, үзеңә алмый торган, үзең яраксыз дип санаган әйберне таратудан зур әҗергә өметләнеп булмый. Ә инде акча уртага җыйнала икән, иң элек, шушы йортта ятим бала яки якын-тирәдә мохтаҗлар бар икән, шуларга бирәбез. Андыйлар булмаса, мәчет-мәдрәсәләргә бирү мәслихәт. Ни өчен мәчетләр дигәндә, мәчетләрнең үз чыгымнары бар, һәм алар үзләре дә кешеләр карамагында. Шул ук вакытта кеше ниндидер авыр хәлдә кала икән, ул мәчетләргә килә. Бүген мәчетләр ниндидер үзәк, хәйрия фонды булып тора. Кирәксез әйберләр таратуга караганда, акчалата таратып, аны файдалырак урынга куллану хәерлерәк.
Мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын, хәзер 52есе дип керде – үткәрүләр элеккедән килгән гадәт. Кеше вафат булгач, аңа дога кирәк. Аерым бу көнннәрдә дә кылырга мөмкин, ул көннәрдә вакытың-җаең булмаса, башка көннәрдә дә укырга ярый. Аларга дога кылу шушы билгеле бер көннәрдә генә мәҗлес ясау белән чикләнми, без аларга көн саен, һәр намазда дога кылырга тиешбез. Ә инде кайсы көнне мәетнең тәненнән ите куба, кайсы көнне чәче нишли дигән сүзләр нигезсез.
Чадуганнар буяуга килгәндә, яңа мәет күмелгән каберлекләрдә чардуганнарны тышкы яктан гына буярга киңәш ителә, эчкә керү, ләхет булган җиргә басу киңәш ителми – саклану хәерле. Ә инде 40-50, аннан да күбрәк ел үткән каберләрдә эчкә кереп басуда да куркыныч юк. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, тузган чардуганнар, кабер ташлары алар барысы да гадәти төзелеш материалы. Тузган икән, алыштырырга, искесен үз йортыңда берәр нәрсәгә файдаланырга мөмкин. Агач төшеп, яньчелгән тимер чардуганны металлаломга тапшыруда да бернинди гаеп юк. Иң мөһиме, чардуганнар, ташлар алыштыруда ярышу, бер-береңне уздырырга тырышу гына булмаска тиеш. Чөнки мәеткә аңа йөз меңлек таш куйдыңмы, 200 сумлык табличка элдеңме – бу әйбердән бернинди файда да, зыян да юк. Шуның өчен дә әгәр чыннан да вафат булган кешеләребезгә файдалы гамәл кылырга теләсәк, без алар исеменнән багышлап сәдака-җәрия кыла алабыз. Әйтик, юл салдыру, күпер төзетү, мәчеткә, мәдрәсәгә нәрсәдер эшләү, чишмә-кое казыту ише кешеләргә файда китерә торган изге эшләргә багышлап бирсәк, файда барачак. Әмма кабер ташының кыйммәтенә карап, аларга файда юк. Чардуганнар турында сүз чыккач, шуны да әйтәсе килә: без еш кына үзебезнекеләрнең чардуганнарын карыйбыз, ә менә зират коймаларын, гомумән, зиратларны тәртипләү буенча үткәрелгән өмәләрдә сүлпән катнашабыз. Бу изге эшләрдән дә читтә калмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев